Шәһри Казан

Гөлүсә Закирова: “Теге” авыру мине дә куып тотты..."

Кемнән, кайда иярттең, кебек күп мәгънәле сорауларга берничек тә җавап биреп булмый. Нигәме? Безнең Казан урамнары, кибетләр, лифт, шул вирус таҗлары белән кайный, дөресен әйткәндә. Эшкә кергәндә температура үлчәү дә, битлекләр киеп йөрү дә йөз процент сакламый аннан, өйдә генә бикләнеп утырып булмый бит инде. Күпләр хастаханәләрдәге  чиратлардан өркеп, табиблар катына барып та тормый.

Ә күпме кеше үзләре дә белми аяк өсте генә уздырып җибәрә. Ярар, фәлсәфә сатарга исәбем юк иде. Бердәнбер фикерем – авырганын белеп тә, башкалар турында уйламый торган җавапсызларга юлыктырмасын. 

Ноябрьдә инде таҗлы вирус белән бик күпләр авырып терелгән, кем әйтмешли, без беренчеләр түгел. Шуңа күрә, киңәш-табыш итәргә дуслар да булды, матбугатта чыккан язмаларны да күзәттем. Симптомнары бер үк, әллә ни аерма юк. Шуңа да кисәк кенә тән ватыла башлау белән, кеше белән аралашуны өздем, өйдәгеләргә зыян килмәсен дип, фатирга күчендем. Редакциянең бик мөһим чарасы – бер төркем каләм ияләре катнашындагы “Әдәби суд” утырышына да бармаска булдым. Оештыручы буларак, анда булырга тиешмен дип ут йоттым билгеле, эчке бер тойгы эшкә барырга да өндәде. Юк, диде намус. Бәлки, таҗлы вирустыр? Чыннан да шул зәхмәт булса, ни оятың белән ул шәхесләр белән аралышырсың аннан? Ярый бармаганмын. Кичен башка капты, күзне ачып та булмый. Гомер булмаганча, калтырата, кайнар су астына кереп баскач та, эчкә җылы керми. Температура 37 тирәсе. 39 булганда изрәп йоклаганны, 37 нигә болай сындыра икән соң дип аптырадым. Йөткерүләр юк. Фәкать борынга хәтәр генә томау төште. Инде мәгълүматлы булганга, грипферон тамыза башладым. Тизрәк җиңеп чыгу нияте белән, сыналган дару – ингавирин эчә башладым. Җиңеләйткән төсле. Бәлки салкын тигәндер, шулай гына үтеп китәр?

Әмма... Иртән ис дигәне өзде дә куйды. Сизмим. Аңлашылды болай булгач. Тәнне җыеп, поликлиникага киттем. Университет клиникасы дип йөртелгән дәваханәнең кызыл зона дигән ишегеннән үттем. 5 минутта табибта идем инде. Чират юк, тиз арада анализлар алдылар. Гап-гади битлек киеп, кызыл зонада утырган табибә – студент кыз, нәрсә эчәргә икәнен искәртеп, инде компьютердан чыгарылган әзер рецепт тоттырды. Температура күтәрелсә, парацетомол, азитромицин, борынга грипферон, арбидол, Д һәм С витаминнары. Ковид булса, шалтыратырбыз, диделәр. Зур эш эшләгән кеше кебек кайтып аудым. Бөртек тә хәл юк. Баш ярыла. Берничә тәүлек хәл җыярга азаплана торгач, теге хәбәр килер көнне дә җиткердем. Телефонга шалтыратучы юк. Температура да юк. Инде рәтләнгәнмендер, дип сөенәм, шалтыратмадылар бит. Шулай да, ис сизмәү галәмәте тагын чабуымнан тартты, әйдә, нәтиҗәсен белеш әле башта, ди. Тагын кызыл зонага килеп эләктем. Бу юлы табибка ике сәгатьләп чиратта утырырга туры килде. Уңай нәтиҗәсен белеп кайттым. Бушлай дарулар бирелә дигән закон чыккан чак иде, югалып калган моментымнан файдаланып, шул кәгазьләргә дә кул куйдырдылар. Рәсми карантиным өйдә дәвам итте. 

Шулай җайлы гына үтсә иде икән! Сезгә хәзер мыжгык бер карчык яза кебек тоелыр (зарланырга яратмыйм), әмма мин көнләп түгел, сәгатьләп картайгандай булдым. Бер көнне бөерләр үтереп сызларга тотынды, аннан бер колак шауларга кереште – әстәгыфирулла, ишетмим дә бугай, дип күзләрем маңгайга менде. Ә инде күзаллары караңгыланып,  йөргәндә егылмас өчен диварларны кабалый башлагач, эчкә курку керде, тәмам айкый икән бу адәм баласын, дим. Аннан йөрәк даруына күчтем, кан басымы 140ка күтәрелгән... Анысы да монысы, тын кысыла. Сулап булмагач, төннәр буе утырып чыгасың... Ужас киносы бу, вирус кына түгел...   

Реклама

Ашарга аппетит юк. Пешерергә дә теләк юк. Әмма нидер ашарга да кирәк. Аптырагач, доставка белән ярамфабрикатларга заказ бирдем. Үзем дә сизмәстән, адарынып, өчпочмакларын пешереп карарга булдым. Аллаһының рәхмәте! Шул өчпочмак исе борынга ярып керде бит. Бу халәтнең ни дәрәҗәдә табигый һәм ни дәрәҗәдә бөек икәнен үзем генә беләм... Шуннан, ерып чыгам, дип организмга күрсәтмә бирдем. Ике атнадан кеше йөрми торган чакта КТ үтеп кайттым (әйтәм бит, тәҗрибәле танышлар бар). Шунда утырганда кеше хәсрәтеннән акча эшләү модада икән дип уйландым (вирус дигәнең акчаң бармы дип сорап тормый бит, суга да ега). Үпкәдә инде вак фиброзлар гына, димәк, бар да артта. 

Нәтиҗә. Авырмаган булсагыз, кайчан иярер икән дигән уйларны баштан чыгарып ташлагыз. Минемчә, паника булганда, авырмый калу шансы күпкә кими. 
Саклану кирәк. Ничек тә. Битлек, антисептиклар – алар адәм баласына ышаныч өсти. Әлбәттә, кеше күп булган урыннарга йөрмәү хәерлерәк. Зур югалту түгел бит. Ризык кирәк, дип акланмагыз – китереп бирү хезмәте бар. Ә шау-шулы тамашалар... Рухи азык дип кенә әкият сөйләмәгез берүк... 

Бу көннәрдә мин шактый күп укыдым. Яшәү темпы шулкадәр куәтләнгән бер дәвердә, туктап, үз-үзеңә сорау бирер чак бу: кая ашыгасың?  Күрәсең, ниндидер трансформациясез генә котылып булмыйдыр бу зәхмәттән... 

Гөлүсә Закирова, “Идел” журналы баш мөхәррире.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: