16+

Гөлсирин Абдуллинадан «Җылы салат» РЕЦЕПТЫ

Аның өчен 300 гр сыер ите, 1 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсе (бальзамический уксус), 1 бәйләм салат яфрагы, 1 бәйләм руккола, 6-7 черри помидоры кирәк.

Гөлсирин Абдуллинадан «Җылы салат» РЕЦЕПТЫ

Аның өчен 300 гр сыер ите, 1 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсе (бальзамический уксус), 1 бәйләм салат яфрагы, 1 бәйләм руккола, 6-7 черри помидоры кирәк.

Соус өчен: 4 аш кашыгы зәйтүн (көнбагыш) мае, 2 аш кашыгы бәлзәмле аш серкәсе, 1 бал кашыгы бал.

Сыер итен озынчалап турыйбыз, аз гына тоз, борыч сибеп, яхшылап кыздырабыз. Аннары бәлзәмле аш серкәсе салып, тагын 1-2 минут кыздырып алабыз. Зәйтүн мае, бәлзәмле аш серкәсе һәм балны бергә кушып, соус ясыйбыз. Салат яфракларын, помидорларны эре итеп турап, итне салып соус белән болгатабыз.

Бәлзәмле серкә булмаса, соя соусы да ярый, тик бераз гына тәме үзгәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading