16+

Гөмбә тапшырып, акча эшләп булачак

Илдә хәзерләүләр контораларын торгызырга уйлыйлар. Халык үзе җыйган гөмбә, җиләк, дару үләннәрен шунда тапшырып, акча эшли алачак һәм моның өчен салым түләмәячәк.

Гөмбә тапшырып, акча эшләп булачак

Илдә хәзерләүләр контораларын торгызырга уйлыйлар. Халык үзе җыйган гөмбә, җиләк, дару үләннәрен шунда тапшырып, акча эшли алачак һәм моның өчен салым түләмәячәк.

Дәүләт Думасына шул хакта закон проекты кергән, дип яза «Российская газета». Закон кабул ителгән очракта, авыл кешеләренә өстәмә акча эшләү мөмкинлеге тудырыла, шулай ук яңа эш урыннары да барлыкка киләчәк.

Проект авторларының берсе – Дәүләт Думасының табигый ресурслар комитеты җитәкчесе Николай Николаевның сүзләренә караганда, 90нчы елларда илдә җиләк һәм гөмбә җыя торган 18 меңнән артык контора булган. Урман кодексы кабул ителгәч, 715 кенә калган. Шул рәвешле, кешеләргә акча эшләү мөмкинлеге бетерелгән. Салым түләүгә килгәндә, Салым кодексына, җиләк, гөмбә һәм башка урман байлыкларыннан алынган керем өчен салым түләү каралмаган, дип язылган.
Органик игенчелек союзы идарәсе рәисе Сергей Коршунов хәзерләүләр конторасын торгызуны кече һәм урта эшмәкәрлек корпорациясе аша булырга тиеш дигән фикердә тора. Алар бәлки, халыктан кабул итеп кенә калмыйча, аларны эшкәртү җаен да эзләр.
Белгечләр фикеренчә, урман байлыкларының нибары 1,5-3 проценты гына кулланыла. Илдә гөмбәнең 4 миллион тонна биологик запасы бар, чынлыкта 300-350 мең тонна гына җыела.
– Болар барысы да – халык һәм дәүләт өчен тере акча. Моннан тыш, органик байлыклар, ясалма үрчетелгән продуктларга караганда, көндәшлеккә дә сәләтле, бу экспорт өчен мөһим, – ди Сергей Коршунов.

Тик шунысы да бар: халык урман хуҗалыгыннан урман химия белән эшкәртелмәде дигән белешмә алырга тиеш.

Таһир, ҺАДИЕВ, Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе:

– Бездә әлеге юнәлештә эш азмы-күпме алып барыла. Авыл хуҗалыгы министрлыгы, муниципалитетлар советы авыл җирлекләрендә әледән-әле семинарлар үткәреп тора. Авыл җирендә кооперативлар төзү, эшмәкәрлекне үстерү буенча максатчан эш бара. Татпотребсоюз бүлекләре дә мондый төр эшкә җәлеп ителгән. Хәзерләүләр контораларын торгызу бу өлкәдәге эшләрне тагын да үстерергә булышачак. Урман безнең халыкны гомер буе ашаткан. Хәзер табигатькә тагын да ныграк якынлашабыз, әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар: табигатьне сакларга кирәк.

Федераль таможня хезмәте мәгълүматлары буенча, Россия бер елга 15 миллион долларга – гөмбә, 8,5 миллионга – кедр чикләвеге, ярты миллион сумга җиләкне экспортка җибәрә. Аларны, нигездә, Италия, Германия, Скандинавия илләре, Украина һәм Казахстанга озаталар. Туңдырылган җиләк белән гөмбәне Кытай бездән күпләп ала. Шул ук вакытта Россия Польша, Голландия, Бельгия һәм Кытайдан эшкәртелгән гөмбә сатып ала.

Илдәге халык елына 500 мең тонна гөмбә ашый. Бу – бер кешегә 3 кг туры килә дигән сүз. Америка Кушма Штатларында бу сан 2,5 кг ны тәшкил итә.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading