16+

«Гөмбәне озак тотарга ярамый, Яңа елга кадәр ашап бетерәсе!»

Яңгырлардан соң халык гөмбә җыярга кереште. Гөмбә бармы-юкмы икәнен урманга бармыйча, өйдән чыкмый гына да белеп була бит хәзер.

«Гөмбәне озак тотарга ярамый, Яңа елга кадәр ашап бетерәсе!»

Яңгырлардан соң халык гөмбә җыярга кереште. Гөмбә бармы-юкмы икәнен урманга бармыйча, өйдән чыкмый гына да белеп була бит хәзер.

Узган ялларда гөмбәгә баручылар социаль челтәрләргә фотоларын да урнаштырды.  "Татар-информ"ның шеф-редакторы Алсу Исмәгыйлева да барган. Гөмбә җыю аның иң яраткан шөгыле икән. "Көзге муллык. Гөмбәгә йөрү – иң-иң яраткан шөгыльләремнең берсе. Щистотатарский практичность та бар, яшермим – чыгып киткәндә үк гөмбәдән пицца, гөмбәле сөт өстеле паста пешерәсемне ниятләп чыгып китәм. Гадәттәгечә, ел да бер хәл кабатлана – маслята җыймыйбыз, мәшәкатьле, дип кисәтеп куям да, үзем үк беренче булып маслята җыя башлыйм. Кыскасы, бүген төн минеке. Гөмбә җыярга биииик яратам, бик-бик. Менә әйтеп-аңлатып бетереп булмый инде ничек яратканымны. Җиләк нәрсә ул – бер җиләклек табасың да, җәелеп утырып җыясың. Ә гөмбә ул квест. Урманны айкап йөрисең, юлыңда нинди генә кызыклар очрамый. Урман тормышын күзәтәсең. Ә ул минут саен гаҗәпләндерә. Дөньядагы иң матур урын ул урман" дип язып куйган ул инстаграм битенә. Гөмбәне кайдан җыйганын гына язмаган, минем сер ул дигән.

Гөмбә башка районнарда да бармы икән дип, без таныш-белешләргә шалтыратып алдык.

Инсаф Гасыймов, Мамадыш, Уразбахты:

– Безнең якларда гөмбәне әз дип тә, күп дип тә әйтеп булмый. Узган атнада ун чиләк опята җыйдым. Кичә көне буена ике чиләк кенә булды. Бу юлы каен гөмбәсе белән вешенка гына очрады. Узган елны капчыклап та җыйган бар иде. Мөмкинлек булганда, гөмбә сатып акча да эшләп калырга ашыгабыз. Чаллыдагы ярминкәләргә, Сайкичү базарына алып барабыз. Заказга да сораучылар бар. Халык гөмбә ярата, теләп алалар. Биш литрлы чиләкне 100-150 сумга сатабыз. Быел җиләк әллә ни булмады, елдагыча, аны сатып акча эшләп калдык дип әйтеп булмый. Бөтен өмет гөмбәдә!

Зәлифә Мостафина, Азнакай, Беренче май:

– Бездә гөмбә бик күп. Моннан бер-ике атна элек кенә бөтенләй юк иде. Яңгырларның шифасы тиде, гөмбә шактый чыккан. Авыл халкы кинәнә гөмбә җыеп. Сәгать ярымда ун литрлы ике чиләк опята җыйдык. Без үзебез таныган гөмбәләрне генә җыярга тырышабыз, шиклеләрен алмыйбыз.

Мәдинә Сафиуллина, Яшел Үзән:

– Узган атна ахырында гына яуды яңгыр. Гөмбәгә барырга вакыт табылмады. Ә аңа кадәр гөмбә юк иде. Апас районында яшәүче туганнарым паутинка гөмбәсен җыйган, шактый булды, дип сөйләделәр. Көннәр бик суык тора, кырау төшсә, гөмбәләр дә бетәр инде.

Алсу Исмәгыйлевадан волнушка (кызыл гөмбә, йөнтәс гөмбә) тозлау рецепты:

Чиләк ярым волнушкадан дүрт ярты литрлы банка тозлы гөмбә чыга. Волнушка – әче гөмбә. Тозлаганчы, аның эчесен чыгарып бетерү мөһим. Үземне белгәннән бирле, болай тозлыйбыз: волнушканы агып торган суда юабыз, аннары 40 минут тозлы суда пешерәбез дә, суын түгәбез. Аннары бик-бик тозлы, чыгымлы тозлы суда 20 минут пешерәбез дә, банкаларга дыңгычлап тутырабыз. Банкага сарымсак, карлыган яфрагы, хрен яфрагы, борчаклы борыч, чия яфрагы, имән яфрагы салабыз. Ябар алдыннан рассолны да агызабыз. Банка күзеннән тулырга тиеш. Капкачын япкач, бер кырын ачып, банка эчендәге һаваны чыгарырга онытмагыз. Гөмбәне озак тотарга ярамый, Яңа елга кадәр ашап бетерәсе.

Фото: babushkinadacha.ru

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading