16+

“Голос”та җиңгән “русская татарка” “Туган як”ны татарча башкарган

“Голос” проекты җиңүчесе Яна Габбасова Казан үзәгендә җырлаган “Туган як” җырын социаль челтәрдә чыгарган.

“Голос” проекты җиңүчесе Яна Габбасова Казан үзәгендә җырлаган “Туган як” җырын социаль челтәрдә чыгарган.

Билгеле булганча, “Голос” проекты җиңүчеләре Яңа ел алдыннан ачыкланды. Башкортстанның Нефтекамск шәһәре кызы Яна Габбасова, тамашачылар фикере буенча,  9 нчы сезонда җиңүче дип табылды. Аның өчен тавыш бирүне сорап, хәтта Нефтекамск мэры Ратмир Мәүлиев та социаль челтәрдә пост урнаштырган булган.

Янага 17 яшь.  Ул 5 яшьтән бирле җырлый. Җырдан тыш бию, өстәл теннисы, хәтта йөзү белән дә шөгыльләнгән.

Үзен Яна “русская татарка” дип атый икән.

Хәзер Яна Мәскәүдә яши, музыка буенча белем ала. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading