I .
Кояш бәгырьләрне өтәрдәй булып кыздыра. Җәй челләсе җитте. Бар авыл халкы ерганак читләреннән үләне калынрак җирләр сайлап печән чаба. Үткеннәре, тиз генә төяп алып кайтып китәрлек техникалары булганнар агрофирманың күпьеллыгына да кереп чыга.
Кесәләре калыннары кайгырмый: капка төбенә үк әрҗәсе белән китереп бирәчәкләр. Аларын да мәшәкать баскан: бала-чагасы белән җиләк җыеп сата. Авылда бу вакытта берәү дә йокламый.
Назыйфка да хатыны Фирдәүсә, иртән эшкә киткәндә:
– Сезгә быел Фәрит печән бирәме соң? Әллә элекке кебек үзебезгә чалгы күтәреп чыгарга туры киләме? – дип артыннан кычкырып калды.
Әллә шайтанның колагын юган турына туры килде бу сүзләр: әбәт туры җитүгә үк кайтып керде ул. Йөзе сүрән иде. Башлаган басуларының үләнен җыеп бетерә дә алмаганнар, комбайнының барабан валы шартлап сынып чыккан. Инженерлары кирәкле әйберне эзләп Мамадышка чыгып чапкан да, андагы кибетләрнең берсендә дә юк икән. Компьютер аша эзләп караганнар, Чаллыда да булмаган. Заказ биргәннәр, заводтан җибәргәннәрен кимендә өч көн көтәргә кирәк булачак икән.
– Бәк әйбәт! – диде Фирдәүсә, арба ватылса – утын, дип яшәмәсә дә, иренең комбайны көйсезләнүенә бу юлы бик шат иде. – Күрше Нәфисәләр атна буе Уразбахты басуында җиләк җыеп саталар инде. Көн саен дөнья акча эшлиләр. Мотоциклыңны утын лапасыннан актарып ал! Без дә төшеп китәбез хәзер!
Хатыны Назыйфка ике уйларга урын калдырмады. Бер нәрсә башына керсә, чөйләп тә чыгарырмын димә, үз туксаны туксан аның. Тукрандай тукый да тора. Әллә укытучы халкының бөтенесе хәзер шундый микән? Хатыны белән бергә эшләүче Нәфисә дә иренең миен каезларга ярата.
Тиз генә юынып, чәйләп алганнан соң, Совет заманнарында ук чыккан «Иж-Планета» мотоциклын лапастан өстерәп чыгарды. Аккумуляторын урнаштыргач, бер тибүдә кабынды тагын үзе. Бишеген дә тагып куйды. Хатыны бишәр литрлы пластмасс чиләкләр әзерләп куйган иде инде. Төшеп киттеләр Уразбахты ягына. Ара унбиш километрдан артык булса да, хәзерге асфальт юллардан элдерүе озак түгел.
Хатын-кызга әйтергә генә ансат. Уразбахты-Омар басуларында җир җиләге ел саен ишелеп уңса да, кеше йөрмәгән, таптап бетермәгән урыннарны табарга кирәк әле! Анда беренче тапкыр гына төшүләре түгел. Очсыз-кырыйсыз җирләр ул. Вәт яшәгән икән ул яктагы халык байлыкта! Ул җиләк диген, печәнлекләр, утын әзерләү өчен агачларны кисеп азапланасы да түгел, үзләре үк корып авып яталар. Тик авыллары гына калмаган. Әнчүтин, Шарманка, Дубровка, Федоровка, Калатаева, Подгорица, Залесная, Яңа Алабуга, Михайловское... Тагын әллә ничә булган алар. Һәркайсында гомер кайнаган, балалар үскән. Чыр-чу килеп, урам тутырып уйнап йөргәннәр. Яшьләр бер-берләренә гашыйк булганнар, вәгъдәләр бирешкәннәр. Бүген өй пуҗымнары урыннарында нигез ташлары гына таралып ята. Илнең «перспективасыз авыллар» дигән сәясәте таркаткан, Советлар Союзы күләмендәге төзелешләр дип игълан ителгән Түбән Кама, Чаллы йоткан барысын да. Онык-оныкчыклары инде әби-бабайларының туган, яшәгән җирләрен дә белми торгандыр. Җиләк вакыты җитүгә, шул җирләргә халык агыла. Әллә кайлардан килеп җитәләр. Үзләре җыярга иренгәннәр юл кырыена тезелешкән сатучылардан алып китә. Җиләк вакыты бер генә була. Шул вакытта өмлерәкләр күбрәк акча эшләп калырга тырыша хәзер. Бала-чагасы да, әби-бабайлары да юл буенда җиләк сата. Ул җиләкне җыю гына түгел, сата белергә дә кирәк бит. Былтыр Фирдәүсә күршедәге Нәфисәгә ияреп ике көн төшкән иде. Аларга юл хакын түләгәннән соң да кызлары Алсуны мәктәпкә әзерләрлек акчасы калган. Быел да җәйге ялын алуга ук үзенә урын таба алмый йөри башлады. Назыйфның комбайны ватылуы бик юнь килде. Әйдә, ватык техниканы саклап утыра алмый инде. Кирәкле запчасть табылганчы, үз көен караса да була. Рәтле-башлы хезмәт хакы күрмәгән килеш тә эшләп йөргәненә бик рәхмәт. Хәзер хөкүмәткә эшләми, кеше кесәсен калынайта.
Кайсы тирәгә тукталырга соң аларга? Урта Кирмәнгә җиткәннәр иде инде.
– Урыс Кирмәне аша Дубровка тирәләренә барып карыйк мәллә? – дип, бишектә тибрәлеп төшүче хатынына эндәште ул.
– Анда ук барып йөрмәсәк тә була бүген. Кирмән тавында да җиләк бетмәгәндер әле. Кеше синең кебек әллә кайларга йөри ул. Якындагысын күптән бала-чага ашап бетергәндер дип уйлый, – дип кырт кисте Фирдәүсә.
«Ярар, авызыңны ачма идең. Алай булса, Изгеләр чишмәсе өстенә – элекке Кирмәнчек шәһәрчеге булган җиргә генә алып менәм мин сине!» – диде ул, эченнән генә.
Анда Изгеләр чишмәсе яныннан инеш аша чыгу авыр булмады. Кирмәнкә елгасы тирән түгел икән. Тау сыртына менеп туктадылар. Фирдәүсә мотоциклның бишегеннән төште дә, оеган билен яза-яза, җирдәге җиләкләрне караштырып китте. Утыз бишен тутырса да, зифа буйлы хатыны. Озын чәчләре дулкынланып җилкәсенә салынып төшкән. Аларны муен турыннан гына будырып куйган. Акылы да үзе белән. Намусына тел-теш тидергәне юк әле. Бер сыйныфта укып, икесе Имән Елганың ике урамында яшәсәләр дә, бергә уйнап үстеләр алар. Назыйф тынычрак холыклы булса, Фирдәүсә яшьтәшләре арасында атаман кебек иде. Сүзен тыңламаган малайларга да эләккәләде бугай аның саллы йодрыгыннан. Гәүдәгә атасына охшап уртача буйлы, киң җилкәле, каты куллы булды ул. Малайлар-кызлар җавап та бирә алмыйлар иде: ике абыйсы да көрәшчеләр, нык бәдәнлеләр. Аңа карап, юкка-барга кешегә бәйләнеп йөрмәделәр. Бик сирәкләргә бирелә шул табигать тарафыннан берьюлы көч һәм акыл. Әнә шуңа күрә гомер-гомергә тирә-юньдә данлыклы булды аларның нәселе. Ә Назыйфныкылар бер яктан да башкалардан аерылып тормадылар. Буйга да – урта кул, көчкә дә типсәм тимер өзәм, дип мактана алмыйлар. Алар – чын эш атлары.
– Монда йөрүчеләр дә булмаган бугай әле, – дип нәтиҗә ясады Фирдәүсә, чиләкләренә әйләнеп килгәч.
Хатыны канәгать иде. Ну шуның сабый баладай сөенеп куюлары! Гомере буе йөрәгенә сары май булып ятты ул гадәте. Кечкенә чагыннан ук үзенә тарткан ягы шул булды кебек. Хәер, хәтере ялгышмаса, мәктәптә укый башлаган вакытларыннан ук Фирдәүсәне гел мактап торучы кеше – әнисе булды. Ул – Имән Елгада фельдшер, Фирдәүсәнең анасы – китапханәче. Авылларының фельдшерлык-акушерлык пункты да, китапханә дә бер үк бинада урнашканнар. Ишекләре генә ике башында. Булачак кодагыйлар гомер-гомергә бик тату яшәделәр.
Авызына май кабудан, икенче буш чиләкне күтәреп хатыны артыннан иярүдән башка чара калмады Назыйфка. Дөрестән дә, кеше җыеп чыкканга бер дә охшамаган мондагы уйдыклар. Җиләкләре күп, эреләр. Бармак башы кадәрлеләр.
Җиләк җыюга бирелеп, дөньяңны да онытасың. Икешәр чиләкләрен тутыргач, сәгатькә караган иде, биш тулып килә. Тагын берәр чиләк җыярга булдылар. Вакыт тагын сизелми дә узып киткән. Хәзер инде боларны сатарга да кирәк. Сүзсез генә бер-берсенә карашып алдылар. Тау башыннан тирә-юнь уч төбендәге кебек күренеп тора: Уразбахты туры тулы халык, Урта Кирмән турында да олысы-кечесе умарта күче кебек. Олы юлдан Изгеләр чишмәсенә борылган җирдә кеше күренми. Шул тирәләрдә генә тукталырга булды Назыйф. Алардан утыз метрда гына биш-алты чиләк белән Уразбахты хатыны тора. Чиләкләрен тезеп куйдылар. Берәрсе тукталганчы дип, теге хатыннан күпмегә сатканын белешеп килде. Миңлегөл исемле икән. Кулында – Коръән сүрәләре.
– Чиләгенә биш йөзне сорыйм, дүрт йөзгә җибәрәм, – ди.
Изге китаптан сүрәләр укып утырганда тизрәк алып китәләр икән.
Аның сүзләрен хатынына да килеп әйтте. Алты чиләкләрен дә тезеп, өсләренә пакет каплап куйганнар иде инде. Торалар басып. Яннарыннан «выжлап» машиналар узып китә. Озын-озын фургоннар узганда, җилләре чиләкләр өстендәге җәймәләрне дә кузгата. Җиләк сораучы гына юк. Бер заман Уразбахты хатыны янына, тормозларын сызгыртып, зәңгәр «Джип» килеп туктады. Нишләр икән дип, алар да шул якка төбәлделәр. Бик озаклап сөйләште машина хуҗасының ыспай гына киенгән, бизәнгән-ясанган, чәчләрен өеп лакка катырып куйган хатыны. Килештеләр бугай. Җиләкләр чиләктән чиләккә бушатыла башлады. Бөтенесен дә алып бетерде түгелме соң? Әйе шул! Бер генә җиләге дә калмады. «Джип» китеп баргач, хатын, буш чиләкләрен күтәреп, Уразбахты борылышына таба юнәлде.
– Әллә аның урынына күчикме? – диде Фирдәүсәсе.
Тиз генә чиләкләрне күчереп куйдылар.
Шул вакыт алар янына искерәк кенә, ак төстәге «Жигули» машинасы килеп туктады. Югары очның мәзәк кушып сөйләшергә яратучы Шәһәр Рәфәгате аларны «җигүле ат» дип йөртә.
– Күпмедән сатасыз? – дип сорады чандыр гәүдәле, җитен чәчле, гади генә киенгән, утыз яшьләр чамасындагы хуҗасы.
– Биш йөз, – диде Фирдәүсә.
Теге ир, бераз гына уйланып торды да:
– Дүрт йөздән бирсәгез, алты чиләгегезне дә алып китәм, – диде.
Юл буе бәяләрне белешеп килгәнгә охшаган иде ул.
Назыйф белән Фирдәүсә бер-берсенә карашып куйдылар.
– Нишлик? – дип сораса да, хатынының ризалыгы тавышына ук чыккан иде.
– Бирәбез, – диде Назыйф.
– Балалар күп минем. Аларга конфет алганчы, варенье кайнату арзангарак төшә. Көнгә берәр кило конфет кына җитми бит, – дип аңлатты ир.
Аларга нәрсә, берьюлы алты чиләк җиләкләрен сатып җибәрү шатлыгы бөтен барлыкларын биләгән иде инде. Тиешле акчаларын санап алдылар да яңадан баягы җиләклеккә менеп киттеләр. Кояш баеганчы шактый вакыт бар әле, тагын бераз җыя алалар. Сарыклар көтүдән кайтмый калыр, сыер савылмас, дип борчыла торган түгел. Өйдә Назыйфның әнисе Нурҗидә белән кызлары Алсу бар.
Тиз генә тагын өч чиләк тутырып алдылар. Алар да дүртәр йөздән китте. Ярты көндә икесенә өч мең алты йөз сум акча эшләделәр. Көн саен болай кереп барса, шәп буласы икән!
Имән Елгага кайтып җиткәндә, төнге унбер тула иде инде. Әле ярый көннең иң озын вакытлары. Ун тулганда гына күз бәйләнә. Әнисе аларның кайтканын борчылып көтеп торган. Юллары уңганга ул да бик куанды.
– Төштән соң машина-трактор паркында Назыйф абый күренмәде, – дип, инженер егет Рамил сугылган булган.
Телефоннан аңа чылтыратып алды.
– Күчәр кайтып җиткәнче ял итеп алам. Эшләрем бар, – дип аңлатты. – Хатын белән җиләккә йөрибез, – дип әйтә алмый бит инде.
– Иртәнге нәрәдтә директорга әйтеп карармын, нәрсә дияр бит, – диде Рамил.
– Комбайн эшләмәгән килеш паркта вакыт уздыра алмыйм инде мин мондый вакытта, – дип катырак сөйләшүне кирәк санады Назыйф.
Хәзер авылда күмәк хуҗалыкта эшләргә бик атлыгып тормыйлар. Тракторчы-комбайнчыларның күбесе пенсиягә чыгып бетте. Шәһәр җиренә күченеп китүчеләр дә күп булды. Механизаторларга кытлык хәзер. Яшьләр авылда калырга ашыкмый. Ата-анасы кредитлар ала-ала университетларда түләп укыталар да, диплом алгач, Казан, Чаллы, Алабуга тирәсендә акчалырак җиргә урнашып калалар. Байтагы кибеттә сата. Аларны кире трактор белән дә өстерәп алып кайтып булмый. Җитәкчеләр калган терлекче-механизаторлар белән саграк сөйләшергә тырыша. Былтыр сыер савучы Нурания директор Фәрит сүккәнгә киреләнеп эш ташлагач, авылдан фермага кеше таба алмадылар. Краснай тирәсеннән бер ялгыз хатын табып алып килергә, аңа өй сатып алырга мәҗбүр булдылар. Үзенә дә ошап китте бугай Имән Елга. Һаман эшләп йөри әле. Аларның урамнарындагы тракторчы Хәмит йортка да кереп караган иде, ике ай торды да яңадан анасы янына кайтып китте, нәрсәләредер ялганып бетмәде.
II
Икенче көнне алар көтү кууга – иртәнге дүрттә үк кузгалдылар. Бу юлы Кирмәнкә елгасы аша салынган күперне узып, яшь наратлар арасындагы күләгәгә мотоциклларын калдырдылар да, тау астына төштеләр. Төн кызу торганлыктанмы, чык бөтенләй төшмәгән иде. Куе үлән арасында юешләнеп бетәрбез, дип куркасы да түгел. Бу тирәләргә дә кеше кулы тияргә өлгермәгән икән. Уйдыклар күп. Рәхәтләнеп җыя башладылар. Бер-ике урында каен җиләкләре дә очрады. Фирдәүсә аларны майонез савытына аерым җыеп алды. Аның әнә шундый бер савыты биш йөз сум тора икән. Каен җиләкләре вак була шул, озак җыела. Дамба кырыендагы шул биш-алты сотый чамасы җирдән бишәр чиләк җир җиләге җыеп алдылар. Фирдәүсә үзе белән олы «Эссен» пакетлары алган булган икән. Бишәр литрлы чиләкләрне шуларга утырта башлады. Һәркайсының төбенә икешәр чиләк янәшә урнаша.
– Йөртергә дә җиңелрәк болай, – дип аңлатты хатыны.
Дөрестән дә, ике кулга берәр пакет тотсаң, дүртәр чиләк була.
– Кичә Урта Кирмән кызлары урман ягыннан шундый пакетлар күтәреп төшеп киләләр иде, – дип аңлатты хатыны.
Ә ул игътибар да итмәгән. Хатын-кыз күзәтүчәнрәк була, үзенә кирәген бик тиз эләктереп ала.
Бу юлы да җиләкләрен сату өчен кичәге җирләренә туктадылар. Миңлегөл дә, башкалар да күренми иде әле. Уразбахты халкы җиләкләрен сатарга төш җиткәндә генә чыга башлый икән. Ун минутлап тордылар микән, яннарына бер чит ил машинасы килеп туктады. Руль артында да, янәшәсендә дә кәттә генә хатын-кызлар. Болар – җиләксез китмәячәк, бәясен сорарга гына түгел, сатып алырга дип тукталучылар.
Дәвамы бар.
Варис Гали
Комментарийлар