16+

ГОМЕР ЧЕЛЛӘСЕ (Ахыры).

...Аны күргәч, икесенең дә кү­ңелләре тагын да күтәрелеп китте. Рус Кирмәне ­тавыннан тагын алты чиләк җиләк җыеп килделәр. Ул көнне дә алар өйләренә кайтып җиткәндә, төнге уникенче киткән иде инде. Анда аларны яңалыклар шактый көтә иде.

ГОМЕР ЧЕЛЛӘСЕ (Ахыры).

...Аны күргәч, икесенең дә кү­ңелләре тагын да күтәрелеп китте. Рус Кирмәне ­тавыннан тагын алты чиләк җиләк җыеп килделәр. Ул көнне дә алар өйләренә кайтып җиткәндә, төнге уникенче киткән иде инде. Анда аларны яңалыклар шактый көтә иде.

Иртүк бакча башларына бер йөк рулонлы печән китергәннәр. Ул рулоннарны күтәреп сала торган тракторны да хуҗалык рәисе Фәрит печән белән бергә җибәргән. Эчләренә яңгыр үтмәсен дип, әнисе белән кызы печәннең өстен полиэтилен белән каплап, колгалар белән бастырып та куйганнар. Кичке якта инженер егет:
– Назыйф абый иртәгә чәчү­дә эшләгән акчасын алырга төшсен, – дип әйтеп чыккан.
Язгы чәчүдә эшләгәне өчен 30 мең сум акча аласы бар иде әле аның. Район Сабан туенда 10 мең сум премия алгач, бөтенләй күрмәм инде аларны дип әппәр иткән иде инде. Кисәктән бәхет ишелеп төште, димәк. Ала каргадан алачагың булсын, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Иртүк төшеп җитәчәк.

Икесенең дә җеп өзәрлек тә хәлләре калмаган иде, урынга авуга, күзләре дә йомылды.
Механизаторлар җәй көннәрендә дә, кыш та иртәнге алтыда машина-трактор паркына җыелышып беткән була. Наряд алалар да кайсы кая таралыша.
– Югалттык без сине, – диделәр.
Аның комбайнына кирәкле запчасть һаман юк икән әле. Чапкан җирләрен печәнгә җыеп бетергәннәр. Хәмитнең тракторының моторы шакылдаган.

– Синең осталык бар иде, җыеп карамыйсыңмы? – диде Рамил.
Башка вакытта булса, риза булыр иде. Бүген аларга кунак кайтырга тиеш. Хатыны да, артыннан:
– Озак йөрмә! Фәргать абыйның кайтуына тавык суя­сы, мунча ягасы бар. Ишеттеңме?! – дип кычкырып калды.
– Бүген әтинең Ягоршиндагы абыйсының малае кайта. Каршы алырга, кунак итәргә кирәк. Ачуланма инде, – диде ул.

Хәмитнең борыны салынды. Үтерсәләр дә трактор моторын үзе генә сүтеп җыя ала торган кеше түгел шул ул. Кечкенәдән үк олыларга ияреп, алар кушканны гына эшләп йөргән кеше бит ул. Инженер Рамил: «Төнге уникегә кадәр җир сөр», – дисә, унике тулганчы кайтып китми. Коеп яңгыр яуса да, җирне бозып бетерсә дә, эшләвендә була. Колхозга андыйлар да кирәк булгандыр. Колхозлар беткәч, Хәмит кебек шәһәр җиренә чыгып китеп анда үзләренә урын таба алмаячакларын аңлаганнар һәм койрыклары авылларына ябышканнар гына калды сала җирендә хәзер. Назыйф та чыгып китсә күптән йортлы-җирле була иде инде. Әнисе ризалыгын бирмәде.
– Әтиегез гүрендә рәнҗеп ятар! – диде.
Олы кешегә каршы барып булмый. Әтисе Хашим, кечкенә чагыннан ук:
– Син авылда калачак бала. Пуҗымыбыз бетмәсен! – дип үстерде шул аны.
– Алайса иртәгә эшкә төш инде, – дип калды Рамил.
Бухгалтериядә аның хезмәт хакын әзерләп куйганнар иде инде. Исемлеккә имзасын салды да акчасын алып кайтып китте. Болай булса, җиләк саткан акчаларын да кушып, өйләренең түбәсен буялган калай белән ябарга җитә.

Фирдәүсәсе хезмәт хакын тулысынча алып кайтасына ышанмаган булган икән. Кулына 30 мең сумнан артык акчаны чыгарып тоттыргач, аның да күңеле әллә нишләп куйды. Акча хакимлек иткән заман килде шул. Бәяләрнең ел саен үсүенә өлгереп булмый. Үзләреннән арткан сөтләрен тапшырып баралар да, акчасы гына бик сөендерми! Ә базарга, кибеткә барып берәр нәрсә ала башласаң, бәяләре кесәне тешли.

Назыйф Фәргатькә өйләрендәге телефон номерларын яздырган иде. Өйлә вакытында:
– Эшләрем бетте. Ярты сәгатьтән кайтырга чыгам, – дип чылтыратты.
Өч сәгатьтән Имән Елгада булачак, димәк. Кунакны каршы алуга әзерлек иртүк башланган иде инде. Алсу белән әбисе, кибеткә төшеп, төрле тәм-томнар алып менделәр. Өй җыештырылды, ишегалды тагын бер тапкыр себереп чыгылды. Мунча ягылды. Әнисе бер көзге бәрәннәрен көтүгә җибәрмичә калдырган булган икән. Назыйф шуны суеп эшкәртте. Ике арткы ботының итен шашлыкка – кәбапка турап куйды. Яшь ит тиз өлгерәчәк. Узган гасырның 70нче елларында әрмәннәр-әзәрбайҗаннар таштан гараж салырга килә башлаган вакытлардан бирле, татар авылларында да иң олы сый ул хәзер.
Назыйф эшләрен бетереп килә иде, ишегалдына Хәмитнең анасы Нурсабах атылып керде. Исәнләшү дә юк:
– Син ник минем малайга булышмадың?! – дип туп-туры аның каршына килеп басты ул.
Назыйф башта сүзнең нәрсә турында барганын да аңламыйча торды. Иртәнге якта инженер егет әйткәннәр исеннән чыккан иде инде. Көне буе Хәмитнең тракторы ватылуы турында гына уйлап йөрмәс бит. Беткәнмени монда уйлар нәрсәләре дә! Исенә төшкәч, йомшак кына көлеп куйды.
– Мин ремонтчы түгел. Төзәтсеннәр! – диде ул, Нурсабахның Яке урамындагы иң усал, телчән хатын икәнен белсә дә, өркемичә.

Кемнән кемнән, ә тыныч холыклы Назыйфтан мондый шырпылар көтмәгән хатын, тәртәсе ярга терәлгәндәй, бер мизгелгә аптырап калды.
– Мин дә төзәтсеннәр дим шул! – дип, аңа сәерсенеп карап алды да, ничек тиз килеп кергән булса, шулай ук чыгып та югалды. Өйалды баскычын юып йөргән хатыны Фирдәүсә берни аңламыйча калган икән.
– Нәрсәгә кергән иде ул? – дип сорады, Нурсабах чыгып киткәч.
– Хәмитнең тракторы ватылган, – диде Назыйф, башка бер сүз дә өстәмәде.
– Кемдә нәрсә кайгысы... – диде хатыны.
Фәргать кайтып җиткәндә, барысы да әзер иде инде. Ерактан кайтучы кунаклар татар авылларында сирәк хәзер. Элек кенә ул Сабан туйларын күрергә йорт саен диярлек икешәр-өчәр гаилә кайтып җитә иде. Фәргатьләрнең дә соңгы тапкыр кайтуларына 20 елдан артык вакыт узган. Шул гомер кайтмый торса да, аларның өйләрен онытмаган икән әле. Туп-туры капка төпләренә килеп туктады. Бу юлы да кочаклашып күрештеләр. Кайтып җитүгә үк, өйгә барып керәсе килмәде кунакның. Үзләре уйнаган яшел чирәмле су буйларын, ындыр буасын күрәсе килде. Ярдан суга сикереп уйнауларын, сал ясауларын көлә-көлә искә төшерделәр. Олыгайган, тормыш баскан саен, бала чак шуклыклары ныграк сагындыра торгандыр.

Табын янында да күп искә алынды алар. Фәргатьнең беренче хатыны сәүдә тармагында эшләгән кеше булган икән. Бергәләп кибет ачканнар. Кабат буш җир алып, олы гына сәүдә үзәге салганнар. Моннан ун ел элек ул җәмәгате авариягә очрап һәлак булган. Берничә елдан яңадан гаилә корып җибәргән. Кибетләре санын арттырганнар. Казанга беренче хатыныннан туган кызын федераль университетка укырга кертү мәшәкате белән килгән. Ул аңа армиядән кайтуга ук өйләнгән иде бугай шул.
Ә Назыйфлар нәрсә сөйләсен. Аларның – шул авыл тормышы инде. Хәзер агрофирма дип аталган «Имән Елга» хуҗалыгында тир түгә. Кемнәрнең кесәсен калынайтканын үзләре дә белмиләр. Хәер, кесәләре калынаючы кешесе дә юктыр. Авылларының Аръяк Нәҗми малае Фәрит банк кредитына сатып алган иде, өч елда тәмам бурычка батып бетте бугай. Яз җитүгә, яңадан банкларга йөгерә башлый. Әле күп вакыт та узмады: «Җиде миллион сум бурычы бар», – дип, Мамадыштагы «Нократ» газетасына язып чыгуларына.

– Кичә интернеттан караган идем, сезнең «Имән Елга» агрофирмасын электрон аукционга куйганнар. 43 миллион сумга саталар, – диде Фәргать.
Назыйф белән Фирдәүсә, әнисе, аптырашып, бер-берсенә караштылар. Бу турыда ишеткәннәре юк иде әле. Дөрес, былтыр: «Авылны еврейлар сатып ала икән», – дигән сүзләр йөрде, әмма шуннан ары узмаган иде.
– Әллә теге еврейлар килә ­микән, Ходаем, – диде әнисе.
Моңа ышанасы да килми. Ерак Израильдәге бер сәүдәгәр Татарстанның Имән Елга авылында икмәк үстереп ятарга теләрме икән?
– Хәзер җир кыйммәт йөри. Банкларга залогка да салырга була. Бәясе киләчәктә дә артып кына барачак. Җире өчен, әллә кемнәр алырга мөмкин, – дип аңлатты Фәргать.
Бу темага берсенең дә башын катырасы килми иде. Назыйф кунакка мунча якканнарын, аның инде әзер булуын әйтте. Фәргать моңа бигрәк тә сөенде. Зәңгәр мәтрүшкәләр, әремнәр кушып бәйләгән иде Назыйф яңа себеркене. Озак­лап чабындылар. Ләүкә кызуында утырганда да бала чак­ларын искә алдылар.
Кич белән шашлык кыздырганда, сүз тагын «Имән Елга»ның сатылуына әйләнеп кайтты.
– Үзем сатып алыйммы соң? – диде Фәргать.
Назыйф та, Фирдәүсә дә аптырап калдылар.

Бу сүзләр салмыш кеше авызыннан чыкса, бер хәл иде. Ә абыйлары – ап-аек.
– Шуның кадәр акчаң бармыни? – дип гаҗәпләнеп сорады Назыйф.
– Кирәк икән – табарга була, – диде кунак.
– Хәзерге колхозларның файдасы юк бугай. Түләгән акчаңны да бүтән күрә алмассың, – дип, үз белгәненчә аңлата башлады ул.
2010 елгы корылык бигрәк тә нык сукты болай да ике аягына аксаучы хуҗалыкларга. 300-400әр йөз километрдан – Киров өлкәсеннән ташыган печән алтын бәясенә төште. Назыйф та ике ай буе кунып эшләп кайтты анда. Әле ярый үзләренә бушлай берәр йөк печән бирделәр, акчасын яхшы түләделәр.
Барысы да бераз тын гына утырдылар.
– Ник алай дисең әле син! – Фирдәүсәнең аның белән килешәсе килми иде. – Нәҗми малае күпме керткәнен күрсәтеп торамы әллә! 9 миллион сумга сатып алып, 43кә куйган ди бит әнә.
Бер нәрсә дә әйтеп булмый, хатыны хаклы. Файдасы юк дигән булып эшләп йөргән көннәре. Фермадагы сыерларның да яртысы гына калды инде. Бөтен байлыгы таралып бетмәгән, хуҗа барыбер табылачак.
– Агрофирмаларын сатып алгач, монда кайтасыңмы? – дип аптырап сорады Назыйф.
– Юк, – диде Фәргать. – Рәис итеп сине куеп китәм.
Назыйф кычкырып көлеп җибәрде.
– Булмаганны! – диде ул. – Миннән рәис чыкмаячак.
Фәргатьнең дә бирешәсе килми иде.
– Ник чыкмаска тиеш әле ул?! Кырыкка җитеп киләсең бит инде. Гомер челләсенә җитеп, кеше белән сөйләшергә генә өйрәнгәнсеңдер. Кешене эшкә куша бел син. Акчаңның тиененә кадәр кая киткәнен карап, чутлап торырга хөкүмәт бар. Сукмагыңнан чыга башласаң, бик тиз килеп җитәрләр. Аннан, хәзер бит инде үземнеке дип эшли башлыйсың! Чүптән дә акча ясыйлар хәзер, колхозны файдага эшләтү генә бик авыр булмас!
Назыйфның һаман көлемсерәп утыруын күргәч, сүзен дәвам итте:
– Ул колхозыгызның миңа бер тиенгә дә кирәге юк. Кибетләрдән күбрәк акча кертәм мин. Сезгә генә булышасым килә. Акча гына биреп китсәм, кадере булмаячак. Ә болай – үзегезгә акча эшләргә юл ачыла. Аръяк Нәҗми абый да әллә кем түгел иде. Малае күтәрелә алган. Бөтенләй кулыңнан килмәсә, таралып беткәнче, яңадан сатып җибәрермен.

Яңа тәкъдим Фирдәүсәнең дә җанын биләгән иде.
– Үзем төрткәләп, өйрәткәләп торырмын! Үзем булышырмын. Безнең нәсел зур әле авылда. Сүз әйттермәбез, – диде ул.
Назыйф шикләнми, Фирдәүсә тотынса, ахырына кадәр җиткерә. Фәргатькә дә аның тәвәккәллеге ошады, ноутбугыннан аукционда катнашачагы, «Имән Елга»ны сатып алырга теләве турында хәбәр җибәрде.
Иртән юлга кузгалганда, озак тормыйча кайтып җитәргә вәгъдә итте. Хәзергә серне чишәргә ярамаганлыгын искәртте.
– Аукционда әллә кемнәр катнашырга мөмкин. Конкрет кемнең сатып алырга теләвен белмичә торсалар, сезгә дә, миңа да яхшырак булыр, – диде.
* * *
Кунакны озаткач, Назыйф паркка төшеп китте. Фирдәүсә белән киңәшкәннән соң, шундый карарга килделәр. ­Бөтен җиләкне җыеп бетереп бул­мая­чак. Фәргать әйткәнчә, ир­тәгесе көнне уйлап та яшәргә кирәк.
Хәмитнең тракторы двигателен салдырып куйганнар иде. Терсәкле валын кырдырып алып кайтканнар. Кирәкле бөтен әйбере дә бар. Барысы да кул астында булгач, Хәмит тә янда булышып торгач, төш турына җыеп бетерделәр.
– Юкка укымагансың син, Назыйф абый, кулың да алтын, башың да эшли, – дип мактап алды Рамил.
Унны тәмамлагач, институтларда укып йөрмәде шул ул. Дөресрәге, үзенең укыйсы килмәде.
Төшке ялга кайтып барганда, каршысына машинасы белән Фәрит очрады. Аның олы юлга чыгып баруы иде. Компьютер заманы: бөтен хәбәр секунды белән иясенә барып ирешә. Аның аукцион турында район җитәкчелеге белән киңәшергә чабуы иде.

Кичке сигезләр тирәсендә Фәргать чылтыратты.
– Күңелсез хәбәр бар... – диде ул, хәл-әхвәл сорашканнан соң.
Назыйф эсселе-суыклы булып китте. Әллә кайтканда, авариягә тарганмы? Хәзер машиналар күп, кеше гае­бе белән дә бәла-каза килеп чыгарга мөмкин.
– Әллә... – дип сүз башлаган иде, «Сезнең хуҗалыкны аукционнан алганннар», – диде абыйсы.
Йөрәгенә җылы йөгерде.
– Әллә нәрсәләр уйлап бетердем. Берәр җитди нәрсә булганмы әллә дип торам, – диде ул, җиңел сулап.
– «Имән Елга»ны үзебезгә сатып алмакчы идем, язмагандыр инде. Ярар... Башкача булышырмын мин сезгә, – диде Фәргать.
Назыйф та, Фирдәүсә дә олы бер хуҗалыкны алай ансат кына сатып җибәрәчәкләренә ышанып җитмәгәннәр иде, артык кайгырмадылар. Әмма икесе дә тормышларында тамырдан үзгәрешләр башланачагын тоемлаган, күңелләреннән моңа әзерләнеп беткән иде инде.

фото: randrs.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading