Шәһри Казан

"Гомер мизгел генә икән ул...": Казан фаҗигасенә бер ел

11 май. Былтырга кадәр ул иң гади, иң матур көн иде. Ә узган ел ул республикбызның гына түгел, илебез тарихына һәм кешелек хәтеренә иң фаҗигале, иң канлы, иң кайгылы көн булып кереп калды. Иртән өйләреннән белем алырга дип, матур итеп киенеп мәктәпкә киткән 7 укучының һәм 2 укытучының гомеренә канлы нокта куелды ул көнне.

Тормышта үз урынын таба алмаган, Алла булырга хыялланып, кеше гомерләренә хуҗа булырга теләгән бер әтрәк әләм аркасында күп кенә язмышлар челпәрәмә килде. Ярый инде, башка-акылга сыймаслык бу хәлләрдән соң Җир шары әйләнүдән туктамады. Кышлардан соң менә кабат язлар килде. Бу коточкыч фаҗигага да бер ел тулды. Һәм без аның шаһиты булган Мулланур Мостафин белән күрешеп сөйләшергә уйладык. Рәхмәт, гозеребезне аяк астына салмады, сөйләшергә ризалашты. Һәм сәгать телләрен артка таба күчергәндәй, никадәр генә авыр булса да, шул шомлы көннең мизгелләрен хәтереннән кабат яңартты.

Мулланур ага ул көнне хатыны Әлфия ханымның кабинет тәрәзәләрен сыларга булган. "Азык-төлек алып килгән машинага машинаң керергә комачаулый", - дигәннәр. Аны күчереп кереп барганда бер укытучы: "Чәчәккә барып кайтыйк әле. Бүген директорыбызның туган көне бит", дигән. Беркемнең дә үтенечен үтәми калмый торган, гел ярдәм итәргә генә торган Мулланур ага ризалашкан, билгеле. Ишектән чыгып барганда, кара кием кигән, аркасына авыр биштәр аскан, битен "Бог" дигән битлек белән каплаган егетне күреп алган. Юк, иң башта ату тавышлары ишеткән. Урамда этләр аталар бугай дип уйлаган. "Юньлегә түгел бу!" дип уйларга да өлгермәгән – тегесе озын көпшәле мылтыгыгыннан атып та җибәргән.
- Тормыш мизгелләрдән тора. Алар бик кыска, тик кайчак озын да була алалар һәм барысын да хәл дә итләр икән, - ди Мулланур ага. - Нәкъ боевик кинолардагы төсле булды. Ядрәләрнең үземә очканын ап-ачык күреп тордым. Ләкин чарасыз идем, берни дә эшли алмадым. Ул пулялар минем эчемә кереп тулдылар, авыртуны тоймадым, шоктыр, күрәсең. Соңрак эчем ут булып яна башлады. Башыма да эләкте, егылдым. Аңымны тиз генә җуймадым әле. Мәктәптә башланган мәхшәрне күреп-ишетеп яттым. Ярдәм итә алмавым бик кызганыч булды. "Ашыгыч ярдәм" машинасында 7нче хастаханәгә илттеләр. Шуннан соң берни дә хәтерләмим. Аннары санавиация белән Мәскәү хастаханәсенә озатканнар. Менә шунда әнинең сүзләрен исемә кат-кат төшердем. Ул: "Беренче-Алла. Аннары табиблар", дия иде. Минем очракта да шулай булды. Аллаһы Тәгалә гомеремне бетермәгәч, табиблар дәвалый алдылар.

58 көн буе башкала хастаханәсендә ятарга туры килгән аңа. Шуның 30 көне реанимациядә. Димәк, 1 ай буе яшәү белән үлем арасында. Тугыз кургаш ядрә кергән булган аның эченә. Операция ясап, алтысын алалар, ә өчесенә артык тирән булганга тимәскә булалар.

Моңа ышануы кыен булса да, Мулланур ага бүген теге газраилнең юлында беренче булып үзе очравына Аллаһка рәхмәт укып яши. Әгәр дә ул үзе булмаса, ул ядрә-пулялар тагын да күбрәк сабыйларның гомерен кисәр, яралар, тагын да күбрәк кайгылар ясар иде бит...

Мәскәүдән кайту белән үк ул үзе биш ел буе эшләгән, хуҗалык эшләре хезмәткәре булганга, һәр почмагы таныш, икенче өенә әйләнгән мәктәбенә килә. Хатыны Әлфия ханым белән. Мәктәпнең яңартылуын, яңадан төзелүен күреп бик сөенә, хәтта сызлаулары басылгандай була. "Яңа уку елына өлгертә алсалар ярар иде!" – дип, ихлас теләкләр тели. Һәм 1 сентябрь көнне балалар, укытучылар белән бергә баштанаяк яңартылган, май фаҗигасе хакында берни дә искәртми торган, бөтен уңалыйклары, хәтта бассейны да булган мәктәпнең бусагасын атлап керә. Бүген дә шунда, яраткан эшендә, яраткан коллективы белән һәр аткан таңга сөенеп яшәгән көне.

Реклама

Гадәттә, нинди дә булса фаҗига алдыннан күңел шомлана, эч поша башлый, үз-үзеңә, җаныңа урын тапмыйсың.
- Мондый хәлләр булмады, берни дә сизмәдем, - ди Мулланур ага. - Мин бит ул егетне белә идем. Хатыным Әлфия аның сыйныф җитәкчесе дә булды әле. Тугыздан соң китте. Башкалардан берни белән дә аерылып тормый торган, батырлык эшләргә дә, начарлык кылырга да сәләтсез бер соры тычкан баласы кебек иде инде ул. Тик кеше күңелендә ни барын нинди этлекләр уйлап йөргәнен каян беләсең?! Тынычлык урамында яшәп, сабыйлар гомерен кыярга хыялланып яткан бәндәне үз акылында дип тә булмыйдыр инде ул. 

Мулланур ага үзенә һәм башкаларга коточкыч җан һәм тән газаплары китергән бу егетне кызганунын да яшермәде. "Кемнәрдер ятмәсенә эләгеп, алар тегермәненә су коеп, үзенең дә гомерен сызып ташлады бит инде ул бала актыгы. Төрмәдә аны алкышлап каршы алырлардыр дисезме әллә?! Юк, андыйларга, балалар, картлар гомерен өзгәннәргә рәшәткә артындагылар бик аяусыз, диләр. Әти-әнисенә, туганнарына күпме хәсрәт. Тагын шунысы да бар: ул бит Айдан төшмәгән, безнең җәмгыятьнең чиле-пешле ачы җимеше. Әгәр дә безнең кебек балачагында муенына кызыл галстук тагып, пионер булып, якты идеаллар белән үскән булса, бу адымга бармас иде дип уйлыйм”, ди ул.

Балык Бистәсе районы Ямаш авылында физика-математика укыткан, аннары нигезеннән үзе төзеткән яңа мәктәптә директор да булган, соңрак колхозны да җитәкләгән абзыйның сүзләрендә хаклык аз түгел шул.
- Элек без гаиләбез белән: "Безгә кем тисен, берәүгә дә начарлык эшләгәнебез юк бит..." - дип, бик гафел яши идек. Алай гына түгел, хәтта төбәп тә аталар икән. Минем хакта "Ничек яшәгән – шулай ук гомер сөрә" - дип уйлаучылар бик нык ялгышалар. Без хатыным Әлфия белән элек тә бер-беребезне ярты сүздән, күз карашыннан аңлашып, дус-тату гомер итә идек. Өч бала үстердек, бүген өч оныкның дәү әни, дәү әтисе. Ә инде бу вакыйгадан соң бер- беребезнең кадерен тагын да ныграк аңлый, бер-беребезне күбрәк санлый, кайгырта башладык. Тормыш мизгел генә икән бит.

Киләчәккә карап яшәргә тырыша ул үзе. Онытырга да теләп карый. Тик бер елга сузылган тикшерү эшләре бу ярага төзәлергә ирек бирми. Элеккеге мәктәп директоры да хөкем карарын көтеп ята. Менә шунда ирексездән әби-бабайларның: "Ходаем, хагыннан-нахагыннан сакла!", дигәннәрен искә төшерәсең инде. Мондый фаҗигаләргә юл куймаска иде, ди. Әйе, балаларның күңелен явызлык белән түгел, матурлык белән тутырырга кирәк. Аларны бу матурлыкны үз куллары белән тудырырга да өйрәтергә кирәк. 175 нче гимназиядә дә күп төрле түгәрәкләр эшли, үзләренең курчак театрлары да бар. Бассейнда укучылар да, укытучылар да йөзә.

Фаҗига булган 8А сыйныфы бүлмәсе урынында хәзер холл, анда йомшак кәнәфиләр куелган. Түбәдә тугыз ап-ак түгәрәк лампалар яна. Вакытсыз өзелгән гомерләр санынча. Көндез дә, төнлә дә сүндермиләр аларны...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 11 май 2022 - 18:39
    Без имени
    Әлеге кайгы- хәсрәтләрне кичергәннәргә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен!