16+

Гомер тиклем мизгел... (Фәиз Зөлкарнәйнең тууына 70 ел)

...Безнең эш бүлмәләребез бер йортта – Язучылар бинасында. Һәр эш көнендә үк булмаса да, мин аның бүлмәсенә еш керәм. Гадәттәгечә, «Хәлләр ничек?»не әйтешеп, сәламләшәбез. Мин күн диванга чүмәшүгә, ул, көлемсереп, кулымдагы кәгазьгә ишарәли...

Гомер тиклем мизгел... (Фәиз Зөлкарнәйнең тууына 70 ел)

...Безнең эш бүлмәләребез бер йортта – Язучылар бинасында. Һәр эш көнендә үк булмаса да, мин аның бүлмәсенә еш керәм. Гадәттәгечә, «Хәлләр ничек?»не әйтешеп, сәламләшәбез. Мин күн диванга чүмәшүгә, ул, көлемсереп, кулымдагы кәгазьгә ишарәли...

–  Нәрсә, «Идел»гә берәр әйбер яздың мәллә?
–  Менә Зөлфәт Хәким белән икегезгә эпиграммалар язган идем. Сиңа дигәне – шигырьгә кайтуың турында.
–  Кая, карап карыйк. Нәрсә майтардың икән?
Мин кәгазьне сузам.
–  Мә, минем шигырьләрне карый тор. Бер бәйләм итеп, «Идел»гә бирмәкче булам. – Фәиз алдындагы кәгазьләрне миңа сона.
Күзләрем Фәизнең шигырьләрендә, уем – бүтәндә: хәзер ул үзенә язылган багышлауны укый – ошатырмы:
Шигырьдән тәнкыйткә киттең дә,
Кайттың тәнкыйтьтән шигырьгә.
Яздың күп шигырь һәм әйттең:
–  Тәнкыйть  – кирәксез шәйдер лә...

Әлеге уемнан Фәизнең үз шигырьләре йолып, бөтереп ала:
Бүлештеләр, өләштеләр –
хәсрәт кимемәде.
Чиксез килеш калды чиксезлек.
 Бүлештеләр, өләштеләр –
үлем
бөтәйде!
Күбәйде
күзләрдә күләгәләр..
.

–  Булган бу!
Фәизнең кулымдагы шигырьләре аша яңгыраган тавышын бүлмәдәгесе, минем каршымдагысы бүлә:
–  Тагын биш-алтыны яз. Җыйнап бирербез. Авторларның шаржларын да ясый алсаң, шәп булыр иде...

Бераздан мин дә аның шигырьләренә үземчә бәя бирәм, кабатланам:
–  Булган болар... шәп шигырьләр! – дим. Һәм ярым шаяртып, ярым җитди итеп өстим:
– Тик миндәй акыллы наданнар башына барып җитәрлек түгелләр сыман...
Фәизнең йөзенә канәгать елмаю җәелә.
Ул елмаю, үзгә төсмер алып, хәтеремдә кабат яңарачагын мин белмим әле...
* * *
–  Фәиз, әгәр без – берничә автор, әйтик, Ләис, Ркаил, Зиннур, мин, бергәләшеп, «Идел» өчен берәр повесть сыман нәрсә язып маташтырсак, ә? Ничек уйлыйсың? Тарихта булган нәрсә, – дим бүлмәсенә чираттагы керүемдә.
–  Языгыз әйдә! Сузмагыз. Сүздә генә калмасын, – дип Фәиз шундук фатихасын биреп тә куя.

Егетләр белән җыйнаулашып, Фәиз бүлмәсендә шобага салабыз, ни турында буласы да, жанры нинди икәнлеге дә, билгесез әсәрне күпме вакыт эчендә кем арты кем язарга тиешлеге дә ачыклана: мин башларга тиеш булам, Ркаил Зәйдулла дәвам итә, аннары – Заһид Мәһмүди, Равил Сабыр, Ләис Зөлкарнәй, төгәлләү – Зиннур Хөснияргә.

Уйнап кына башланган эшнең нәтиҗәсе уңай булып, гасыр романы –  «Арысланнар араны» дөньяга килә. Фәизнең шул ягы әйбәт аның: «Языгыз. Шәп булса, журналның киләсе санында ук бастырырбыз!» – дип кенә тора. Сүзендә тора. Бастыра. Шуңа күрә язалар. Язабыз.

Шаян әсәрләргә – «Ша-Ярыш»ка бәйге игълан итә Фәиз. Язабыз.

Тарихи хикәяләр буенча иҗади ярышка чакыра. Язалар. Ркаил, Ләис яза, Туфан абый яза. Тагын бик күпләр ата-бабасының шанлы үткәнен, хикәя итеп, бүгенгә алып кайта.

Фәиз «котыртып» җибәрүеннән канәгать. «Котырган» язучылар да канәгать. Барчабыз канәгать: аз-азлап булса да Тарихыбыз кайта, иншалла. Үшән уй-гамьнәр кыюлана, басымсак һәм йокымсар телебезгә куәт иңә...
* * *
«Идел»дә сан саен диярлек нинди дә булса әсәрем басылган чак.
–  Әйдә «Идел»гә эшкә кил! – ди Фәиз беркөнне.

Кинәт әйтелгән тәкъдимнән исәнгереп куям: шаяртмыймы Фәиз? Юк, шаяртмый. Йөзе җитди. Ни дип җавап бирергә? Җаен табам шикелле:
–  «Идел»дә безнең буыннан икәү эшли бит инде, – дим Фәизгә, шаяру катыш. – Ркаил, Ләис...

Тәкъдимгә риза булган очракта, теләсәң-теләмәсәң дә, дуслыкның бүтән яссылыкка күчәчәген беләм ләбаса мин. Фәиз үзе дә белә. Шуңа күрә, мине артык кыстамый да. Әйттем дә оныттым, шуның белән – вәссәләм! – дигәндәй елмая гына...
* * *
...Ул, гамьле йөзенә уйчанлык иңдереп, эш бүлмәсендәге ишек яңагына сөялеп басып тора. Бүлмәмдә – дус-ишләр, «Идел» егетләре...

Фәиз сүзгә әлләни кушылмый. Вакыт-вакыт көлемсереп куя. Менә Ркаил ниндидер кызык хәл турында сөйли. Мәзәген сөйләп бетерер-бетермәстән, ул бүлмә диварларын дерелдәтеп көләргә тотына. Андый көлү – Ркаилдә генә. Бүтән берәүдә дә юк.

Ркаилнең көлүенә Фәиз кушыла. Мәзәктән көләме ул, әллә Ркаилнең көлүеннәнме, белмәссең...

Бу – Фәиз белән минем Мәңгелектә очрашканга кадәр саубуллашкан көнем.

...Асыл егеләр китеп бара, нишли дә алмый милләт...

Ләбиб Лерон

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading