16+

Әгәр балалы хатынга өйләнсәм?

Балалы хатынга өйләнү - зур җаваплылык, җитди адым. Шуңа күрә сөйгәнең белән кавышканчы, аның баласын якын итә алырсыңмы, юкмы икәнен анык белергә кирәк.

Әгәр балалы хатынга өйләнсәм?

Балалы хатынга өйләнү - зур җаваплылык, җитди адым. Шуңа күрә сөйгәнең белән кавышканчы, аның баласын якын итә алырсыңмы, юкмы икәнен анык белергә кирәк.

Бу хакта педагог-психолог Гөлүсә Низаметдинова белән сөйләштек.

"Тормышта мондый күренешләр еш очрый. Хәзерге заман кешесе инде балалы хатынга өйләнүгә ничектер башкачарак карый, баланы җиңел кабул итә. 

Әмма төрле кеше бар, беркемгә дә бәя биреп булмый. Киңәш итеп шуны әйтәсе килә: әгәр балалы хатынга өйләнәсең икән:

1. Карарың ныкмы? Аның баласын кабул итә аласыңмы? Әлеге сорауларга җавабың анык булырга тиеш.
2. Баланың гаебе юк икәнен аңларга кирәк. 
3. Бу - җаваплы адым. Монда инде хатын һәм аның баласы өчен җаваплылык тою, гаилә башлыгы булу таләп ителә. 
4. Бала белән уртак тел табырга кирәк. 

Ә инде шушы пунктлар үтәлгән очракта, гаиләдә уртак бала туу үзе бер шатлыкка әйләнәчәк", - диде Гөлүсә Малик кызы Низаметдинова.

Фото: pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading