16+

Әгәр дә иртәгә сугыш булса? Сез мондый иптәш белән һөҗүмгә барыр идегезме?

Армиядәге хезмәт елларым хакында уйласам, бик күп вакыйгалар хәтеремдә яңара. 1984 елның 23 февралендә Совет Армиясе һәм хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм иткәндә булды ул.

Әгәр дә иртәгә сугыш булса? Сез мондый иптәш белән һөҗүмгә барыр идегезме?

Армиядәге хезмәт елларым хакында уйласам, бик күп вакыйгалар хәтеремдә яңара. 1984 елның 23 февралендә Совет Армиясе һәм хәрби диңгез флоты көнен бәйрәм иткәндә булды ул.

Трибунага политбүлек начальнигы подполковник Васильев чыкты. Мин инде аның хәзер үз исемен дә, атасының исемен дә хәтерләмим. Ләкин чыгышын оныталмыйм.

 – Күпләрегез "бабайчылык" дигән чүп белән шөгыльләнә. Үз эшләрен яңа килгән солдатлардан эшләтә, аларны көлеп мәсхәрәли. Безне дә яшь чакта шулай "куалар", “җәфалыйлар иде", дип аклана. Ләкин сез “коралдаш туганнар” дигән сүзтезмә турында уйлаганыгыз бармы? Әйе, туганнар! Әгәр дә иртәгә сугыш булса? Сез мондый иптәш белән һөҗүмгә барыр идегезме? Алар сезне үз гәүдәләре белән каплап үлемнән саклап калырмы? Әллә юкмы? Яралансагыз, яу кырыннан сөйрәп алып чыгармы? Менә шулар хакында уйлагыз сез, ныклап уйлагыз, – диде ул.

 Полковник трибуна яныннан китеп, алтын бәрхет пәрдә янына килде һәм аны үзенә таба тартты. Пәрдә тартылгач, һәммәсе дә андагы кыеклап киселгән зур дүртпочмаклы тишекне күрде.

 – Тиздән хезмәтен тутырып кайтып китәсе дембельләр эшләгән моны. Үзенең дембель альбомын бәрхеткә төреп, матурлар өчен. Кем икәнен белү кыен түгел безгә, махсус бүлек майоры Семененкога китәргә җыенучыларның чемоданнарын тентеп, альбомнарын карарга приказ бирү дә җитә. Ләкин кирәкме соң бу? Запаска китү көнен һәр солдат зарыгып көтә, бәйрәм бит ул. Бу аңлашыла да: аларны бит өйдә кадерле һәм якын кешеләре дә көтә. Әгәр тентү үткәрсәк, бу барлык демебельләр тормышын каралтачак. Ә мин моны теләмим. Пәрдәне без, билгеле, яңага алмаштырырбыз. Ул сезнең өйне, туган якны сагынуларыгызны бераз булса да, басар, тормышыгызны чак кына ямьләндерер өчен, сезнең өчен, халык акчасына алынган. Нәрсә дә булса эшләр алдыннан башта ныклап уйлагыз!

Подполковник сөйләп туктады. Йөзе бик нык таушалган, арыган кыяфәтле иде ул. Шактый уйланып ул сәхнәдән төшеп, үз урынына барып утырды. Залда үле тынлык урнашты. Бу тынлыкны батальон командирының әче тавышы бозды:
 – Беренче батальон чыгып тезелергә!
 Барысы да дәшми генә ишеккә таба киттеләр һәм казармага кайтканчы беркем бер сүз дә дәшмәде...

 Шамил Кидрасов.

Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading