16+

Әгәр тиз генә мәсьәләне хәл итәсе булса... (шаян йолдызнамә)

31 декабря 2021, 13:55
2151
0
0
Уку өчен 3 минут

Алар алдан ук үксеп елый башлый. Аны кызганып, кемдер мәсьәләне үз өстенә ала... Әгәр моны беркем дә эшләмәсә, Кысла барысын да үзе эшли. Ә нәрсәгә еларга иде - аңлашылмый.

Алар алдан ук үксеп елый башлый. Аны кызганып, кемдер мәсьәләне үз өстенә ала... Әгәр моны беркем дә эшләмәсә, Кысла барысын да үзе эшли. Ә нәрсәгә еларга иде - аңлашылмый.

Яңа елдан соң чикләүләр бетерелерме?

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/yaa-eldan-so-chikllr-beterelerme

Кучкар (21 март – 20 апрель) Кучкар аны хәл итә. Шунда ук. Үзе генә, беркемгә әйтмичә. Һәм шуннан зур канәгатьлек ала.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май) Үгезбозау аны хәл итә. Аннары барысына да сөйли. Барысына да. Хәтта газетага да яза. Берәрсе белми калмасын дип.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь) Игезәкләр ярдәм сорый. Башта Кучкардан хәл иттерергә тырыша, ул риза булмаса, Укчыдан сорый. Ахыр чиктә барыбер мәсьәлә хәл ителә. Яшәсен дуслар!
Кысла (22 июнь – 22 июль) Кысла алдан ук үксеп елый башлый. Аны кызганып, кемдер мәсьәләне үз өстенә ала... Әгәр моны беркем дә эшләмәсә, Кысла барысын да үзе эшли. Ә нәрсәгә еларга иде - аңлашылмый.
Арыслан (23 июль – 23 август) Арыслан барысын янына җыя. Үзе мәсьәләне хәл итә. Алкышлар астында баш иеп чәчәкләрне ала, автограф биреп китә.
Кыз (24 август – 23 сентябрь) Кыз борчыла. Бигрәк тә ул бу мәсьәлә көтелмәгән булса. Кыз уйлый. Карарны уйлап таба. Хәл итә. Нәтиҗәләр ясый.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь) Үлчәү мәсьәләне бик озак үлчи. Тагын бер тапкыр үлчи. Нәтиҗәдә Кыздан хәл иттермәкче була. Ә Кыз мең сәбәп таба, чөнки аның барысы да расписание буенча гына.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Чаянның бер мәсьәләгә дә исе китми. “Кара син аны ә?” дип гаҗәпләнеп куя. Һәм... кул селти. Ә мәсьәлә үзеннән-үзе хәл ителә.
Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь) Укчы борчыла. Аннары үз-үзеннән, бу мәсьәләдән бик озак көлә. Тормышында моннан да мөшкелрәк хәлләр булганын бөтенесенә сөйли дә оныта.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар) Кәҗәмөгез хәл итәргә теләмәвен белдереп, мәсьәләдән баш тартырга тырыша. Эш  килеп терәлгәч, барысын да бик яхшы хәл итә. Әмма чит кеше исәбенә.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Сукояр мәсьәләне шатланып өйрәнә башлый. Аннары бу турыда китап яза. Әгәр шундый ук мәсьәлә булган икән - эче поша һәм икенче төрлерәген үзе эзләп таба.
Балык (19 февраль – 20 март) Кысладан аермалы буларак, Балыклар беркемгә күрсәтми генә елый. Шуңа күрә аларның мәсьәләсе мәңгелек. Алар аны үзләре хәл итә, беркем дә аларга ярдәм итми, һәм алар аны көтмиләр дә.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading