Бүген Лаешта гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны буенча Республика Дәүләт Советының Президиум утырышы узды. Утырышка хәтле депутаталар өчен күп функцияле үзәккә экскурсия оештырылган иде.
Республиканың күп функцияле үзәк җитәкчесе Ленара Мозаффарова сүзләренчә, мондый үзәкләргә Татарстан буенча аена - 10 мең, Лаешта елына 50 мең кеше мөрәҗәгать итә. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин муниципаль һәм дәүләт хезмәтләренә мөрәҗәгать итү халыкта популярлаша бара дип билгеләп үтте. Лаешта күп функцияле үзәк 2015 нче елда ачылган, бүген биредә 180 хезмәт күрсәтелә. Татарстанда - 55 офис, авыл җирлекләрендә 280нән артык читтән торып кабул итү “тәрәзәләре” эшләп килә. Президиум утырышы барышында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев күп функцияле үзәкне Столбище һәм башка эре бистәләрдә дә ачарга тәкъдим итте. Быел Казанда шундый 3 үзәк ачылачак.
Күчмә утырышта гражданнарның мөрәҗәгатьләре өстендә эшләгәндә дисциплина дәрәҗәсен үстерү буенча сүз барды. Фәрит Мөхәмәтшин әйтүенчә, гражданнарның мөрәҗәгать итү кануны – сайлаучылар белән турыдан-туры элемтә һәм ул татарстанлыларның дәүләт һәм муниципаль хакимияткә ышанычын ныгытырга ярдәм итә. “Әлеге канун биләгән вазифага карамыйча, һәркем тарафыннан һәрчакта да үтәлергә тиеш, - диде Дәүләт Советы рәисе. – Бу безнең кешеләр турында кайгыртуыбыз, система тоткарлыксыз эшләргә бурычлы”.
Узган ел депутатлар тарафыннан 12,5 меңнән артык мөрәҗәгать каралган, быел 5 меңнән артык кабул ителгән. Халык мөрәҗәгать итә икән, димәк, аларда Дәүләт Советына, депутаталарга ышаныч бар, диде Фәрит Мөхәммәтшин. Һәрбер мөрәҗәгатьләргә контроль көчле, аларның күбесенә уңай җаваплар табылган, күп сораулар буенча ярдәм күрсәтелгән. Әмма әлегә хәл ителмәгәннәре дә бар. “Халык район башлыкларына эләгә алмаудан зарлана, министрлыкларга һәм ведомстволарга язарга мәҗбүр, үз өстеннән
төшерү өчен генә язылган формаль хатлар алалар, - дип борчылуын белдерде Дәүләт Советы рәисе. - Әлеге хатлар әйтерсең лә трафареттан чыгарылган. Халыктан аерылырга ярамый”.
Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов әйтүенчә, Республика Прокуратурасы елдан-ел гел бер үк канун бозу очракларын ачыклый. Ул киң таралган очрак итеп мөрәҗәгатьләргә язма җавап булмавын, срокларның үтәлмәвен атады, алар күбрәк Чаллы, Казан, Азнакай, Буа, Зәй, Алабуга, Апас һәм Минзәләдә ачыкланган. Ә Апас, Нурлат, Яшел Үзән, Питрәч, Тәтеш, Чирмешән, Биектау районнарында җаваплар тиешле вакытыннан соңга калып бирелгән.
Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков сүзләренчә, гражданнарның мөрәҗәгате кануны үтәлү белән бәйле хәл уңай якка бик арынлап үзгәрә. “Без штрафка гына салмаячакбыз, ә катырак чаралар күрергә тиеш булачакбыз. Бер генә очрак та җәзасыз калырга тиеш түгел”, - диде Илдус Нәфыйков һәм районнардагы коллегаларны канунны үтәмәгән чиновникларны җавапка тартырга чакырды.
Хафиз Миргалимов әйтүенчә, халык яхшы тормыштан депутатларга мөрәҗәгать итми. “Канун аңлашыла, анда гражданнарның мөрәҗәгате буенча эшләү регламенты төгәл язылган, әмма ул үтәлми – менә бәла нәрсәдә. Кешеләргә кешелекле мөнәсәбәт юк”, - диде ул.
Утырыш видеоконференция режимында узды, барлык районнарның башлыклары һәм прокурорлары әлеге җитди сөйләшүнең катнашучысы булды. Президиум утырышы нәтиҗәләре буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән җентекләбрәк эшләргә һәм канунны бозмаска чакырган карарга өстәмәләр кертергә тәкъдим ителде.
фото - tatarstan.er.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар