16+

Гүзәл Әхмәтова: «Баланы соң табачагымны алдан ук белә идем»

Бүгенге көндә декрет ялында утыручы җырчыларның берсе - Гүзәл Əхмәтова. Утыручы дип әйтү бәлки дөрес тә булмас, чөнки җәй бәйрәмнәргә бай мизгел, ә анда чыгыш ясарга җырчыларны чакырмый калмыйлар.

Гүзәл Әхмәтова: «Баланы соң табачагымны алдан ук белә идем»

Бүгенге көндә декрет ялында утыручы җырчыларның берсе - Гүзәл Əхмәтова. Утыручы дип әйтү бәлки дөрес тә булмас, чөнки җәй бәйрәмнәргә бай мизгел, ә анда чыгыш ясарга җырчыларны чакырмый калмыйлар.

- Гүзәл, хәерле көн!  Хәлләрегез ничек?
- Исәнмесез! Бар да яхшы. Бәби белән мәш киләбез. Амалиягә шушы көннәрдә 9 ай тула. Басып тора башлады. Көннән-көн яңа һөнәрләре белән шаккаттыра. 5 теше чыкты... Бик шук. Кичкә хәтта кайчак арыйм. Əмма ул рәхәт ару гына. Сабантуйларга чыгып кердем. Мин эштә булганда Амалия әни белән калды.

- Нянягыз юкмы?
- Юк, нәнәсе карыйм дип тора. Шуңа җәйгә әни янына авылга кайттык. Няня яллау дигән уй бөтенләй дә юк. Акча җитмәгәнлектән түгел, ә ышаныч булмаганлыктан. Телевизордан күпме хәл-әһвәлләр күрсәтәләр, чәчең үрә торыр! Шуннан соң, үз балаңны ничек итеп чит кешегә калдырырга?! Сүз дә юк, бәлки әйбәт кешеләр дә бардыр, әмма аларны ничек табырга соң?

- Ничә бала әнисе буласыгыз килә?
- Элек теләк бик зурдан иде (көлә). Əллә ничә бала тели идек. Ə хәзер бер бала белән әнә ничек мәш киләбез?! Җиткән дә кебек. Əмма кем белә инде, бар да Ходай кулында.
Чөнки минем өчен карьера да яхшы урыннарның берсендә. Мөгаен, гаиләдән соң эштер... Шуңа бер дә туктыйсы килми, эшлисем килеп тора.

- «Эх, баланы иртәрәк табасы калган!» - дигән уфтануларыгыз юкмы соң?
- Юк, чөнки мин үземне соң гына әни булырга алдан ук программалаган идем. Миңа хәзер бик рәхәт! Бер дә уфтанмыйм, тәмен белеп, шөкер итеп яшим!

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эни икэнене белыми идём ихлас котлап ин ЗУР телэклэремне юллыйм ,

    Мөһим

    loading