16+

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов сайлауларның дөреслегенә ышана

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова сайлауда катнашу безнең бурычларыбызга керә дип саный.

Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимов сайлауларның дөреслегенә ышана

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова сайлауда катнашу безнең бурычларыбызга керә дип саный.

Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә "Казан Арена" стадионы янында сайлауга багышланган концерт вакытында әйткән.  

"Татарстаныбыз көчле республикаларның берсе. Минемчә, Татарстанда яшәүче һәр кеше сайлауда катнашырга тиеш. Сайлаулар аша без Президентыбызга, депутатларыбызга стабиль һәм көчле республика төзергә ярдәм итә алабыз", - ди җырчы.

Гүзәл Уразова сүзләренчә, кеше сайлауда катнашмаска да мөмкин, ләкин бу очракта ул үзенең бурычын үтәмәгән була. Җырчы үзе дә сайлауда катнаша һәм башкаларны да моңа өнди.

Җырчының ире Татарстанның атказанган артисты Илдар Хәкимов та сайлауда катнаша. "Гаилә белән сайлауга барабыз. Мин сайлауның дөреслегенә ышанам", - ди Илдар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading