16+

Гүзәл Уразова ни өчен Илдарга бүләкне Илназ Сафиуллин белән сайлаган?

Бүген Илдар Хәкимовның туган көне. Тормыш иптәше - Гүзәл иренә нәрсә бүләк итте икән?

Гүзәл Уразова ни өчен Илдарга бүләкне Илназ Сафиуллин белән сайлаган?

Бүген Илдар Хәкимовның туган көне. Тормыш иптәше - Гүзәл иренә нәрсә бүләк итте икән?

- Нәрсә сатып алыйм микән дип 1 ай тирәсе уйлап йөрдем. Үзеннән сорыйм, әмма ул бернәрсә дә кирәкми, ди. Озак уйлагач, Эллари белән гитара бүләк итәргә дигән фикергә килдек. Яшьрәк чагында бик яратып уйнаган ул, тик нишләптер гитарасы юк иде.

Бүләк эзләп берничә кибеттә булырга туры килде. Гитаралар күп, кайсысын алырга белми хәтта югалып калдым. Шундук Илназ Сафиуллинга шалтыратырга булдым. Ул, үзегез беләсез, эшенең остасы, гитараларны бик яхшы белә. Иртүк шалтыратып, Ильназны йокысыннан гына уяткан булсам да, ул шундук ашыгып кибеткә килеп җитте һәм иң яхшы гитараны сайлап алдык. Сайлагач әле концерт та куйдык. Ильназ белән икәүләп, шунда ук - кибеттә (көлә).
Илдарга бүләк бик ошады һәм бу минем өчен иң сөенечлесе. Кем белә, бәлки яңа концерт сезонында гитара белән үзенчәлекле номер да әзерләрбез.

Илдар Хәкимов турында 10 кызыклы факт

Кечкенә чагында әти-әниләре белән Кавказ якларында яшәгән һәм теле урысча ачылган.

Гаиләдә өч малай үскәннәр. Илдар - иң өлкәне.

6 яшеннән бирле җырлый.

Яраткан ризыгы - кыстыбый.

Тәүге автомобиле - «Москвич».

Чаңгы буенча икенче зурлар разрядын 9нчы сыйныфта укыганда ук ала. 5 чакырым араны 12 минутта узган булган.

Тәүге эш урыны - Башкортстан дәүләт опера һәм балет театры.

Гүзәлгә тәүге биргән бүләге - бала рәсеме төшкән открытка.

Гүзәлгә «бәбәем» дип эндәшә. Гүзәл аңа: «Җаным», - ди.

Гүзәлнең барлык клипларының авторы, төшерүчесе һәм продюсеры.

Язмага реакция белдерегез

40

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X