16+

Гүзәл Яхина тукталмый: сериал артыннан – мультфильм

Әдәби дөньяны шау­латкан, күп кенә бәхәсләр кузгаткан Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериал төшерелеп беткән. Ул 8 өлештән торачак һәм «Россия» телеканалында күрсәтеләчәк.

Гүзәл Яхина тукталмый: сериал артыннан – мультфильм

Әдәби дөньяны шау­латкан, күп кенә бәхәсләр кузгаткан Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериал төшерелеп беткән. Ул 8 өлештән торачак һәм «Россия» телеканалында күрсәтеләчәк.

«Чулпанны Зөләйха ролендә күрдем»

Әлегә сериалның каралама варианты гына әзер. Шулай да роман авторы аны югары бәяли. «Аксенов фест» фестивале кысаларында үткәрелгән очрашу вакытында да Гүзәл ханым сериалны  тулы метражлы нәфис фильм­га тиң дип атады.
– Беренчедән, актерлар хезмәте. Аларның эшен ньюанслы дип атар идем. Беренче сериянең башыннан азагына кадәр Зөләйха белән Мортаза карашлар белән генә аңлаша. Серия буена Зөләйха бары бер сүз әйтә. Әмма ул бик мөһим сүз. Аның нинди икәнен әйтмим, карагач, үзегез белерсез, – дип сер саклады автор.
Ул шулай ук сигез сериянең иң көчлесе дип нәкъ менә беренчесен атады.
Романны язучы, операторлар һәм режиссер эшен дә югары бәяләп, сериалда китапның 90 проценты файдаланылганын, ә калган 10 процентны сценарий авторлары уйлап бетереп, үзләреннән дә өстәвен әйтте.
«Зөләйха күзләрен ача» сериалының премьерасы көз айларында булачак, дип вәгъдә ителгән иде. Билгеле булганча, баш рольләрне Чулпан Хаматова һәм Рамил Сабитов башкара.
Баксаң, Гүзәл Яхина романны язганчы ук Зөләйха ролен Чулпан Хаматова уйналачагын күзаллаган булган икән.
– Зөләйха турында уйлаганда, иң беренче булып Чулпан образы күз алдыма килә. Без Чулпан белән Казанда туып-үстек. Берара бер үк мәктәптә укыганбыз, бер-беребезне белмәгәнбез, билгеле. Ул эчке яктан бик матур кеше, тышкы кыяфәтен әйтмим дә. Чулпан Хаматованың Зөләйха ролендә булуы өчен мин сөенәм, – ди Гүзәл Яхина.
Шунысы кызык: Гүзәл Яхинаның тормыш иптәше Чулпан Хаматова хакында: «Чулпан әйбәт актриса, әмма югары белемле кеше крестьянны уйный алырмы икән?» – дигән булган. Беренче серияне караганнан соң, фикерен тулысынча үзгәрткән.
Фильмда татар артистлары төшүдән тыш, музыкасын да яшь, талантлы татар композиторы Эльмир Низамов язган.
– Әлегә мин соңгы нәтиҗәне күрмәдем, әмма режиссер миңа юллаган материалда яңгыраган көйне Эльмир Низамов язганын беләм. Рәссам-куючы да Татарстаннан – хәзер Зөядә яшәүче Рәшит Сафиуллин. Фильмда да аның картиналарын күрергә мөмкин булачак. Алар үсеп җиткән Йосыфның рәссам булып киткәч ясалган рәсемнәре буларак төшерелде. Тагын бер кызыклы факт: фильмда кулланылган анимация авторы да Рәшит Сафиуллин. Башта, фильмда анимация кулланабыз, дигәч, мин моны бик аңламаган идем. Әмма зәвык белән эшләсәң, була икән, – дип, фильм хакында серләрне ачты автор.

«Дети мои» буенча фильм төшереләчәк

Заман тарафыннан кабул ителеп, егылып укый торган авторлар була. Әмма табадан төшкән һәр китабы буенча фильм төшерә торган язучылар сирәк. Бу бәлки, сыйфатлы пиарга да бәйледер. Матур итеп төреп биргән бүләкне дә без беренче ачып карыйбыз бит. Тик бу очракта, эчтәлектән башка, ялтыравык тышлык белән генә уңышка ирешеп булмый. Шуңа да Гүзәл Яхинаны безнең чорның иң популяр авторлары исемлегенә кертү дөрестер дә.
Гүзәлнең беренче китабы буенча фильм төшерелеп кенә бетте, ә инде икенчесенә Алексей Учитель хокукларны сатып та алган. Димәк, якын киләчәктә «Дети мои» фильмын да карарга насыйп булачак. Фильмның әлегә төгәл кайчан төшереләсе дә, нинди жанрда булачагы да билгеле түгел. Әмма Гүзәл үзе «Дети мои»­ны күбрәк анимацияле фильм буларак күрә икән.
– Әле сценарий язучы да табылмаган. Әмма Идел буе немецлары хакында язылган әсәр буенча төшереләчәк фильмда чын немецлар уйнаса, бик дөрес булыр иде, – дигән теләктә автор.
Сүз уңаеннан, Гүзәл үзе мәктәпкә укырга кергәнче үк немец сүзләрен белгән. Чөнки аның бабасы мәктәптә алман телен укыткан. Әлеге темага кагылуы да юкка түгел. Мәктәптә өлкән сыйныфларда укыганда, Гүзәл кайчандыр Казанның немецлар шәһәре дә булуын белә. «Бу минем күзаллауларымны тулысынча үзгәртте», – ди ул.
Бераз читкә китеп булса да әйтик, Казанга узган гасыр башында бик күп немецлар күченеп килә. Бигрәк тә галимнәр, профессорлар, фармацевтлар Татарстан башкаласында күп була. Казанның хәзерге Горький исемендәге Үзәк ял паркы да кайчандыр рус-немец Швейцариясе дип аталып йөртелгән. Казан университетында беренче лекция­ләрне немец профессорлары укыган. Хәтта Казанда беренче машина йөртү таныклыгы да немец кешесенә бирелгән.
Якоб Бах турында фильм чыкканчы әсәрне укырга киңәш итәр идем. «Зөләйха күзләрен ача»дан ул бик нык аерыла. Герой монда ярымфантастик. Гомумән, әсәрдә үзе дә чынбарлык белән уйдырма кушылган кебек. Кыскасы, озын көзге кичләрегезне ничек үткәрергә белмәсәгез, кулыгызга китап алыгыз!

Лилия МИНСАФИНА

Фото: tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading