Бу көннәрдә Казан ратушасында язучы Гүзәл Яхина «Дети мои» дигән китабын тәкъдим итте. Ул әдәбиятка рус телендә иҗат ителгән «Зөләйха күзләрен ача» әсәре белән килеп кергән иде. Язучы әлеге китабы өчен «Большая книга» һәм «Ясная поляна» премияләренә ия булды. Бүген «Зөләйха күзләрен ача» романы 30 телгә тәрҗемә ителгән.
«Дети мои» әсәрендә 1920-1930 елларда Идел буенда яшәгән немецларның тормышы сурәтләнә. Романның төп герое – Идел буенда яшәгән немец кешесе Якоб Бах. Автор үзе китабын «үз илендә дә, читтә дә урын таба алмаган үги халык турындагы әсәр» дип бәяләде. Гүзәл Яхинаның укучылары белән очрашуыннан өзекләр китерәбез.
«Өченче романым да тарихи булачак»
– Үз тормыш тәҗрибәсенә нигезләнгән бер китапны теләсә кем яза ала, икенче китапны язу һәм шундый ук югарылыкта калу авыррак була, диләр. Яңа романны язганда, мондый кыенлыклар белән очрашмадыгызмы?
– Чыннан да, беренче китап бик җиңел язылды. Ул вакытта аны бастырып чыгарырлармы, яратып укырлармы дип уйлап та карамадым. Икенче китапны язу авыррак бирелде. Беренче китаптагы кебек романның башта сценариен язып, аннан романга әйләндерәсем килгән иде. Озак тырыштым. Нәтиҗәдә бу идеядән баш тартырга туры килде. Китап язган вакытта курку хисе дә бар иде, бәлки шуңадыр да курку темасы романда кызыл җеп булып бара.
– Язучының бөтен китаплары гел бер тема тирәсендә генә әйләнә, диләр. Ике романыгызда да охшаш темалар бар, сез аны сизәсезме?
– Миңа Совет чорының баштагы еллары кызык. «Дети мои»да вакыйгалар 1916 елда башлана, 1938 елларга кадәр дәвам итә. «Зөләйха күзләрен ача» романында да сүз 1930-1946 еллар тирәсендә бара. Шуңа күрә бу ике китап бер-берсенә якын чорны колачлаган дип әйтә алам. Минемчә, нәкъ менә шушы вакыт Россия тарихы өчен хәлиткеч чор булган. Без ул еллардагы төеннәрне әле дә чишәбез, яраларны әле дә «ямыйбыз». Өченче романым да тарихи булачак.
– Ике романда да тарихи вакыйгалар кешеләр тормышын тамырдан үзгәртеп, геройны тегермән аша үткәргән кебек юк итә. Октябрь революциясен сез үзегез ничек кабул итәсез?
– Революциягә карашымны романнарымны укып та белеп була. Яңа китабымның дүрт бүлеге ил юлбашчысы – Сталинга багышланган. Романда аның исеме яңгырамый, «Ул», «Кунак» дип кенә бирелә. Ләкин беренче җөмләдән үк сүз Сталин турында барганын аңлаячаксыз.
Әкият белән чынбарлык кушылган
– Кешеләрдән читләшеп яшәгән героегыз Якоб Бах ахыр чиктә җәмгыятьтә үз урынын табачакмы?
– Романдагы вакыйгалар 30нчы еллар белән генә төгәлләнми. Тиздән 1941-1946 еллар, немецларны Россиядән департацияләү чоры җитүе сизелә. Әсәрдәге иң кызыклы, «тәмле» вакыйгалар, тиздән боларның барысы да булмый, тарих битләреннән юылып төшәчәк дигән мәгънә белән язылган. Шуңа да герой тормышта үз урынын таба алыр дип әйтә алмыйм. Ул, киресенчә, вакыйгалардан качарга тырыша, алардан курка. Соңыннан гына тормыштан качып булмаганлыгын аңлый. Идел елгасы монда тирән символикага ия. Китапның тышына игътибар итсәгез, герой су төбеннән атлап бара. Су монда тарих өермәсенә ишарә.
– Әсәрдә тормышта булган вакыйгалар алман әкиятләре белән үрелеп бара кебек...
– Китапны игътибар беләнрәк укыган кеше әкият алымнарын сизәчәк. Романның үз убыры, бәллүр табутта йоклаучы патша кызы да бар. 32 яшьлек Бахның 17 яшьлек кыз белән чаршау аша аралашып, бер-берсенә гашыйк булуы да бер әкият кебек. Алман фольклоры бик караңгы, куркыныч. Мин аларны Совет чынбарлыгы белән чагыштырасым килеп берләштердем. Укучы бу ике дөньяның кайсысы куркынычрак, мәрхәмәтсезрәк икәнен үзе аңласын. Әкият минем өчен төп метафора. Әкиятне алып атсак, чынбарлык кала. Мин хәтта детальләрне дә тормыштан алырга тырыштым. Идел буенда яшәп иҗат иткән немецларның китаплары, истәлекләре әле дә саклана. Китапларның күбесе готик шрифт белән язылган һәм чит илдә бастырылган. Мин аларны Вена, Мюнхен китапханәләреннән яздырып алдым. Кайберләре Мәскәүдә Ленин китапханәсендә бар иде. Аларда нәкъ менә Идел буе немецларының тормышы сурәтләнгән. Быел «Тоталь диктант» язылган текстны мисал итеп китерәм. Герой иртә белән йокысыннан тора да хуҗабикәләрнең, горла белән кычкырып, үз-үзен йокыдан айнытырга теләгәндәй җырлап эшләп йөргән тавышларын ишетә. Бу детальләр шушы колониядә булган кешеләрнең истәлекләреннән алып язылган. Әсәрдә «Дракон тебя раздери!» дигән җөмлә дә бар. Немецлар «җен», «шайтан» сүзләрен әйтергә курыккан, шуңа күрә аның урынына «аждаһа» сүзен кулланганнар.
– Язучы булып китүегезгә нинди авторлар тәэсир итте?
– Людмила Улицкая – минем яраткан авторым. Аның барлык әсәрләрен укыдым, кат-кат укылганнары да бар. Шуңа күрә бу авторлар минем язучы булып китүемдә дә зур роль уйнадылар дип әйтә алам. «Зөләйха»ны да беренчеләрдән булып Улицкаяга укытканнар. Мин аны белмәдем дә. Ишеткәч, бик дулкынландым.
Зөләйха ролен Чулпан Хаматова башкарачак
– Сценаристтан язучы чыга, язучыдан сценарист чыкмый, диләр.
– Сценарий яза белгән кешегә, минемчә, китап язу җиңелрәк. Бүген сценаристика белән әдәбият бер-берсенә бик якын килде инде. Әзер кино кадрларына охшаган китаплар күп чыга башлады. Кайбер романнар укыганда ук инде телевизор экранына керәм дип тора. Әйтик, күптән түгел генә «Весь невидимый нам свет» китабы чыкты. Аның һәр бүлеге – әзер кинематографик кадр.
– Романнарыгызга нинди фильмнар тәэсир итте?
– Минем беренче романыма Сергей Эйзенштейнның «Бежин лук» фильмы тәэсир итте. Фильм төшерелеп, монтаж ясалып беткәч тә, аны тыялар, ә соңыннан гомумән югалталар. Биредә совет авылында кулаклыкны бетерү күренеше сурәтләнгән булган. Хәзер бары тик съемка вакытында төшерелгән фото һәм сценарий гына сакланган. Менә шуларны 20 минутлык видеорәт итеп ясаганнар. Миңа шул да нык тәэсир итте. Бу чыннан да Эйзенштейнның иң яхшы фильмы булыр иде. «Дети мои» романына «Мартин Вагнер» («На переломе», «Ковер Стеньки Разина») кебек төрле исемнәр йөрткән фильм тәэсир итте. Ул 46 минут бара. Биредә бары өч кенә профессиональ актер катнаша. Калганнары – реаль немец колониясендә яшәүче кешеләр. Китаптагы Гофман образы тулысынча шушы фильмнан алынган.
– Казанда тиздән «Зөләйха күзләрен ача» романы буенча сериал төшерә башлыйлар, аның турында да сөйләп китсәгез иде.
– Сигез серияле фильм төшерергә җыенуларын үзем дә әле матбугаттан яңа гына укып белдем. Съемкалар август аенда башланып, беренче кар төшкәнче дәвам итәчәк. Фильмны Лаеш районында һәм Казанда төшерәчәкләр. Кама – Ангара, Татарстан урманнары Тайга булачак. Зөләйха ролен – Чулпан Хаматова, рус хатыны Настасьяны Юлия Пересильд башкарачак. Мин – бу процесста актив катнашмыйм, киресенчә, күп әйберләрне ахырдан гына беләм. Беренчел сценарийны миңа укыттылар, үз фикеремне әйттем. Мин – китапның гына анасы. Фильмның әти-әнисе режиссер белән продюсер булачак. 2019 елның икенче яртысында фильмны Россия каналыннан карап булачак.
«Бабам – немец теле укытучысы»
– Үзегез әлеге фильмда төшәр идегезме? Икенче китап буенча да фильм төшерергә уйласалар, ни диярсез?
– Юк, төшмәс идем. Икенче китап, минемчә, кино өчен яраклаштырылмаган. Төп герой күп очракта сөйләшми, аның турында фильм төшерү авыр булыр иде. Ә менә урамда үскән Васька – кызыклы персонаж. Ул, Бахтан сораусыз-нисез генә, хуторда яши башлый. Башта бер-берсен яратмыйлар. Соңрак Бах аны уллыкка ала. Менә ул – кино өчен шәп әйбер. Ә китап буенча фильм төшерергә теләк белдергән режиссер табыла икән, мин аның алдында баш иям һәм берсүзсез риза булам.
– Немецларга мәхәббәтегез каян килде?
– Минем әбием Байлар Сабасының 1нче мәктәбендә – рус теле, бабам немец теле укытучысы иде. Беренче немец сүзләрен мин нәкъ менә бабамнан ишеттем. Беренче белгечлегем буенча мин – немец теле укытучысы. Ул телдә чиста аралашам. Германиядә белем алдым. Миңа немец теле, мәдәнияте бик якын. Идел буена килгәндә, ул минем туган ягым.
Алисә Шәрәфиева язып алды
Фото: Татар-информ, Казан мэриясе порталы
Комментарийлар