16+

Иң канәгать эшмәкәрләр бездә яши

Үзебезнекеләр өчен куаныйк әле бер: иң канәгать эшмәкәрләр Идел буе төбәкләрендә яши икән.

Иң канәгать эшмәкәрләр бездә яши

Үзебезнекеләр өчен куаныйк әле бер: иң канәгать эшмәкәрләр Идел буе төбәкләрендә яши икән.

Сораштырганнар
Сораштыру сервисларының берсе уздырган илкүләм тикшеренүләр ачыклаган моны. Сораштыруда илнең төрле төбәкләрендә яшәүче бизнес ияләре (шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, хәтта теркәлмичә генә эш алып баручылар) катнашкан. Яртысы диярлек Россиядә үз эшеңне алып бару өчен тиешле шартлар тудырылган дип саный. Ягъни, мәсәлән, канәгатьләнү хисе кичерә. Һәр биш кешенең берсе барысы белән дә канәгать. Миллионнар һәм аннан да күбрәк эшләүчеләрдер инде болары. Хәер, бәхет, канәгатьлек хисе акча белән генә үлчәнми, анысы...

Һәм бик азы гына тиешле шартлар тудырылмаган, бар да начар дигән фикердә тора.
Канәгатьсезлек белдерүчеләрнең күпчелеге Ерак Көнбатыш федераль округында яшәүче эшмәкәрләр икән. Табигать шартлары, һава торышы белән аңлатыр идең, икенче урында баручы Төньяк Кавказ эшмәкәрләре дә шундый ук фикер җиткерә.

Канәгатьләр кайда яши?
Ә менә үз эшләреннән тәм табучыларның күпчелеге илнең көньягында – диңгез буйларында дип аңларга кирәктер һәм Идел буе төбәкләрендә яши, дөресрәге, эшли булып чыккан. Диңгез буйларында яшәүчеләрне аңларга була: анда сезон вакытында бар да нәрсәдер сата, тәкъдим итә, башка төбәкләрдән килүчеләрне, туристларны алдый-алдый нидер төртә...

Безнең якларда яшәүчеләрне нәрсә канәгатьләндерә икән – ул сорауга җавап юк. Мөгаен, әлеге хис халыкның сатып алу мөмкинлеге белән бәйледер. Ни генә әйтсәгез дә, Татарстан, Башкортстан, Самара, Ульян кебек өлкә-республикаларны хәерче дип әйтергә тел әйләнми.
Сораштырылучыларның күпчелеге, әлбәттә, салымнарның артык югары булуы белән канәгать түгел. Шуның белән үк бәйледер – хисап эшләренең артык күп һәм катлаулы булуларыннан зарланалар. Хәтта үз эшеннән тәм табып яшәүчеләр дә.

Кызык...
Дөрестән дә кызык: 20% эшмәкәр бизнес белән... чарасызлыктан шөгыльләнүе турына фикер белдергән. Ягъни боларның башка эше, башка керем чыганагы юк һәм алар, ни чарадан бичара дигәндәй, эшмәкәрлек юлына кереп киткән! Эшләре дә әйбәт кенә бара. Кызык: керемнәре ничә сумнар белән билгеләнә икән андыйларның? Бәлки наймга, кешегә, дәүләткә эшләүчеләргә дә бизнеска кереп китәргәдер? Шаяртам, әлбәттә. “Син дә – мулла, мин дә – мулла, атка печән кем сала” гыйбарәсен искә төшерергә калачак аннан соң.

Әлбәттә, мондый сораштырулар шартлы алар. Ил буенча 800 генә эшмәкәр яшәми бит. Ә менә аларның хезмәтен, товарын кулланучылар, ягъни сатып алучылар ни уйлый икән? Бәяләрдән, сыйфаттан, тизлектән, башкасыннан канәгатьме алар?
Бездән идея: матур саннар китереп чыгарыр өчен 800 сатып алучы арасында сораштыру уздырырга була. Бар да канәгать булачак аннан соң.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading