16+

И, Ходаем, и татар әдәбияты! Нәмә булды сиңа, нәмә эшләттеләр сине!

Миңа шул вакытта кинәт бик күңелсез булып китте. И, Ходаем, и татар әдәбияты! Нәмә булды сиңа, нәмә эшләттеләр сине! Торчы, Тукай, уян да әйт сүзеңне! Аңлат безгә, “... без дә Хакның бәндәсе!”. Аңлат: татар әдәбияты беркемнең дә вотчинасы түгел!

И, Ходаем, и татар әдәбияты! Нәмә булды сиңа, нәмә эшләттеләр сине!

Миңа шул вакытта кинәт бик күңелсез булып китте. И, Ходаем, и татар әдәбияты! Нәмә булды сиңа, нәмә эшләттеләр сине! Торчы, Тукай, уян да әйт сүзеңне! Аңлат безгә, “... без дә Хакның бәндәсе!”. Аңлат: татар әдәбияты беркемнең дә вотчинасы түгел!

Татарстан Язучылар берлегенең уставы ике генә матдәдән тора кебек миңа: 
1. Татар язучылары бар;
2. Татар язучылары бөек һәм алар тәнкыйтьтән өстен.

Һәр язучы шул ике матдәгә генә инанып яши һәм иҗат итә. Аларга сүз әйтергә ярамый, алар кагылгысыз, язганнары камиллекнең үзе. Әгәр, син язучы иҗатындагы фикерләреңә туры килмәгән нәрсәләрне күрсәтеп язасың икән – син дошман, син аңа каныгасың, үч аласың, батырырга тырышасың...

Бу, мөгаен, узган гасырның утызынчы елларыннан, Сталин репрессияләре чорыннан киләдер. Ул вакытта, әйе, тәнкыйть мәкаләсен конкрет максатны, көндәшеңне гаепләүне күздә тотып язганнар. Чөнки белгәннәр: әдәбият мәйданында талант көче белән сине читкә тибәрүчене сыйнфый сукырлыкта гаепләп язасың икән, тегене тикшерә башлыйлар, аннан басмый башлыйлар, аннан юкка чыгаралар. Шулай ук бу курку безнең геннарга ук кереп утырган мени инде?

Язучыга ике ноктадан карарга кирәктер: кеше, шәхес буларак һәм язганнарына бәя биреп. Әсәрләрендә әдипнең дөньяны ничек күрүе, яшәешне ничек бәяләве, җәмгыятькә, андагы тәртипләргә мөнәсәбәте чагылыш ала. Менә болар белән килешергә һәм килешмәскә мөмкин.

Язучының шәхси тормышы – хатыны, балалары белән мөнәсәбәтләре, хуҗалыгы, машинасының барлыгы-юклыгы, булса – нинди маркадан булуы читтә кала. Ул – кагылгысыз. Тәнкыйтче боларга төрттерсә, ул вакытта аны шәхси дошман итеп игълан итәргә ярыйдыр. Язганнарың халыкныкы, һәр кешенең аңа үз карашын белдерергә хакы һәм хокукы бар. Әгәр әсәрләреңне кагылгысыз саныйсың икән, ник аны бастырып әдәбият мәйданына чыгарасың? Сакла мендәр астында, беркем бер сүз әйтмәс. Бу, беренчедән. Икенчедән, әсәр тәнкыйть ителә икән, аңа бит әле “начар” ярлык тагыла дигән сүз түгел. Шулай ук аның авторының да талантлы булуы да инкарь ителми. Тәнкыйтьченең дә бит дөньяга карашы бар, ул да кешеләр арасында яши, ул да җитешсезлекләрне күрә, гаделсезлекләргә йөрәге әрни һәм әйтелгәннәрнең әдәбиятта урын алып укучының аңына барып җитүен тели.

“Бөекләребезнең” мыскыллы елмаюын күрәм: яз соң үзең. Әмма һәркемгә язу сәләте бирелмәгән. Укыйлар икән – сөенергә кирәк. Укучының укуы – бигрәк тә татар укучысы кимүенең – бәлагә әйләнеп баруын үзегез дә күреп торасыз, ләбаса. Менә бу яктан Камил Кәримов – чын аек акыллы кеше. Беренче очрашуыбызда ул: “Шушымыни инде Гомәр Даутов? Маладис!” – дип кулны кысты. 

- Камил абый, сезнең “Игезәкләр йолдызлыгы”на ару гына кагылган идем бит, – дидем, гадәттәгечә кырыслык, төксе караш булмавына гаҗәпләнеп. 
- Һәй, - Камил абыйның уң кулы җилкенә башлады, - дөрес эшләгәнсең. Иң главные – укыгансың бит син аны.

Белмим, нишләп алайдыр ул, тәнкыйтьчегә тәнкыйть ителгән язучылар гына түгел, хәтта әдәбият галимнәре дә кырын карый башлый. Мәсәлән, зур галим Әлфәт Закирҗанов бервакыт болай дигән иде: “Айдар Хәлимне “егетләребезне һәм картларны кыйната торган язучы” дип, Фәүзия Бәйрәмованың “Соңгы намаз”ында дин юлына кергән кызларны “саргаеп” беткәннәр, Вахит Имамовны татардан көлүче дип бәяләве бернинди кысаларга сыймый. Мин моны әдәпсезлек, әдип дигән исемне хурлау дип кабул иттем. Гомәр Даутов үз йөзен саклап каласы килсә, бүгенге сөйләшүдән соң әлеге авторлар алдында гафу үтенергә тиеш” (“Идел”, 2017, №6, “Идел” журналы КФУның Алабуга институтында үткәргән Г.Даутовның әдәби суд беркетмәсеннән). Менә Татар Язучылар Берлегенең 2нче матдәсе – кагылма! Кагылсаң – гафу үтен. Алай гына да түгел, әдәбият галиме хәтта шәхескә дә, фәкыйрегезнең интеллект дәрәҗәсенә дә шик белдерде: “Гомәр туган, әлеге авторларны, кара күзлегеңне салып, сәнгать әсәре буларак бәяләп, тагын бер кат укып кара әле, үзең дә ышанырсың. Хәер... аңларсың микән”.
Язучыларның язуга гына түгел, гомумән, алар турында әйтелгән сүзгә дә реакция әйтер идем, куркыныч була. Узган ел Чаллының иң олы 30нчы мәктәбе К.Сибгатуллин иҗатына багышланган укучыларның фәнни-гамәли конференциясен уздырды һәм бер секциянең жюри составына эксперт буларак мине дә чакырдылар. Төрле секцияләрдә Ф.Сафин, С.Якупова да эшләде.

Мин эшләгән секциядә бер укучы, Сирень Якупованың бер әсәрен алып, шуны анализлаган. Гөнаһлымын: минем бу әсәрне укыганым юк. Эчтәлеген укучы сөйләве буенча гына беләм. Анда бер карчык авылда яши, авыру, балалары шәһәрдә. Һәм аларның шәһәрдә булулары белән бәйле рәвештә бу карчыкның кичерешләре бирелә. Сорыйсы иттем:

– Бу әсәрнең авторы – Сирень Якупова – кайда яши, авылдамы, йә шәһәрдәме?

Баланың укытучысы чәчрәп чыкты:
– Шәһәрдә, шәһәрдә, Чаллыда яши, – укучылар конференциясендә, конкурсларда гел шулай: баладан сорыйсың, укытучысы тынычсызлана башлый.

Йә, ярар, сүзебез башкада.

Комиссиябез эшне тәмамлап, баллар куеп, урыннарны билгеләп, йомгаклау өлешенә кадәр булган вакытны үткәрергә дип коридорга чыгуга, яныма Сирен Якупова килеп җитте. Чын менә, битләре агарган, хәтта иреннәре дә калтырый сыман, күзләрдә хәлиткеч көрәшкә әзерлекле ялкын:
– Син мине нишләп шәһәрдә яши дип әйтәсең?
– Бәрәч! Син авылдамыни хәзер?
– Юк, ну бит син мине кайда яши дип сорагансың...

Миңа шул вакытта кинәт бик күңелсез булып китте. И, Ходаем, и татар әдәбияты! Нәмә булды сиңа, нәмә эшләттеләр сине! Торчы, Тукай, уян да әйт сүзеңне! Аңлат безгә, “... без дә Хакның бәндәсе!”. Аңлат: татар әдәбияты беркемнең дә вотчинасы түгел! Әдәбият – иҗтимагый гамь, фәлсәфи уйланулар мәйданы. Борынгы әдәбиятыбызның Сәиф Сарай, Котб кебек чын бөекләре, рольләрен кечерәйтергә тырышып, үзләрен автор түгел, “тәрҗемә кылучы” дип күрсәтә торган булган.

Әйтергә кирәк, тәнкыйтькә классикларыбыз да бик талымлы һәм аны бик киеренке кабул итәләр. Мәсәлән, Гомәр Бәширов “Казан утлары” журналының 1983 елгы 2нче санында чыккан Аяз Гыйләҗевнең “Тынычлану зарарлы” мәкаләсе турында болай ди: “Язучыларга (А.Гыйләҗевнең – Г.Д.) мөнәсәбәте тупас, элекке ломовойларга, әйтерсең, язучылар аңа батрак булып язылганнар да өсләренә алган вазифаларын үтәмәгәннәр. Ә бу биленә таянып торган бай сыман аларга җикеренә. Чын әдип алымы түгел бу, бик зур дорфалык бу” (Бәширов Г. “Күңел дәфтәре”. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 315 б.). Чөнки бу мәкаләсендә Аяз ага аксакалның иҗатына бераз тискәре мөнәсәбәт белдергән, ахрысы. Ә шул санда чыккан Т.Галиуллинның “Нәфисәләр юксындыра” мәкаләсе хакында ләм-мим, чөнки исеменнән үк күренгәнчә, әдипнең “Намус” романы каһарманы идеал-үрнәк итеп куела.

Белмим, фикерләремне аңлата алдыммы, юкмы. Тәлгать Галиуллин “Әдәбият – хәтер хәзинәсе” (Мәгариф, 2008) китабында Гомәр Бәшировның “Һай, телем, һай, телем җитсә иде. Күңелем белән әллә ниләр сизәм, ә яза башласам, ул шундый коры чыга, мин күңелемдәгенең чиреген дә әйтеп бирә алмыйм” дигән сүзләрен китерә. Шундый олуг, олы-олы романнар авторы да шулай дигәч инде, әдәби әсәрләрне сәнгать әсәре буларак та аңламаган безләргә нәрсә кала?!

Гомәр Даутов.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading