16+

«Иң мут кеше техника ясый»

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүче, үз кулы белән биш трактор җыйган Ильяс Мөхәммәтов шулай ди. Бу эшкә ул 90нчы елларда ук керешә. Шактый гына техниканы җыеп, яңадан да сүтәргә туры килгән. 

«Иң мут кеше техника ясый»

Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яшәүче, үз кулы белән биш трактор җыйган Ильяс Мөхәммәтов шулай ди. Бу эшкә ул 90нчы елларда ук керешә. Шактый гына техниканы җыеп, яңадан да сүтәргә туры килгән. 

– Гараждан өс киемемне пычратып кергән саен, хатын ачулана. Ә мин аңа, түз инде, синең эшеңне дә җиңеләйтәм, дим. Хәйләкәр кеше техника ясый инде ул.

Бәрәңге утырта, төбен өя, сукалый, казый да торган әйберләр эшләп куйдым. Кемнең эшен җиңеләйттем? Хатынныкын! Аңа да, миңа да эш калмый. Көз көне тирес, кышын кар түгәм. Бер тракторымны сеңлемнәр Түбән Камага алып китте, алардан күреп, күршеләре сораган. Балыкчылар да алып китте бер тракторымны. Минем аның саен күңел үсә. Көненә бер гараж­га чыкмый калмыйм, – ди ул. 

Ильяс абый 51 ел машина руле артында. Армиягә киткәнче, комбайнда эшләгән. Армиядә ике ел батальон командирын йөрткән. Аннан кайткач, СПТУда шоферлыкка укыган, читтән торып, механик һөнәрен дә үзләштергән. Коммуналь хуҗалык машинасында да, автотранспорт предприятиесендә дә эшләргә туры килгән. Газчы да булган. Аннары Казанга китеп, ун ел милициядә хезмәт иткән. Кабат колхозга кайтып эшләгән, клубта да эшләп алган. 

Үзе йөри торган тракторның кузовы – запас частьларга дип алган «Шевроле Нива» машинасыныкы, двигателе – «Ока»ныкы. Двигательгә «Волга» машинасыннан алып, тизлек алмаштыру тартмасын да урнаштырып куйган. Әле тагын «Ока»ның да тизлек тартмасын беркеткән. Барысы 16 төрле тизлектә эшли булып чыга. Тракторның арбасын да үзе эшләп куйган. 

– Интернеттан карап өйрәнәсеңме, дип сорыйлар. Интернетны бөтенләй кулланмыйм. Барысын да үзем уйлап эшлим. Эшлим, туры килмәсә сүтәм, тагын уйлап йөрим дә икенче төрле эшләп карыйм. Иркенләп эшләсәң, ел буена бер трактор җыела. 5-6 мең сумлык «Ока» мишиналарын алып кайтам да, нәрсәсе бар, бөтенесен сүтеп алып, эшкә җигәм, – ди ул. 

Бакчасына иске душ кабинасын алып кайтып куйган. Аны биек бакка тоташтырган. Бакка су тула да аның басымы белән душ кабинасына килә.
Ильяс абыйның гаражында исә 1954 елгы «ГАЗ-69» машинасы да бар. Шушы иске машинаны алып кайтып, сүтеп яңадан җыйган. 

– Бу минем өчен бигрәк тә якын, армиядә батальон командирын шушындый машинада йөрттем. Комсомолның беренче секретарен да шушындый машинада йөртергә туры килде. Шул яшь чак­ларның истәлеге итеп тотам, – ди Ильяс абый.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading