“Шәһри Казан”ның вконтактедагы сәхифәсендә (vk.com/shahrikazanda) Лениногорск шәһәреннән Тәслимә Рафикованың чип-чиста табалары фотосын куйган идек. Аларны ничек чистартуын да язган иде ул. Һәм китте шуннан бәхәс: табалар шулай ялтырап торса яхшымы, әллә кара янган табалар шәбрәкме. Тыңлап карыйк әле фикерләрне.
Скопировать ссылку

Гөлнур Әгъзамова: Пешермәсәң, таба да каралмый, пешергәч карала инде. Элекеләр әйтә иде: каралган табада камыр әйбәтрәк пешә дип. Үземнең дә 35 ел элек алган табам бар, яратам да инде шуны, Элек мичтә пешергәч каралган инде ул.
Комментарийлар
0
0
Хэерле кэннэр! Табаларны чистартырга киңәш итмэс идем, ул катлам канцероген матдэлэр бүленеп чыгудан саклый.
0
0