16+

Иң тулы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” басылган

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” алты томда нәшер ителгән. Аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре әзерләгән.

Иң тулы “Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” басылган

“Татар теленең аңлатмалы сүзлеге” алты томда нәшер ителгән. Аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре әзерләгән.

“Алты томлык сүзлек - гомуми күләме ягыннан сүзлекләрнең иң тулысы. Мин татар телендә башка моннан да тулырак сүзлек барлыгын әйтә алмыйм. Чагыштырсак, 70-80 елларда чыккан өч томлык сүзлектә 36 мең сүз булган. Аннан соң 2005 елда бер томлык аңлатмалы сүзлек бастырылган иде. Аның күләме – 56 мең сүз. Һәм бу алты томлык сүзлеккә 70 мең чамасы сүз һәм 10 меңнән артык фразеологик берәмлек кертелде”, – диде Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының лексикография бүлеге мөдире Ринат Сәфәров.

Аның сүзләренчә, сүзлекләрнең шундый үзенчәлеге бар: алар чыгу белән искерә башлыйлар. “Сүзлекләр һәрвакыт кичәге көнне чагылдыра. Берникадәр вакыт үткәннән соң, нинди сүзлек булуына карамастан, ул үзенең актуальлеген югалта башлый. 30-40 елдан соң тарихны чагылдырган документка әйләнә. Шуңа күрә һәрвакыт яңадан-яңа сүзлекләр төзү зарурлыгы бар”, – дип аңлатты Ринат Сәфәров.

Сүзлекнең аерым томнарын төзүгә бик күп авторларның өлеше кергән. Барлык томнарын да төзүдә катнашкан төп авторлар:  Фәридә Таһирова, Илһамия Сабитова, Фирая Гаффарова, Гөлзада Саберова, Эльвира Сафина, Ольга Галимова. Сүзлекнең фәнни редакторлары: Фирая Гаффарова (I–III томнар), Гөлзада Саберова (I–II томнар), Фәридә Таһирова (I–VI томнар), Ринат Сәфәров (III–VI томнар).

Әлеге сүзлекләрнең өч томын Татарстан китап нәшрияты кибетләреннән сатып алырга мөмкин. Калган өч томын әзерлиләр. Бу китапларның шулай ук электрон варианты да гамәлдә. Аны Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының рәсми сайтындагы TATZET платформасында табарга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading