16+

Иң яхшы дөнья чемпионаты бездә узды!

Футбол буенча дөнья чемпионаты ким дигәндә ике илне – Франция белән Россияне бәхетле итте. Беренчеләре җиңү шатлыгыннан “айный” алмаса, икечеләре әле дә футбол китергән спорт бәйрәме тәэсирендә яши.

Иң яхшы дөнья чемпионаты бездә узды!

Футбол буенча дөнья чемпионаты ким дигәндә ике илне – Франция белән Россияне бәхетле итте. Беренчеләре җиңү шатлыгыннан “айный” алмаса, икечеләре әле дә футбол китергән спорт бәйрәме тәэсирендә яши.

Футбол буенча дөнья чемпионатын кабул итү мөмкинлеген Россия 2010 елда откан иде. Татарстанның спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, әлеге шатлыклы хәбәргә россиялеләр үзләре дә озак ышанмый торган. Ә чит илләр мондый зур чараны без лаеклы дәрәҗәдә үткәрә алмабыз, дип шикләнгән.

- ФИФА (Халыкара футбол федерациясе) Президенты Джанни Инфантино  Россиядә узган чемпионатны тарихта иң яхшы чемпионатларның берсе дип билгеләде. Без исә оештыру ягыннан кимчелекләр булыр дип бер дә шикләнмәдек. Ә менә футбол буенча ил җыелмасы шундый яхшы нәтиҗәләр күрсәтер дип уйламадык та. Футбол безне тагын да берләштерде, - ди Владимир Леонов.

Казан чемпионатның алты матчын кабул итте. Без быел дөнья чемпионнары исемен яулаган Франция «Казан-Арена» стадионында ике тапкыр уйнады, футбол «йолдызларын» үз күзләребез белән күрдек, дип горурланып сөйли алабыз. Спорт министры сүзләренчә, һәр алты уен вакытында да уртача өч гол кертелгән. Казан тамашачысы 19 гол шаһиты булган. Татарстан башкаласындагы матчларны стадионда барлыгы 254 448 тамашачы караган, шуларның 60 проценты чит ил кешеләре. “Казан” гаилә үзәге каршындагы Fan-Fest җанатарлар фестивале мәйданчыгында исә футболны 800 мең кеше караган.

- Кайбер көннәрдә хәтта җанатарлар фестивале мәйданын, куркынычсызлык кагыйдәләрен искә алып,  ябарга туры килде, чөнки анда халык артык күп килде. Башка шәһәрләр белән чагыштырганда, иң зур мәйданнарның берсе бездә булса да, фан-зона тиз тула иде, - ди Владимир Леонов.
Футбол буенча дөнья чемпионаты да Универсиада, Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты кебек үзеннән соң бай мирас калдырды. Хәзер “Казан-Арена” стадионы дөньяда иң яхшы стадионнарның берсе булып санала. Тиздән анда Татарстанның Спорт музее булдырылачак. Идел буенда урнашкан “Свияга” комплексында футбол мәйданы барлыкка килде. “Динамо” базасы, “Хезмәт резервлары”, “Элекон” стадионнары яңартылды. Хәзер алар Татарстанның яшь футболчыларын көтә.

- Стадионнардагы газонны ясалма газонга алыштырачакбыз. Чын газонны тоту бик кыйммәткә төшә, - дип киләчәккә планнары белән дә уртаклашты Владимир Леонов.
Казан уеннар гына үткәреп калмады. Япония, Австралия, Колумбия кебек футбол буенча ил җыелмаларын кунак итте. Алар “Ак Барс”, “Рубин”, “Свияжские холмы» базаларында яшәде, чемпионатка әзерләнде.
- Спортчылар бик эмоциональ кеше түгел. Ошаса - “ошады”, ошамаса - “ошамады” дип әйтәләр. Мин шуны әйтә алам, безнең тарафка бернинди тәнкыйть тә булмады, - диде министр.

Сер түгел, илебезгә килгән туристларның күбесе Россиягә кире кайту теләге белән киткән. Алар өчен шатлыклы хәбәр – чемпионат өчен ясаткан Fan-ID – җанатар паспортлары ярдәмендә алар ел ахырына кадәр безгә визасыз кунакка килә ала.

Алисә Шәрәфиева

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X