16+

Иң яхшы хат ташучылар бүләкләнде

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте, 2018 елның беренче ярты еллыгына язылу компаниясенә нәтиҗә ясап, хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында җиңүчеләрне билгеләде.

Иң яхшы хат ташучылар бүләкләнде

“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте, 2018 елның беренче ярты еллыгына язылу компаниясенә нәтиҗә ясап, хат ташучылар һәм почта бүлекчәләре арасында җиңүчеләрне билгеләде.

“ТАТМЕДИА” җәмгыятенең генераль директоры Андрей Кузьмин почта хезмәткәрләрен стратегик партнерларыбыз дип атады. Уртак хезмәтнең нәтиҗәсе дә әйбәт: 2018 елның беренче ярты еллыгында 232 000 данә газета-журнал үзенең укучысын тапты. Соңгы вакытта почта бүлекчәләрендә газета-журналларны берәмтекләп сату да артты. Интернет күпме генә алга китмәсен, газета-журналларны кулына алып, битләрен ачып укырга теләүчеләр бар.

Почта хезмәткәрләрен бүләкләү чарасы тугызынчы тапкыр үткәрелә. Андрей Кузьмин бәйге алга таба да оештырылачак диде. Җиңүчеләрне биш номинациядә атап үттеләр. Иң күп газета-журналга яздырган авыл, кечкенә шәһәр, шәһәр хат ташучыларына, иң күп журналга яздыручыларга  - 15000 сум, иң яхшы эшләгән почта бүлекчәсенә 30 000 сум премия бирелде.

“Кече шәһәрләр арасында иң яхшы хат ташучы” исеменә Азнакай шәһәреннән Әлфия Галиева  лаек булды. Йөгереп кенә йөри диләр аның турында. Әлфия 30 ел төзүче булып эшләгәннән  соң хат ташучы хезмәтенә килгән. Лаеклы ялга чыкканына дүрт ел булган, шулай да яраткан хезмәтеннән аерылырга теләми. Җитез хат ташучы чаңгыда ярышып та беренче урын алган.

- Без үзебез дә китап укып үскән балалар. Китапны, газета-журналларны берни дә алмаштыра алмый. Мин үземнең әбиләремне дә бик яратам, - ди Яшел Үзән шәһәреннән Алла Свечихина, “Иң яхшы шәһәр хат ташучысы” номинациясе җиңүчесе. Ул аларны коймак, беленнәр пешереп тә сыйлый икән.

Иң яхшы почта бүлекчәсе дип Әлки районының Баазрлы Матак бүлекчәсе табылды.
Бәйге тугыз ел уздыру дәверендә 15 почта бүлекчәсеннән 30 хат ташучы бүләкләнгән. 

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading