16+

Иң яхшы сәлкешләр «Сәмрух» премиясен ала

Сәлкешләр чираттагы «Сәмрух-2017» премиясенә әзерләнә. 12 декабрь көнне Сәләт йортында премиянең «Ел сәлкеше» номинациясендә катнашучыларын сынадылар. Җиңүчеләр 8 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узачак тантаналы чарада билгеле булачак.

Иң яхшы сәлкешләр «Сәмрух» премиясен ала

Сәлкешләр чираттагы «Сәмрух-2017» премиясенә әзерләнә. 12 декабрь көнне Сәләт йортында премиянең «Ел сәлкеше» номинациясендә катнашучыларын сынадылар. Җиңүчеләр 8 февраль көнне Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә узачак тантаналы чарада билгеле булачак.

«Сәмрух»ның максаты – иң актив, иң сәләтле балаларны билгеләү. «Сәләт» клубы президенты Игорь Смирнов сүзләренчә, әлеге премия сәлкешләр өчен бер стимул булып тора. 

– «Сәләт»тә «сары галстук» дигән төшенчә бар, аны аланның иң актив сәлкешләренә бирәләр. «Сәмрух» премиясе «сары галстук»тан да югарырак. Бу – яхшыларының иң яхшысы дигән сүз. Бала һәрвакыт ниндидер максат белән яшәргә тиеш. Әлеге премия шуңа этәрә, – ди Игорь.

«Сәмрух» статуэткасын алу елның иң яхшы, әйдаманы, сәлкеше исемен йөртүгә тиң. Җиңүчеләргә акчалата премия дә каралган. Аны сәлкешләр, «Сәләт» дөньясына битараф булмаган кешеләр үзләре җыя. Узган ел selet.biz сайты аша 140 меңгә якын акча җыелган. Әлеге сумманы җиде номинациягә тигез итеп бүлгәннәр. Шулай итеп, җиңүчеләр 20 меңлек премия алган. «Сәмрух» премиясе быел да шул система буенча эшләячәк.

«Ел сәлкеше» номинациясендә катнашучы Лия Коган быел гына да «Сәләт»нең ун проектында катнашкан.

– «Болгар туган тел», «Сәләт – Имәнкәй», «Сәләт – Саба», «Сәләт»нең Биләр форумнарында сәлкеш буларак катнаштым. «Сәмрух – 2016» премиясендә, «Бика-фест» фестивалендә оештыру комитеты әгъзасы булдым. Беренче тапкыр «Сәләт»тә 2016 елда катнаштым. Монда килергә апаларым тәкъдим итте. Хәзер мин «Сәләт» белән яшим. Ул булмаса, мин шундый уңышларга ирешә алмас идем, – ди кыз.

Җиңүгә номинантларның тагын берсе – Тимерхан Шәйхетдинов. Ул «Сәләт»тә хәйран гына эшләр башкарган. «Сәләт – Яшел Үзән» клубы рәисе булып тора. «Безнең фикер» дебатлар клубының иң яхшы спикеры исемен алган кеше. Быел «Сәләт – Биләр» форумында «сары галстук»ка ия булган. Моннан тыш Тимерхан әле Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчесе дә. Иң зур уңышларының берсе – «Сәләт» викимәктәбе.

– «Сәләт» өч телле мохит булганга, без Википедиядә татар, инглиз, рус телләрендә мәкаләләр урнаштырабыз. Әлеге проект белән төрле җирләргә йөрибез. Тиздән Көньяк Африка республикасына барачакбыз, – ди Тимерхан.

«Сәмрух» премиясендә шулай ук «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел аланы», «Ел клубы», «Ел кулдашлары», «Сәләт җыры» номинацияләрендә җиңүчеләрне ачыклаячаклар. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading