16+

Яшьлегемә юлы булса да, кайтмас идем...

Картлык гел яшьлеккә кызыгып, алай гына да түгел, бераз көнләшеп тә карый ул. Болай дип Америка ачмавымны яхшы аңмыйм, дөресе дә шул бит.

Яшьлегемә юлы булса да, кайтмас идем...

Картлык гел яшьлеккә кызыгып, алай гына да түгел, бераз көнләшеп тә карый ул. Болай дип Америка ачмавымны яхшы аңмыйм, дөресе дә шул бит.

Яшьлек матур, чибәр, янып тора. Картлык җыерчыклы, ямьсез, авыруларга уралган. Тормыш тәҗрибәсен санамасаң, бер сокланыр җире дә юк. 
Алай дисәң, яшьлек тә картларга кызыгып карый торгандыр әле: дипломы бар, фатиры алынган, эш эзләп каңгырап йөрисе юк. Элек: «Яшьлеккә һәркайда юл ачык», – дип җырлый идек тә, хәзер дә шулаймы соң ул?

Гаиләбезне сөендереп бер-бер артлы дөньяга килгән улларыбыз хәзер инде икешәр метрлы егет булды. Бергә үскән дуслары да алардан калышмады. Өйгә килсәләр, нарат урманына кергәндәй хис итәм үземне. Шуңа да бүгенге заман яшьләренең нинди уй-максатлар, нинди борчулар белән яшәгәнен яхшы беләм дип әйтә алам. 

Улымның бер дусты Рамил (исеме билгеле сәбәпләр белән үзгәртелеп бирелә) мисалында яшьләрне нинди юллар көткәнен күрсәтеп бирергә исәбем. Укуы шактый әйбәт булса да, 11нче сыйныфтан соң ул бүтәннәр шикелле югары уку йортларын штурмласа да, аңа студент булу бәхете язмаган икән.
Башта азрак кәефе төшсә дә, әлләни кайгырмады. Укырга керә алмаган бер ул гына түгел лә. Ходай исәнлеген бирсә, эшләр, аннары белемне читтән торып алырга да була бит әле. Ләкин эш табуы укырга керү шикелле үк авыр булып чыкты. Унсигез яше тулу белән алган машина йөртү таныклыгын тотып, кая гына бармады егет.

Нинди генә ишеккә керсә дә: «Эш тәҗрибәң бармы?» – дип сорадылар. Бу сорауга ни дип җавап бирсен инде?! Тәҗрибә туплар өчен елларның тезелешеп узуы кирәк бит – аңа әле 18 яшь кенә, кем әйтмешли, барысы да алда. Уку белән дә эш белән дә шулай уңышсыз килеп чыккач, егетнең сөмсере коелды, билгеле. Тик дуслары: «Борыныңны төшермә, бер син генә түгел бит мондый хәлдә», – дип юаттылар. Дөрес, Рамил эшсез тормады: кайда машина юарга ярдәм итте, кайда таксист булып акча эшләде, Ләкин типсә тимер өзәрлек егеткә бу гына аз иде, билегеле. 

Ә көннәрдән бер көнне болай да читләтеп урап йөргән бәхет аңардан бөтенләй йөз чөерде. Телефонына килгән СМСтан аяз көнне яшен суккандай булды. Дусларын полиция хезмәткәрләре кулга алган, кайберләренең өйләренә тентү белән дә кергәннәр икән. Үз гамәлләрендә канун бозылырлык сәбәп күрмәсә дә, чакыру кәгазе Рамилне дә эзләп тапты. Дусларының берсе аның фамилиясен дә атагач, егет өчен дә ирек чикләнде. Ярый инде, әллә әбисенең елый-елый укыган догаларының файдасы булды, әллә адвокатлары яхшы кеше булып чыкты, бәхеткә, хаклык җиңеп, егетләр сак астында бер генә тәүлек тордылар. Ләкин ул төнне беркайчан да оныта алмас Рамил. Бигрәк тә, әнисе өчен борчыла егет. Әнисенең йөрәге сау түгел бит, берәр нәрсә булса, Рамил үзен беркайчан да гафу итә алмаячак. 

Шәһәрдә машина тәгәрмәчләрен урлап сата торган караклар төркеме оешкан икән. Менә шул эштә тиешсез вакытта тиешсез урында йөргән егетләрдән шикләнгәннәр. Машина тәгәрмәчләрен алар урламады анысы, ләкин моны ничек итеп тикшерүчегә аңлатырга? Ярый инде, бер тәүлек дигәндә чын каракны таптылар да бу гаепсездән гаепле егетләрне азат ителәр. 

 Гражданкада яшәү көннән-көн авырлашканын сизгән егет ил алдындагы хәрби бурычын үтәргә уйлап, хәрби комиссариат бусагасын атлап керде. Бәласенннән баш аяк, барыбер бер барасы, армия хезмәтен узып кайткач, бөтенләй башка төрле тормыш көтә, ди бит әнә дуслары. 
Сәламәтлеге яхшы дип табылган егетне хәрби комиссариатта кочак җәеп каршы алдылар һәм Омск каласына десантчылар мәктәбенә җибәрделәр. Күз күрмәгән, колак ишетмәгән як булса да, зәңгәр берет кию күп егетләрнең хыялы гына булып калганнын белгән Рамил хәрби хезмәттән зарланмады, иптәшләренә гел яхшы хәбәрләр генә җибәреп, әнисен дә булдыра алганча юатып торды. 

 Ә бер көнне күңел бернинди бәла да көтмәгәндә телевизор экраны куркыныч хәбәр ирештерде – Омск каласында төн уртасында десантчы егетләрнең казармалары ишелгән. Һәлак булучылар даҗәрәхәт алучылар да шактый икән. Омск десантчылары дигәч тә күз алдына Рамил килеп басты, ул да шунда бит. Исән генә булса ярар иде, бигрәк яши генә башлаган бит әле. Без бөтен дуслары, танышлары шулай уйлап куйдык. Бәхеткә, язмыш бу юлы Рамилне аярга уйлаган, күрәсең. Ишелү егет яткан караваттан ун метр гына булса да, читтәрәк узган. Ләкин төнге мәхшәрне, иптәшләренең үлемен күрергә, стресс кичерергә туры килгән егеткә. Шөкер, хәзер тагын: “Барысы да әйбәт, минем өчен борчылмагыз!» – дигән хәбәрләрен еш җибәреп тора, үзе өчен ут йотып яшәвебезне аңлыйдыр. 

Дөньялар тыныч булсын да, инде бүтән бәла-каза, афәтләр күрмичә, исән-сау өенә кайтырга язсын иде кайткач та бәхет кенә көтеп торсын иде үзен. Аны гына түгел, башка егет-кызларны да. 

Менә шуларны белгәнгә, минем яшь буласым килми дә инде. Яшьлегемә юл булса кайтыр идем диючеләрдән аермалы буларак, юлы булса да, кайтмас идем. Яшьләрдән һич кенә дә ак та, кара да көнләшү белән дә көнләшергә җыенмыйм. Мин илллене узган кешенең гомере күпкә бәхетлерәк тоела миңа. Торырга өем бар, насыйп яр табылган, балалар да туып, инде үскәннәр дә, гомер буе яраткан эшемдә эшләдем. Бәхетле булыр өчен адәм баласына тагын ни кирәк булсын инде?
 Ә яшьләрнең әле боларның барысына да ирешәсе, гомер юлын лаеклы узасы бар. Бүгенге болгавыр заманда моның бик җиңел эш түгеллеген барыбыз да белә. Хәер, бу минем шәхси фикерем генә. Бәлки бүтәннәр башкача уйлыйдыр?

Фото: https://pxhere.com/

Язмага реакция белдерегез

8

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading