16+

“Ибн Фадлан” фильмы прокатка чыга

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында фильмның премьерасы Казанда, Мәскәүдә һәм Алабугада күрсәтелгән иде инде.

“Ибн Фадлан” фильмы прокатка чыга

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 еллыкны бәйрәм итү кысаларында фильмның премьерасы Казанда, Мәскәүдә һәм Алабугада күрсәтелгән иде инде.

Картина аншлаг белән узды, моннан тыш ул Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачыш фильмы булды, аны ике меңнән артык тамашачы карады, дип хәбәр итте “Татаркино” директоры Миләүшә Айтуганова  журналистларга.  

Аның сүзләренчә, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм Ислам мәдәнияте, фәне һәм мәгарифенә ярдәм итү фонды заказы белән төшерелгән “Ибн Фадлан” фильмын бөтен кеше дә карый алырга тиеш дигән максат белән, аны киң прокатка чыгарырга булганнар. 

– Аны беренче чиратта Татарстанда булган кинотеатрларга бирәбез. Шул ук вакытта Самарадан да сорап шалтыраттылар. Беренче чиратта Башкортстанда да күрсәтеләчәк. Калган төбәкләрдә Татарстан көннәре кысаларында күрсәтелер дигән ният бар. Болардан тыш Төркия белән дә сөйләшүләр алып барыла, – диде ул. 

Профессиональ продюсер буларак, фильмны башкарак форматта биреп булуын да искәртте Миләүшә Айтуганова. 

–  Ибн Фадланның сәяхәте тулы метражлы нәфис фильм итеп төшереп була торган тема. Шулай ук аны документаль фильм рәвешендә аерым да төшереп булыр иде. Ни өчен дигәндә, документаль фильмны мәктәпләргә дә биреп була. Сөйләшүләр алып барып карадык. Әмма 100 минутлык дигәч, мәктәпләр өчен туры килми, диделәр. Ике форматта эшләнсә, аудиториясе киңрәк булыр иде дип уйлыйм, – диде ул.

Фильмның режиссеры Айназ Мөхәммәтҗанов, тарихи картина булуга карамастан, аны бик кыска вакыт эчендә төшерүләрен бигеләп үтте. Картина документаль һәм уен өлешеннән тора, дөресрәге, алар үзара чиратлашып бара. Документаль өлеше – Казан, Мәскәү, Санкт-Петербургта һәм Үзбәкстанда, уен күренешләре Әтнә районында, Әстерханда төшерелгән. 

–  Бу проект безнең өчен кызыклы булды. Анда катнашучылар яңа тәҗрибә туплады, һәм соңыннан алар, тарихыбыз белән горурлык хисләре тойдык, диделәр. 
Төп рольне Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры актеры Зөлфәт Закиров уйнаган. Актерның үзе әйтүенчә, фильмда төшү барышында ул ислам диненә кагылышлы шактый мәгълүмат туплаган.

Фото: https://dumrt.ru/ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading