16+

Җиде сәгатьлек утырыш нинди үзгәрешләр китерде?

Чәршәмбе көнне Дәүләт Советының 48нче утырышы узды. Июльдә бишенче чакырылыш парламентының соңгы утырышы үтәчәк.

Җиде сәгатьлек утырыш нинди үзгәрешләр китерде?

Чәршәмбе көнне Дәүләт Советының 48нче утырышы узды. Июльдә бишенче чакырылыш парламентының соңгы утырышы үтәчәк.

Калган эшкә кар яудырмас өчен, депутатлар маңгай тире түгә-түгә законнар, хәлиткеч карарлар кабул итеп, башка төрле мөһим мәсьәләләрне карарга ашыга. Иртәнге 10да башланган сәяси сессия кичке биштә генә тәмамланды. Сүз уңаеннан, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советына сайлау 8 сентябрьдә үтә, дип карар кабул итте утырышта депутатлар.

Кем килә дә кем китә?

Шушы утырыш кимендә ике кешенең биографиясендә уелып калыр булса кирәк. Роман Шәйхетдинов Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булудан туктап, вице-премьер вазыйфасында гына кала. Рөстәм Миңнеханов аңлатканча, Роман әфәнде "Иннополис" проекты белән ныклап шөгыльләнәчәк.
"Иннополис - республика күләмендә генә түгел, федераль әһәмияттәге проект. Бу эш күп көч һәм вакыт, шул исәптән федераль ресурслар белән эшләүне таләп итә, шуңа күрә күпчелек вакытын аңа Мәскәүдә үткәрергә туры киләчәк", - диде республика җитәкчесе.

Аның каравы, министр кәнәфие буш тормаячак, аның яңа хуҗасын утырышта Рөстәм Миңнеханов игълан итте. Әлмәтнең инде элеккеге башлыгы дисәк тә була Айрат Хәйруллин үзен бер дигәноештыручы буларак танытты,  шәһәр һәм район өчен күпне эшләде, шулай ук электрон хакимият проекты белән шөгыльләнде, дип бәя бирде яңа министрга республика Президенты.

Һәр тиен исәптә

Сессия алдыннан Дәүләт Советындагы "Бердәм Россия" фракциясе утырышы үтте. Анда илкүләм проектларның үтәлешен тикшерү турында фикер алыштылар, фракциянең һәр әгъзасы моның белән үз округында шөгыльләнәчәк. Март аенда партия тарафыннан илкүләм проектларның үтәлешен тикшерүгә юнәлтелгән эшче төркем төзелеп, аны парламент башлыгы урынбасары Татьяна Ларионова җитәкләде.

Аның әйтүенчә, 1 июньдә "Илкүләм проектлар. Фотоконтроль 2019" проекты старт алды. Кабул ителгән һәр фотоматериал анализланып, министрлык-ведомстволарга, "Бердәм Россия" төбәк бүлеге башкарма комитетына җибәреләчәк, шулай ук районнарның сайтларында басылачак, дип сөйләде Татьяна Ларионова.

"Россиянең бүтән бер төбәгендә дә башкарма хакимият органнары белән "Бердәм Россия" партиясе структуралары арасында мондый тыгыз хезмәттәшлек юктыр, мөгаен. Безнең республика шулкадәр санда федераль структуралар белән килешүләр имзалаган бердәнбер төбәк", - дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның маенда Россия Президенты Владимир Путин кул куйган указ нигезендә төбәкләр тормышын үстерү юнәлтелгән 12 илкүләм проект эшли башлады. Биш ел эчендә аларны тормышка ашыруга ил Хөкүмәте 25,7 триллион сум бүлеп бирә.

Чүп кенә димә

Халык теленә кергән "мусор реформасының" беренче нәтиҗәләрен дә карады депутатлар. Бу тема буенча Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин чыгыш ясады. Аның сөйләвенчә, Татарстанда ел саен 1,6 миллионнан күбрәк тонна чүп хасил була. Ул полигоннарда саклана, әмма 4-5 елдан алар да тәмам шыплап тулачак.

Хәтерләсәгез, Татарстан илнең башка төбәкләре белән бергә бу елның 1 гыйнварыннан каты көнкүреш калдыклары белән эшләүнең яңа системасына күчте. Республикада чүпне җыю һәм утильләштерү белән ике төбәк операторы - "УК "ПЖКХ" белән "Гринта" шөгыльләнә. Ел башыннан кулланучылар өчен тарифлар үзгәреп, кеше башыннан исәпләнә хәзер. Әйтик, күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән 71,95 сум, шәхси торакта гомер итүчеләрдән 78,05 сум алына. 1 майга түләүләрнең 88,3 проценты җыелган.

Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр иткәнчә, республикада чүпне теләсә кайда, шулай ук табигать кочагында ташлаучылар җитәрлек. Әйтик, быел гына да 800 законсыз чүплек ачыкланган, шуларның 760ы юк ителгән.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Идел елгасының саегуы турында да фикерен белдерде. Аның сөйләвенчә, шушы хәл аркасында республиканың чыгымнары миллиард сумнар белән исәпләнә.

"Бу мәсьәләдә федераль үзәк белән федераль хакимият органнары белән эшне ничек җайларга? Кайбер торак пунктлар су астында калмасын өчен, бездән сорамыйча суны төшерделәр дә, ахыр чиктә, илнең Европа өлешендә урнашкан төбәкләр зыян күрә. Идел менә хәзер генә рәтләнеп килә башлады", - диде парламент башлыгы.

Линар Закиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading