16+

"Укытучы социаль челтәрләргә дә әллә нинди фотолар куя алмый..."

Укытучылар көнен билгеләп үтмичә кала алмыйбыз. Һәрберебезнең күңелендә калган яраткан укытучылары бар. Аларны чиксез рәхмәт хисләре, зур хөрмәт белән искә алабыз. Җырчылар арасында да әниләре укытучы булганнар күп.

"Укытучы социаль челтәрләргә дә әллә нинди фотолар куя алмый..."

Укытучылар көнен билгеләп үтмичә кала алмыйбыз. Һәрберебезнең күңелендә калган яраткан укытучылары бар. Аларны чиксез рәхмәт хисләре, зур хөрмәт белән искә алабыз. Җырчылар арасында да әниләре укытучы булганнар күп.

Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гимаеваның әниләре – укытучы! Булатныкы рус теле һәм әдәбиятын, Ләйсәннеке алгебра белән геометрияне укыткан. Әниләре генә түгел, әбиләре дә мөгаллим. Шуңа күрә Булат белән Ләйсән икесе дә мәктәптә үрнәк укучы булган. “Сыйныфта беркем җавап бирә алмаса да, мин җавап бирә белергә тиеш идем”, – ди Булат.

Шулай да бу юлы җырчылардан идеаль укытучы нинди булырга тиеш дип сораштык. Күбесенең балалары мәктәптә укый. Үзе дә укытучылык эшен алып баручы танылган җырчы Гүзәл Идрисова менә ниләр ди:

– Минемчә, идеаль укытучы заман белән бергә атлаучы булырга тиеш. Хәзерге тормышка үз карашы булырга тиеш. Балалар белән уртак тел таба, кирәк чакта психолог буларак сөйләшеп тә ала торган. Дус та була алсын. Шул ук вакытта үзе белемле, матур, чиста-пөхтә булсын. Балалар тышкы кыяфәткә игътибар итәләр. Матур әйберләрне алар шунда ук күреп ала. Сыйныфтагы 30 бала күзен дә алмыйча укытучыга карап утыра. Сөйләме чиста булырга тиеш. Укытучы үзе өстендә гел эшләп торырга тиеш. Элек укыдым әле, шуның белән бетте түгел. Замана белән бер адымда баруы мөһим. Үзем дә вокал укытам, заманча да җырларны өйрәтәм. Шуларны балаларга да аңлатам. Текстка игътибар итәбез, заманча җырларны да өйрәнәбез, – ди ул. 

Татарстанның халык артисты ИлСаф исә иң беренче профессиональ якка игътибар итә.

– Укыта торган фәнен тирән дәрәҗәдә белергә тиеш. Белү генә түгел, балаларга җиткерә белү кирәк. Ул талант инде. Иң беренче балаларга игътибарлы булу кирәк, һәр баланы күрә белергә тиеш. Белем дәрәҗәсен, омтылышын, һәрбер балага якын килү бар – һәрбер бала үзенчә бит инде. Һәрхәлдә, балага аерым караш таләп ителә. Укытучы һөнәрен сайлагансың икән, ул сине билгеле бер рамкага да куя. Балалар синнән үрнәк ала. Социаль челтәрләргә дә син әллә нинди фото куя алмыйсың. Укытучының гаилә тормышы да мөһим. Бу минем бик консерватив карашым, бәлки бу фикерләр хәзер модада да түгелдер.

Моңлы җырчы Зөлфирә Шәйдуллинаның шулай ук әнисе укытучы.

– Идеаль укытучы минем өчен ул – әни! Мәктәптә балалары Сәвия апа дип үлеп торалар. Ул башлангыч сыйныф укытучысы, нәкь менә шул вакытта балага дөрес тәрбия һәм кирәкле белем бирү шарт. Мәктәптәге балаларына гына түгел, әни безне дә һәрвакыт дөреслеккә өндәде. Алдашмаска, урлашмаска, яхшы укырга, олыларны хөрмәтләргә! Укытучы эше – бик авыр эш. Бары тик бу эшнең патриоты булганнар гына монда чын күңелдән эшли ала. Укытучыларга сабырлык, түземлек, таза йөрәкле булуларын телим! – ди ул.

Эстраданың танылган артисты Люция Мусина да фикерләре белән уртаклашты:

– Идеаль укытучы балаларны яратырга тиеш диеп уйлыйм. Укучыларының психикасын белергә, өйрәнергә тиеш. Кайсы балага мактау кирәк, ул мактагач тагын да тырыша башлый. Ә кайсы баланы сүгеп алырга кирәк, ә кайсы бала белән сөйләшү дә җитә. Укытучыларга мин исәнлек-саулык, түземлек, эшләрендә зур уңышлар телим. 

Без дә җырчыларның изге теләкләренә кушылабыз. Бәйрәмегез белән хөрмәтле укытучыларыбыз!

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading