16+

"Идел буе маньягы" тиздән суд каршына басачак

Казанда "Идел буе маньягы"на 30дан артык пенсионерны үтерүдә һәм көчләүдә гаепләү белдерделәр. Хокук сакчылары ир-атны 10 елдан артык эзләгән, ә аның турында мәгълүмат белгән кешегә 3 миллион сум вәгъдә иткәннәр. Хәзер шикләнелүче сак астында.

"Идел буе маньягы" тиздән суд каршына басачак

Казанда "Идел буе маньягы"на 30дан артык пенсионерны үтерүдә һәм көчләүдә гаепләү белдерделәр. Хокук сакчылары ир-атны 10 елдан артык эзләгән, ә аның турында мәгълүмат белгән кешегә 3 миллион сум вәгъдә иткәннәр. Хәзер шикләнелүче сак астында.

Казанда яшәүче 38 яшьлек ир барлык эпизодларны да тәфсилләп сөйләгән, күпне күргән тикшерүчеләр дә аның кансызлыгыннан шаккаткан. Шикләнелүче 30дан артык пенсионерны үтерүдә үз гаебен таныган, аларның кайберләренә карата ул көчләү гамәлләре дә кылган икән. Элек «Идел буе маньягы» дигән кушамат белән бөтен федераль округка танылган ир хәзер сорау алу вакытында күз яшьләре белән елый һәм бик үкенә, имеш. Шулай да әгәр аның эзенә төшмәсәләр, тагын нинди кансыз адымнарга бара алыр иде икән ул?

Тикшерү версиясе буенча, 10 ел элек Казанда әлеге ир 11 пенсионерны үтерә. Һәр җинаятътә дә охшаш бер деталь бар – ул үз корбаннарын халат билдәмәләре белән буып үтергән. Шундый ук җинаятьләр Идел буе федераль округының башка шәһәрләрендә, Чиләбедә һәм Екатеринбургта да теркәлә башлагач, хокук саклаучылары бер үк маньяк белән эш итүләре турында шикләнә башлый. Ләкин аның эзенә төшә алмыйлар. Чираттагы корбанының подъездында урнаштырылган видеокүзәтү камераларының берсендә "күренеп алганнан" соң, җинаятьче "суга баткандай" юкка чыга.

Әмма, күрәсең, кан исен сизгән җанвар ролен алган ирне бу гына туктата алмый. Үтерү фактлары башка шәһәрләрдә дә теркәлә башлый. Бары тик күп еллар узгач кына ул Казанда яшәүче бер хатын-кыз белән таныша, аның белән гаилә кора, Дәрвишләр бистәсендә слесарь булып эшли башлый.

10 мең күләмендә үткәрелгән генетик экспертиза булмаса, әлеге ир тарафыннан кылынган куркыныч гамәлләр турында беркем белми дә калыр иде. Җинаять булган урыннарның берсеннән шикләнелүченең биологик эзе табыла, аны хокук саклаучылар күп санлы башка кешеләрнеке белән чагыштырганнар. Һәм менә җентекле, елларга сузылган тикшерү үз нәтиҗәләрен бирә. Полиция, ашыгыч рәвештә үзләренә кирәкле адрес буенча барып, "Идел буе маньягын" тоткарлыйлар. Аның якыннары өчен бу шаккатмалы хәл була. Алар әле дә аның шундый коточкыч адымга баруы турында ышана алмый. Хәтта күршеләре дә ирне тырыш, бәхәскә керми торган, күндәм кеше дип телгә алалар.

Баштан барысын да инкаръ иткән шикләнелүче барлык дәлилләр китергәч тә, үкенүен әйтә, күз яшьләре белән елый. Тикшерүчеләргә исә, корбаннары озак газапланмасын өчен, аларны буып үтерүен сөйли. Тик олы яшьтәге апа-әбиләрне ни өчен  көчләгәнен аңлатып бирә алмаган ул.

"Идел буе маньягының" барлык корбаннарының да уртача яше 80 яшь була. Тикшерү барышында, мәрхүм пенсионерларның күршеләре подъезд буйлап йөргән һәм торак-коммуналь хезмәткәре булып таныштырган ир-атны искә төшерә башлагач кына, мәсьәлә акрынлап ачыклана башлана. Шаһитлар сүзләренчә, бу ир-ат һәркем турында тәфсилләп сораштырган. Хокук саклаучылар фикеренчә, шикләнелүче үзенең корбаны артыннан берничә көн күзәткән һәм шуннан соң гына һөҗүмгә күчкән.

— Ишеккә шакыдым, үземне электрик, сантехник, хат ташучы, торак-коммуналь хезмәткәре итеп таныштырдым һәм мине өйләренә уздырдылар. Җинаять өчен уңайлы вакыт сайлап алдым һәм корбаннарыма һөҗүм иттем. Аларны, кагыйдә буларак, кул, яисә алъяпкыч, бау, каеш белән будым. Шуннан соң акчаларын һәм фатирдагы кыйммәтле әйберләрне җыеп чыгып китә идем, - дип сөйләгән шикләнелүче.

"Идел буе маньягы" шәһәрләр буйлап канлы "сәяхәтен" дәвам итә. Хокук сакчылары төрле версияләр буенча эшли, экспертлар ДНК буенча җинаять урыннарыннан алынган биологик эзләрне чагыштыра.

Әмма еллар үтә тора. Пенсионерларны үтерүче җинаятьче турында мәгълүмат өчен бер миллион сум күләмендә бүләкләү игълан ителә. Ләкин бу да ярдәм итми. Фоторобот та, күзәтү камераларыннан алынган видео да,  мәгълүмат өчен 3 миллионга кадәр арткан бүләк вәгъдә итү дә җинаятьченең кемлеген ачыклау өчен булышмый.

Шикләнелүченең шәхесе, генетик экспертиза булмаса, сер булып калыр иде. Ләкин нәкь менә ул "Идел буе маньягының" кемлеген әйтеп бирә дә инде. Шикләнелүче хәзер сак астында һәм тиздән ул кылган җинаятьләре өчен мәхкәмә каршына басачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading