Кар кискен эри башласа, Татарстандагы 200 торак пунктны су басу ихтимал.
Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне бетерү һәм кисәтү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча республика комиссиясе утырышы булды.
Апрельдә нинди һава көтә?
Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Сергей Захаров таныштырганча, республикада җир өслегенең дымлылыгы 80 процентны тәшкил итә, димәк, җир кар суларын 20 процент күләмнәрдә генә сеңдерә ала. Кар калынлыгы 45-63 сантиметр, ә туң тирәнлеге 47 сантиметр.
— Карда су запасы узган еллардагы күрсәткечләрдән 135 процентка күбрәк. Март ахырында җылыта башлый, апрельдә һава температурасы гадәттәгедән югарырак булачак. Сентябрьнең дә җылы булуы көтелә. Язгы якта көндез җылы, ә төннәрен салкынча торса, яхшырак. Бу очракта кар акрын гына эри, су басуларга китерми. Иделдә су биеклеге 50 метр 47 сантиметр. Казансуда боз 4 апрель, ә Куйбышев сусаклагычында 22-27 апрельләрдә кузгалыр, мөгаен. Минзәлә һәм Сөн елгаларында су күтәрелеше куркыныч чиккә җитмәскә тиеш,- дип өметләндерде Сергей Захаров.
Чүти, әзерлектә тор, чутеки
Кайбыч районында: Кушкүл, Чүти, Торма; Буа районында: Ямбулат; Алексеевск районында: Иске Алпар, Яңа Алпар, Иске Камка, Түбән Әлморза, Чуваш-Кичүе авылларына су басу куркынычы яный.
— Су басулар башланса, республика буенча 41 мең мең кешене вакытлыча урнаштырып тору өчен 158 бина тәгаенләнде. Кубня, Карла, Кече Чирмешән елгаларында су хәзер үк инде башка еллардагыдан күбрәк. 162 плотина ремонтка мохтаҗ, ә 11 плотина, гомумән, авария хәлендә. 17 районда елгаларның агым юлларын тирәнәйтү зарур, бу су күтәрелешен тоткарлаячак. Елгаларда бозлар тыгылышып, торак тунктларга су җәелү тудыра торган 37 урын бар. 13 район елгаларда боз тыгылу урыннарында бозны шартлатуны оештыруны сорап гариза тапшырды,-диде гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Николай Суржко.
Су басу ихтималы булган урыннарда күчемсез милекне иминиятләштерү отышлы, дип искәртте МЧС вәкиле.
Су-өстә, ә күпер-аста
“Физика кануннарына туры килмәгән сүз сөйлисез, ничек инде су күпердән өстә булсын?”-дип, ашыгып, җавап бирә күрмәгез.
— Апас, Яшел Үзән, Кайбыч, Мөслим, Түбән Кама, Тәтеш, Теләче, Буа районнарында кайбер күперләр бик түбән җирлектә төзелгән. Язгы чорда түбәнлектәге кайбер күперләр өстеннән су ага,-диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.
Татарстанда барлыгы 1180 күпер исәпләнә. Федераль әһәмияттәге 120 күпер тәртиптә. Җир күперләр асларындагы 1246 торба чистартылган. 132 берәмлек техника белән 213 кешелек авария бригадалары юлларны һәм күперләрне күзәтчелеккә алган.
Идел, без сине яратабыз!
Экология һәм табигый чыганаклар министры Александр Шадриков үзенең хәбәрендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Идел буйларын һәм Түбән Кама сусаклагычындагы иминлекне игътибардан ычкындырмаска кушканлыгын әйтте.
— Куйбышев сусаклагычында су биеклеге 53 метрдан да югарырак күтәрелсә, мәйданнарны су басу куркынычы яный башлый. Сулыкларның экология иминлегенә күзәтчелекне киметмибез,-диде Александр Шадриков.
300 миллион сум “китә агып”
Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сүзләренә караганда, сулыкларда 10 коткару посты оештырылган.
— Татарстанда 600 плотина төзекләндерүгә мохтаҗлык чигенә җиткән иде. Алар 1970 елларда төзелгән. Ел саен 20-30 гидротехник корылманы капиталь төзекләндереп киләбез,-диде Рафис Хәбибуллин “Шәһри Казан” газетасы хәбәрчесе соравына җавап итеп.
Рөстәм Нигъмәтуллин комиссия утырышына йомгак ясап, муниципаль районнарны һәм ведомстволарны язгы су күтәрелеше чорына ныклы әзерлек чаралары күрергә чакырды.
— Быел язгы ташуларга каршы чаралар өчен 300 миллион сум билгеләнде. Игътибар тиешле югарылыкта тотылсын. Урыннарда аңлату һәм кисәтү эшләре алып барылсын. Балыкчыларны инде аларны туктатып калу кыен, гаҗәп һәвәсләр. Ләкин, кешеләр балыкның яхшы чиертүенә кызыгып, барыбер дә боз өстенә кереп, гомерләрен куркыныч астына куймасыннар иде,- диде Рөстәм Нигъмәтуллин.
Фото: http://alki-rt.ru
Комментарийлар