16+

Ике «чегән»

1978 елның пычраклардан-пычрак көзе. Югары очта кич утырабыз. Күрше Мөнәвәрбикә звонокка басты да, «Монда ике яшь кенә чегән шәл җыеп йөриләр, минекен алмадылар, син күрсәтеп карамыйсыңмы?» – диде кызу гына, янында торган чегәннәргә күрсәтеп. Рауза ике-өч шәл алып чыгып китте дә бераздан кире керде, «Шәл ала торган нәрсәләр түгел лә болар, йөриләр шунда», – дип сукранып куйды.

Ике «чегән»

1978 елның пычраклардан-пычрак көзе. Югары очта кич утырабыз. Күрше Мөнәвәрбикә звонокка басты да, «Монда ике яшь кенә чегән шәл җыеп йөриләр, минекен алмадылар, син күрсәтеп карамыйсыңмы?» – диде кызу гына, янында торган чегәннәргә күрсәтеп. Рауза ике-өч шәл алып чыгып китте дә бераздан кире керде, «Шәл ала торган нәрсәләр түгел лә болар, йөриләр шунда», – дип сукранып куйды.

Без бәйләгән шәлләр дип кенә булмый шул әле, ул шәлне сатасы да бар. Соңгы елларда авылга чегәннәр килеп, бик кыйбатка булмаса да, бәйләгән шәлләрне җыеп китә башладылар. Шәлләрең күбрәк җыелса, бәйлисе дә килми башлый бит. Ә болай ике яклап файда инде, чегәннәргә дә, безгә дә дигәндәй. Сатулашуын каты сатулашалар инде. Хәер, без дә чегәннән әллә ни калышмыйбыз. Шактый гына әрсез халык инде үзләре. Чәй эчәргә утырсалар, каймакны аш кашыгы белән ашыйлар, өйдә үзең генә булсаң, «Давай погадаю», – дип тә тинтерәтәләр. Ит тә сорыйлар, май да. Түзәбез инде, кая барасың? Шәл сатасы бар бит!

Берсендә Миңсылу апаның мичтән корт тәкәсе алып торган чагына туры килгәннәр дә, ике-өч чегән корт тәкәсенә ябырылганнар. Эштән кайткан Минехан абыйга чәй эчәргә каламы-юкмы? Чираттагы корт тәкәсенә үрелгәндә, берсе сорап куя: «Так вкусно, апа, это с чем?» Миңсылу апа корт дигән сүзнең генә урысчасын белә инде! Тиккә ничә елдан бирле чегәннәр белән аралашамыни? «Чербәк, чербәк» дигәнен ишетеп, чегәннәр авызларын тотып чыгып йөгерә. Миңсылу апаның корт тәкәләре саклап калына, Ходайның рәхмәте белән.

Ә кичә шәл җыйган ике чегән турында иртән күрше-күлән бер сөйләшеп ала әле. «Төнәген кич кенә ике чегән йөргәннәр, үзләре шәл дә алмаганнар. Бүтән урамга чыкмаганнар да, югары очта гына йөргәннәр. Ну менә хатын-кыз гамажлары сатканнар, Миңсерүр берне алып калган... Эх, шәле кайчан да булса бер сатылыр иде әле. Гамажы булса бик ярыйсы булган икән». Бу 1978 ел. Кибет киштәләре, урысча әйткәндә, шаром покати. Балага кидертергә бер колготки табып булмый.

Көндезгә таба чыбыксыз телефон тагын хәбәр сала, теге кичә кич йөргән чегәннәр гүпчим дә чегән булмаганнар ла. Усман Рәүзәлиясе белән Хәмәттин Гөлсөяре булганнар икән. Гөлсөярләрдә кич утырган җирдән бер урам әйләнеп кайтканнар, чегәнгә әйләнеп. Миңсерүргә берсенең анасы көчкә генә каяндыр юнәткән өр-яңа гамажын сатканнар. Аннан Рәүзәлияләргә кергәннәр. Әй, өтәләнгән инде Миңкамал апа. «Һай, яңа гына киереп куйган шәл бар иде бит! Рәфкат улым, Рәүзәлия тәре бөркәнеп чыгып китте микәнни? Рәүхәт улым, Хәмәттингә төшеп карыйсың мәллә соң?» Ә ике «чегән», көлеп җибәрүдән куркып, тизрәк ычкыну ягын караганнар инде!

Ну, Рәүзәлия, авылда калып кына әрәм булдың, Камал театры сәхнәсендә уйнарлыкларың бар иде. Миңсерүр дигәннән, иртәгесен гамаж сорап, кичә гамаж саткан акчаларын тотып кергән кызларга Миңсерүр: «Юк инде, кызлар, мин аны сатып алдым бит, менә киеп тә куйдым инде», – дип кенә җавап биргән.

Һе, Купкалар Мәмәширләрдән дә үткенрәк шул. Чегәннәрдән әз генә калышалардыр.

Рәйсә Галимуллина, Кукмара районы, Мәмәшир авылы

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading