Шәһри Казан

Ике игезәк кызларын тапканда вафат булган Диләнең апасы Ләйсән: “Җитлекмичә туган сабыйларны аякка бастыру өчен шактый акча кирәк”

Бүген игезәк кызларны әтиләре һәм Ләйсән карый.

Ноябрь аенда ике игезәк кызларын тапканда вакытсыз вафат булган Дилә Фәтхуллина турында язган идек. Бер кызын ул үзе тапкан, икенче кызын кесарев кисеме белән таптырганнар иде. Анысы 1,700 гр гына булып туган иде. Ул вакытта Диләнең апасы Ләйсән кызларга Асылъяр һәм Айзилә дип исем кушуларын да әйткән иде.

Бүген игезәк кызларны әтиләре һәм Ләйсән карый. Алар халыктан җыелган ярдәм акчасын беренче взнос итеп кертеп, ипотекага йорт сатып алганнар.

– Радик белән Дилә фатир арендалап яшиләр иде. Башта фатир сатып алу уе булды, әмма ике гаилә берләшеп яши башлагач, кысан булыр дип, ипотекага йорт алырга булдык. Барыбыз бергә яшибез, минекеләр белән дүрт бала булды, – дип сөйләде Ләйсән.

Аның үзенең дә ике баласы бар. Кечкенәсенә өч яшь, сеңлесенең балаларын карашыр өчен декрет ялын бер елга озайткан. Радик та балалар белән өйдә утыра. Гаиләдә Ләйсәннең ире генә эшли. Җитлекмичә туган сабыйларны аякка бастыру өчен исә шактый акча кирәк. Айзиләнең сәламәтлеге өчен бигрк тә борчылалар. Асыльяр башын тотып тора башлаган, ә Айзилә әлегә бертуганыннан калыша ди. Гел массажга йөртергә кирәк. Табиблар бассейнга да йөртергә кушкан, анысына акча җиткереп булмый, ди. Балаларга махсус смесьлар ашаталар. Бәяләре дә шактый кыйммәт, дүрт көнгә ике меңлек смесь кирәк ди. Смесьны балаларга алты ай булгач кына бирәбез дигәннәр.

Реклама

Ярдәм итәргә теләүчеләр булса, балаларга смесь, подгузник һәм башка кирәк-яраклар белән булыша ала.

Сүз уңаеннан Ләйсән Айзиләнең холкы күбрәк әнисенә охшаган булуын да әйтте. Кызлар исә бер-берсенә бик охшаган ди. Асыльяр зуррак булганга гына аерып була, ди Ләйсән. Диләнең олы улы Әмирханга 11 яшь тулган, ул әтисе һәм әбиләре белән яши икән. Ял көннәрендә, укудан соң сеңелләре янына гел кереп йөри икән.

Ләйсәннең телефон номеры: 89600413842.

Акча күчерү өчен карта номеры: "Сбербанк" 4276 6200 2555 7616.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 февраль 2020 - 09:53
    Без имени
    Берлэшеп бер семья булып яшибез дигэн, ахырдан олы уллары Амирхан этисе, дэу энисе белэн тора дигэн...