16+

Ике помидор өчен үлеп ятасы микәнни инде?

Кем соң ул Айгөл? Нигә аның “А”сын әйткәч, “Б”сын да әйтмисең дисезме? Әйтәм дуслар, әйтәм. Мәүлитнең олы кызы ул Айгөл.

Ике помидор өчен үлеп ятасы микәнни инде?

Кем соң ул Айгөл? Нигә аның “А”сын әйткәч, “Б”сын да әйтмисең дисезме? Әйтәм дуслар, әйтәм. Мәүлитнең олы кызы ул Айгөл.

И, тере иде, үткен иде, сүзгә шундый да тапкыр иде кечкенә чакта. Үткән гомер диген, хәзер үзе әни кеше инде, ике матур кызы үсеп килә.

Ә мин сезгә Айгөлнең кечкенә чактагы кызыкларыннан берсен бәян итмәкче булам.
Безгә кунакка чыгарга ярата иде ул, үзебез дә аны яратабыз. Бер чыккан килеш торыйм әле дип, ике-өч көн дә, кайвакыт артыграк та кунак булып китә. Бер чыккан килеш дип, әллә каян чыгасы түгел инде, теге җырдагыча, әй әле бик еракта идек без дип түгел. Югары оч ягыннан тау төшәсе, аргы як ягыннан тау менәсе дә тыкрык чыгасы.

Менә бу юлы чыгуының сәбәбе дә бар икән әле.
Безнең күрше кызы кияүгә чыга, теге гасырда никахлар өйдә була иде бит. Көндез никах туе булса, кич кияү-кәләшнең дуслары җыелышып алалар. Матур итеп бизәлгән машиналарда кияүне алып кайталар.

Иренмәгән кешеләр урам аркылы бау сузып, кияүнең йә кесәсен, йә янчыгын юкарталар. Кияү кешенең, билгеле инде, саран булып күренәсе килми, кайда тәм-том кәнфитен, кайда вак акчасын, ирләр бау сузып торса, теге кырык градуслысын мулдан чәчеп юлын дәвам итә.
Бик күпләренең кәләш капка төбенә килеп җиткәнче кесәсе дә, янчыгы да бушап кала.

Бу безнең күрше киявенең дә капка төбенә килеп җиткәндә янчык төбе бик каты саеккан була инде. Ә капка төбендә бер көтү халык, кияү күчтәнәче көтеп торучылар. Шулай да бөтенләй үк буш түгел, кемгә бер, кемгә ике кәнфиттән өлеш чыга.

Айгөл дә ике карамель тотып керде, бик шат булып. Ярар, ул көнне йоклап калды, әле бит яшьләр тәнәфескә чыккан саен ишегалдында, урамда матур итеп биеп дискотека да ясап алалар. Анда дискотека карарга дип тә тирә-күрше җыела әле. Менә Айгөл дә дискотекалар карап, соң гына кайтып йокларга ятты. Беркемнән беркем курыкмаган рәхәт заманнар булган шул.

Иртә белән йокыдан торып, бер чыккан килеш торырмын әле дип планнар корып, үзенә бер шөгыль эзләп йөргәндә, баланың күзе тәрәзә төбендәге ике помидорга төшә. Үзләре зур да түгел, үзләре кып-кызыл, үзләре түп-түгәрәк, күзне кыздырып торалар. Бу помидорларга бик озак сокланып тормыйча гына авызына озата кыз. Ничу монда, ике карамель өчен тау төшеп тау менеп йөрергә. Бу пропажаны җыештырып, тузан сөртеп йөргән Ләйсән апасы күрә. Хәер, күрми, каян күрсен, помидорлар юк бит инде. “Һай, Айгөл, теге помидорларны син алдыңмы әллә, орлыкка дигән помидорлар иде, Рәйсә апаң үтерер инде”. “И Ходаем, шул ике помидор өчен үлепләр ятасы булыр микәнни инде, аның кияве дә җүнле булмады, беткәнче ике кәнфит бирде”.

Дуслар, сезнең гаиләдә дә бармы ул шундый канатлы фраза, шундый бер реплика. Кайвакыт шулай була, нәрсәдер төшкән, нәрсәдер пешкән, нәрсәдер чәчелгән, нәрсәдер көйгән... дөньякүләм катастрофа. Кыскасы, өйдәге атмосфера шуның кадәр кызган, кыска ялганыш, очкыннан ялкын менә кабынам-кабынам дип тора.

Менә шунда моментны кулдан ычкындырмыйча гына, нәкъ Айгөлчә итеп: "И Ходаем, шул ике помидор өчен үлепләр ятасы булыр микәнни инде...” – дисәң, кыска ялганыш турая, теге ялкынга әйләнә язган очкын су сипмичә дә сүнә.
Рәхәтләнеп бер көлешәсең дә, Айгөлнең башка кызыкларын искә төшерәсең.

Рәйсә Галимуллина
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: https://pixabay.com/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading