16+

Җил җигү

Олыгая барган саен, балачакның һәр хатирәсе изге була бара икән ул...

Җил җигү

Олыгая барган саен, балачакның һәр хатирәсе изге була бара икән ул...

Ямьле җәйнең ваемсыз көннәреннән берсе иде. Быел көзгә мәктәпкә барачакбыз – күрше малайлар. Бер сыйныфта, бер үк укытучыбыз Мәрүсә ападан «Әлифба» өйрәнәчәкбез. Ә мин инде ул китапны ничә кат актарып чыктым. Китап! Хәтта гади китап кына да түгел, китапларның да китабы ул – «Әлифба»!

Сыйныфташым буласы күршем Расих тәрәзә төбебездә сызгырырга итеп маташты. Өрде-өрде, әмма булдырып кына чыгара алмады. Аңардан ничә тапкыр көлдек инде, телең озын, озын телле кеше сызгыра алмый, дидек. Ышанмады. Бармакларын авызына тутыра да өрә, тутыра да өрә, пыш-пыш итә дә бетә.

– Нәрсә бар?..

Ачык тәрәзәдән башымны тыктым. Урамның җылы рәхәт һавасы бал кебек куерып, яңа җитлегеп килә торган арыш исе белән болгатылырга җилне көтә иде. Менә бәрәкәт, әллә Расих дустым сызгырырга маташуыннан үртәлгәнме, исеп тә алды.

– Күрдеңме, Мөнәвирләр җил җиккәннәр?!.

Минем авызлар ачылып калды. Расих дустымның сүзләре шунда ук хыялымны кузгатты. Уңыма-сулыма карап-карап алдым. Чыннан да менә хәзер урамнан арбага утырган Мөнәвир җил җигеп үтеп китәр, авызлары колагында булыр сыман иде. Әмма ул күренмәде. Урам, Расих дустымны исәпкә алмаганда, шыр буш иде. Мөнәвир димәктән, ул минем дә Гранит абыйның, дустым Расихның да Булат абыйсының бер сыйныфташы, әлегә алар кебек үк башлангыч мәктәпне генә бетергән, әмма карап торуга зур булып күренгән ерык авызлы, ялтыратып чәчен алдырган башына дәү фуражка элгән, олы ботинка сөйрәп йөрүче авыл малайларыннан берсе иде.

– Әйдә, чык тизрәк, барып карыйбыз!

«Әлифба» да, анда җанга ятышлы рәсемнәр һәм хәрефләр дә онытылды. Урамга чыгып йөгердем. Һе, анда Мөнәвирләр җилне җиккәннәр, ә мин монда китапҗан булып утырам. Күрми дә каласы икәнмен, әй! Ну чаптырадыр инде. Җил ул җәһәт нәмәрсә, «выжт» кына үтеп китә. Арбасына Мөнәвир кырын яткандыр, болытларны да әйләнеп төшкәндер әле! Җилгә аңа нәрсә – менә дә китә, төшә дә җитә!


* * *
Мөнәвирнең җил җиккәнлеге хәбәре авылга таралырга да өлгергән, теге очтан, Дүсемнең Кыек Кәвеш урамы башыннан ук малайлар җыелышып төштеләр. Барысы да диярлек бар. Мөнәвирләрнең капка төпләрен күзәтә дә башладылар. Расих белән мин дә шунда, бераз читтәрәк булса да карап көтеп басып торабыз. Менә хәзер Мөнәвир җил җигелгән арбада капкаларыннан килеп чыгачак та очып кына китәчәк яисә инде кайтып керәчәк. Бу галәмәтләрне күрми калырга тиеш идекме соң?

Озакламый (алары каян белгәндер) яхшыдан киенеп ясанган авыл апалары да, эшләре беткәндәй, җыелышып, үзара әңгәмә кора-кора, Мөнәвирләрнең капка төпләренә якынлаштылар. Менә сиңа әкәмәт, болар да җил җиккән Мөнәвирне күрергә килделәр микәнни?

Мин капка төбендә шактый зарыгып көтеп торганмындыр, ахрысы, утырырга урын карадым. Әмма һәр урында апалар-түтиләр булганлыктан, безнең ишеләргә арка сөяр урын да калдырмаган иделәр. Алар бик тә теллеләр шул, син малай кеше дип, биш-алты яшьлек бала гына булуыңа да карамастан, урын бирәселәр түгел, моның өчен боларны бер нәрсә дә эшләтә алмыйсың.

Шул вакытта тамаша күрү максатында җыелган һәммә халык Мөнәвирләр капка төбенә якынрак килә башладылар.

– Хәзер кузгалалар! – диделәр берәүләре.

– Чыктылар инде, утырышалар! – диделәр икенчеләре, койма ярыкларыннан карап торуларыннан аерыла алмыйча.

Ул да түгел, Мөнәвирләрнең зур капкалары ачылып китеп, бер-бер артлы ак зур «Волга» машиналары кычкырта-кычкырта килеп чыктылар да урам юлга борылдылар. Ян тәрәзәләреннән төргәк-төргәк тә, учлап-учлап та татлы конфетлар чәчелде. Бала-чага, әби-чәби, апа-түти шуларны җыярга шау килеп ташланды. Төртеш, иңрәш, аһ-ух авазлары безнең очны күмде. Кәкре Кәвеш урамы малайлары бигрәкләр дә уңганнардан булып чыктылар, араларында төргәк-төргәк, уч-уч конфет эләктерүчеләре дә бар иде. Ә миңа берсе дә тәтемәде дисәм, ялган булыр. Аяк астымда гына ике-өч конфет тәгәрәшеп ята иде. Иел дә ал гына инде менә!

– Нигә карап торасың?!. – дип, миңадырмы әмер бирде янымда гына конфет чүпләгән бер апа: – Җый аяк астыңнан!

Ярый микәнни? Әйе, әллә миңа да ул конфетларны җыярга ярый инде?

Үзем шулай дип уйлыйм, үзем конфет чүпләүче халыкка карап торам. Бәлки аларга махсус рөхсәт биргәннәрдер, ә миңа ярамыйдыр? Кеше әйберсе бит!

Шулай да аяк астымда гына тәгәрәп яткан конфетка үрелгән идем, аны кемдер «шалт» кына эләктерергә дә өлгерде. Мин авызындагы сырын төлке авызына төшереп җибәргән ахмак карга хәлендә аптырадым да калдым. Ярый әле бер конфет, каяндыр сикереп төшкәндәй, кул сузылган урында көтелмәгәндә пәйда булды. Тегесе кебек купшы кәгазьгә төрелгән түгел исә дә, аны алып, канәгать кылырга тиеш идем.

Ә башкалар булдырганнар, кесәләренә, учларына татлыдан-татлы, матурдан-матур конфетлар тутырганнар. Бөтенесен дә үзләре генә ашап бетерерләр микәнни? Һичкемгә бирмәсләрме?

Ул вакытларда мин әле дөньялыкта һәркемнең үз өлеше бар, кем күпме эләктерә ала, барысы да аныкы була дип белми һәм башыма да кертми идем. Имеш, һәркем хәтта үзенә тигән өлешне дә бүлешә белергә тиеш. Безнең өйдә шулай кабул ителгән бит!

Шунда: «Мин кем белән бүлешермен? Авыз ачып тордым да... Туй күрдем, имеш...» – дидем дә, иелгән җиремнән, аяк астымда яткан конфетны күтәреп алдым. Учыма кыстым. Кәгазе кыршыла башлаган зәңгәрсу төстә үзе. Берәрсенең кесә төбендә йөреп шулай таушалып беткәнме, әллә тумышыннан ук шулаймы? Белмим, әмма карамель икәнлеген чамалыйм.

Һәм менә мин аны кызганмыйча бүлешергә тиешме? Бердәнберне!

Үз капка төбебезгә кайттым. Терсәк күршебез Мөнәвирләрнең, арбага җил җигеп, капкаларыннан очып чыгасылары урынга туй китеп баруы тамашасыннан бигрәк, кесә төбемдә үзенең татлылыгы белән җанны кызыктырып яткан бер конфеттан үртәлүдән хәйран идем. Тупыл төбендәге эскәмиядә аякларымны селкеп утырганымда Сәрия апам яныма килде. Аның сары чәчләре яулык эченнән ишелеп чыккан, йөзе дулкынланудан һәм тамаша галәмәтләреннән алсуланып тора. Үземнән берничә яшькә генә өлкәнрәк булса да, ул инде эскәмиягә минем кебек үрмәләп менми иде. Килеп утыруына ук сүз катты:

– Нишләп йоклап тордың? Әнә Әкъдәс булдырды, конфетларны төргәкләре белән эләктерде дә сызды! – диде.

Кыюланып җавап бирерлек тә көчем калмады. Дустым Расихны да халык боламыгы арасында күптән югалтып өлгергән идем инде. Маңгаемны юешләтеп, оят тире бәреп чыкты. Инде күзләрем дә дымланырга тиешләр иде.

– Менә үзеңә бер конфет! – дип, Сәрия апа миңа яшел кәгазьле карамель сузды. – Ал, ал! Мин алтыны эләктереп өлгердем!

Сәрия апамның яшел күзләренә карап куйдым: «Ихластан әйтәсеңме?» – имеш. Үзенә дә бик кадерледер әле ул конфет, мине үртәп юри генә әйтә торгандыр!

– Алтының берсен әнкәйгә бирәм, икенчесен – әткәйгә, аннан – Фәния апага, берсен Саһира апага, Гранит энекәшкә... – дип, берәмләп тезә башлады. – Берсе – сиңа!..

Ул аптырабрак калды. Конфетларын таратып бетерде, ә үзенә калмады. Бит очларындагы алсулык шул вакытта юкка чыкты. Кесә төпләрен капшады. Төшеп китмәдеме берәрсе дигәндәй, эскәмиянең артыннан-алдыннан карап-карап эзләштерде. Әмма алты конфет йорт әһелебездән һәммә җиде кешегә дә җитәрлек түгел иде. Ул вакытта гаиләдән сигезенчебез Рузилә сеңлекәш Аллаһының рәхмәте белән җан иңәр сәгатенәчә хөррият диңгезенең бәрәкәт тамчысы сыйфатында иде булса кирәк.

Сәрия апам конфетларын кабат берәмләп атап чыкты:

– Монысы – әнкәйгә, бусы – әткәйгә, Фәния апага, Саһира апага, Гранит энекәшкә... Сиңа дигәнне учыңа салдым! – Бераз уйланып алды да авызы ерылды: – Һи, җитә икән!

– Ә үзеңә? – дидем мин, аңа аптырап карап.

– Әйе шул, – диде ул, авыр сулап. Ә бераздан: – Ярар инде, миңа булмаса да... – дип, конфетларын җыйнаштырып, бишмәт кесәсенә сала бирде. Аның башындагы яулыгы тагын да бушаган, сары елгыр чәчләре таралып ишелеп төшәргә өлгергән, кызыл бантигы чишелергә җай эзләп маташа иде.

– Мә минекен! – дип, учыма салган конфетын кире үзенә суздым. Әмма Сәрия апам тыңларга да теләмәде:

– Анысы – синең өлеш! – диде.

Шунда гына кесә төбемдәге үзем күтәреп алган, яшереп калдырган теге зәңгәрсу кәгазьле конфетым, барлыгын исемә төшереп, гүяки касыкка төртеп куйды. Башка чара калмады:

– Минем үземнеке дә бар! – дип, качырып калдырылган шул конфетымны кесәмнән чыгардым һәм апама күрсәттем.

Аның йөзенә кабат алсулык йөгерде. Чәчләрен яулык астына җыештырып куйды.

– Бик яхшы булган! Әллә син дә эләктерә алдың? – дип, ул мине мактап та өлгерде. – Миңа да өлешем тия икән, алай булгач!

– Әйе, – дидем дә, горур кыяфәттә афәриннәрдән булып, үз конфетын үзенә кайтарып бирдем.

– Хәзер самавыр куям! Үзеңнекен ашамый тор! Чәй белән эчәрбез! – диде дә, конфетын миннән алып, өйгә кереп йөгерде.

Ул арада авызларын ерган, авылдагы бер төркем малайлар, быдыр-быдыр сөйләшеп, туй машиналары киткән яктан килеп җиттеләр. Алар инде ике-өч еллап бергә башлангыч сыйныфларда укырга йөреп, бер-берсен белешеп бетергәннәр. Һәммәсенең авызлары лач-лоч килә, баллы төкерекләре чәчри, кесәләреннән, учларыннан карамельләр, затлы кәгазь койрыкларын күрсәтеп, җанны үрти иделәр. Болар, югыйсә, туй озатканда бу тирәдә булмадылар, каян эләктергәннәрдер?

Араларында Гранит абый да бар иде. Минем янга җиткәч, тукталып калды. Иптәшләре юлларын дәвам иттерделәр. Аларның узышып сөйләшүләреннән һичнәрсә аңлашырлык түгел иде.

– Бүген конфет яуды! – дип, Гранит абый учларын ачып күрсәтте. Анда ялтыравык чәчәкле карамель кәгазьләре иде. Калкып-калкып чыккан кесәләренә дә ишарә итте. Аның авызын балландырган конфетының тәме борыннарга керергә өлгерде.

– Ал берсен!

– Юк, – дидем, юләр баш. – Чәй эчәргә өйгә алып кер. Сәрия апа да җыйган. Үзендәгеләрне алып кереп китте инде.

– Әйе менә! – дип, Гранит абый икенче конфетының кәгазен борып, аны болай да буш урыны калмаган авызына озатты. – Анда клуб буена конфет явып үткән, җыеп бетергесез!

Минем күз алдыма авылыбызның агач клубы буендагы хәтфә яшел үләнгә чәчелеп яткан конфетлар килде, эскәмиядән шуышып төштем дә шунда йөгердем. Менә хәзер капчыклап җыеп кайтам!

Авылыбыз клубы безнең очта гына иде. Мөнәвирләрне үтәсең дә арырак йөгерәсең һәм барып та җитәсең!..

Мең әйләндем, үлән араларын да сыпырып карадым, әмма монда да бер генә конфет та тапмадым. Тәмәке төпчекләре, папирос калдыклары, янып сүнгән шырпы сыныклары, ватык шешә пыялалары, бөкеләре, таш кисәкләре кебекләрдән гайре һичнәрсәгә тап булмадым.

Мин кайтканда Гранит абый өстәл башында кызып-пешеп чәй эчеп бетереп килә иде инде. Кулларымны юган арада чынаягын капларга да өлгерде, бишмәтен эләктереп, аякларына каткан ботинкаларын эләр-элмәс чыгып та йөгерде. Кесәмдәге әлеге дә баягы зәңгәрсу кәгазь тышлы конфетымны чыгарып өстәлгә куйдым да, аңа каршы урындыгымны җайлап, шуңа үрмәләп менеп утырдым. Сәрия апам чәй ясады.

– Мөнәвирләрне җил җиккән, диләр... Арбалары да, үзләре дә күренмәделәр, – дидем мин, сүзләремне озынга сузып.

Сәрия апам көлеп куйды, аннары сорады:

– Кем әйтте?

– Расих! Шуны карарга дип йөгергән идем. Артыннан чыксам... Тапмадым. Син күрдеңме, Сәрия апа?

– Чәеңне эчеп бетер, сиңа да күрсәтермен, бакча ягыннан күренә ул, – диде апам, серле елмаеп. – Зыр-зыр эшләп утыра. Әллә ни зур да түгел! Җизнәсе ясап биргән. Кайнешенә туй бүләге!

Сабырлыгым калмады, чәемне-конфетымны онытып чыгып йөгердем. Бакча ягыннан карап торам. Шыбыр-шыбыр, зыр-зыр килеп җил тегермәне дип аталган уенчык нәмәрсә күккә таба сузылган озын колга башында әйләнеп-бөтерелеп маташа, әмма бернинди арба күренми.

Онытылып, шактый озак шул җил тегермәненә карап тордым да, аңыма килеп, өйгә йөгердем.

– Күрдеңме? – дип сорады Сәрия апам.

– Җил тегермәнен күрдем, ул кичә үк бар иде инде, әмма арбасын тапмадым, – дидем. – Әллә очып киткәннәр инде? Җилне җиккәч, очып кына йөриләр инде алар, әйеме? Туйга да шул җил арбасына гына утырып барырлармы икән?

Сәрия апам баштарак миңа ышанырга да, ышанмаска да белмичә карап торган иде, соңрак аңлап алып, көлә үк башлады, хәтта шаркылдавыннан күңелен кузгатып, эчләрен тотып караватка ауды. Шул көлүеннән туктый алмыйча шактый озак тәгәрәде. Ахырда, минем керфек тә селкенмәгән таш йөземә күзләре очрап, кинәт тынып калды.

Инде җил җигү дигән сүзнең җил тегермәне ясап куюдан гына гыйбарәт икәнлеген аңлап өлгергән идем. Бу керүемдә чәемне эчеп бетергәч, кабат бакча ягына чыгып, шул нәмәрсәгә озак кына карап тордым. Җил тынган, тегермән дә канатларын салындырган, әйләнеп китә алмыйча селкенгәләп-селкенгәләп азаплана иде.

Шунда мөнәвирләрнең ишек алларына дустым Расих белән Кыек Кәвеш урамы очыннан төшкән ачык авыз малайларның кереп килгәне күренде. Шаулашып һәм эткәләшеп, җил тегермәненә җилнең җигелүен минем кебек үк көтеп карап тора башладылар. Әмма һава тын һәм рәхәт иде. Ничек кенә көтеп аптырасак та, тегермән канатлары хәрәкәткә килергә ашыкмадылар. Аңа озаграк карап торган саен күңелләрдә шом да арта барды.

Җил тегермәненең баярак кына зыр-зыр әйләнүе әлегә исемдә иде. Мин бит аңа ул вакытта карап туймаган идем, ялыкканымны да сизмәдем. Ә хәзер, менә шушы тынлык эчендә калган дөнья күңелемә сәер кебек тоелды. Гүяки мин чокырга егылып төшкәнмен дә шуннан чыга алмыйча газапланамын.

Ул көнне кичкә томан иңде. Шулкадәр дә туфрак дымлы һәм җылы булгандыр инде, агач яфракларының очларыннан да су күз яшьләре кебек тамчылый бирде. Моның фалын сагышка юрарга мөмкин булгандыр? Өлкәннәр исә бу галәмәтне һава торышының кинәт үзгәрешенә юрадылар. Ә миңа җил җигелгәндер кебек тоелды.

Шуннан бирле, әгәр дә дөньялык шым калып, җир өстенә томан төшә икән, җилне кемдер үз арбасына җиккәндер сыман булып китә. Һәрхәлдә аның хакыйкатьтә дә шулай булуына шигем юк бугай. Бу тойгы балачактан ук килә. Төрле вакыйгаларның төсмерләренә үз уйларым кушылып киткән, Мөнәвирнең җил җигүе хакындагы хәбәр, дустым Расихның авызыннан ишетелеп, хыялым белән укмашып, әллә нәрсәләрне күзаллап өлгергәнмен, ахыр килеп, дөньялык хакында да асыл хәбәр тапканмын түгелме?

Хәер, ә җилне арбага да җигеп булыр сыман!

Фәрит Яхин

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading