16+

Илдә бәяләр үсүдән берчак туктармы?

Үзәк банк төп ставкаларны акрынлап күтәрә икән, инфляция акрынаячак. Сүз уңаеннан, март аенда мондый хәл булды инде.

Илдә бәяләр үсүдән берчак туктармы?

Үзәк банк төп ставкаларны акрынлап күтәрә икән, инфляция акрынаячак. Сүз уңаеннан, март аенда мондый хәл булды инде.

Аналитикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, быел илдә инфляция күләме 5 процент тәшкил итәчәк. Банк өлкәсендә эшләүчеләр бу сан тагын да югарырак — 5,3 процент булыр дип фаразлый. Белгечләр арасында оптимистлар да аз түгел. Андыйлар инфляция 4,3 процент чамасы “гына” булачак дигән фикердә.

Россия банкларының берсендә өлкән икътисадчы булып эшли торган Максим Петронович сүзләренчә, инфляцияне күп очракта тышкы факторлар, төгәлрәге долларга бәйле. Белгәнебезчә, хәзер доллар 75 сум, ә евро 90 сум тирәсе тора.

- Рубль курсы сакланган очракта, бәяләр үсүе кинәт туктаячак. Бу инде җәй көннәрендә үк күренергә тиеш, - дигән фикердә икътисадчы.

Санкт- Петербургтагы банкларның берсендәге аналитика идарәсе җитәкчесе Андрей Кадулин да шундый фикердә. Аның уйлавынча, Үзәк банк төп ставкаларны акрынлап күтәрә икән, инфляция акрынаячак. Сүз уңаеннан, март аенда мондый хәл булды инде. Апрельдә дә ставка күтәрелде. Киләсе карарны Үзәк банкның директорлар советы 11 июньдә кабул итәчәк. Ә хәзергә бу күрсәткеч 5 процент тәшкил итә.

Ставка түбәнрәк булган саен, кредит алучылар саны да арта. Бу ипотекага да кагыла. Ипотека алырга теләүчеләр бар икән, димәк, төзелеш һәм бизнес өлкәсе дә туктамаячак, дигән сүз. Өстәвенә, халык 2020 елда акча туздырырга куркып торды. Ихтыяҗ бар икән, тәкъдим тә булачак. Ә сатучылар кеше барыбер ала дигән сылтау белән бәяләрне еш алыштырачак, дип фаразлый экспертлар. Әлбәттә инде бу үзгәрешләр безнең кесә файдасына булмаячак. Алай гына да түгел, июньдә инфляция 6 процентка җитәргә, ә хыялланган 4 процентны әле 2022 елда гына күрәчәкбез, ди.

Шулай булгач, итәкләрегезне җыегыз, җәмәгать! Яхшы көннәр әле килер, безгә дә килми калмас. Тик әлегә түзәсе! 

Лилия Локманова

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading