16+

Илдар Сәгъдәтшин: «Китап чыгарып та зур акчалар эшләп була»

Узган атнада «Идел-Пресс» һәм «Татар китап нәшрияты» ­мәктәп укучылары өчен экскурсия үткәрде. Чара WorldSkills ­дөнья чемпионаты кысаларында эшче һөнәрләре белән танышу максатыннан үткәрелде.

Илдар Сәгъдәтшин: «Китап чыгарып та зур акчалар эшләп була»

Узган атнада «Идел-Пресс» һәм «Татар китап нәшрияты» ­мәктәп укучылары өчен экскурсия үткәрде. Чара WorldSkills ­дөнья чемпионаты кысаларында эшче һөнәрләре белән танышу максатыннан үткәрелде.

Эшче һөнәрләре белән беренчеләрдән булып «Татар китап нәшрияты» директоры Илдар Сәгъдәтшин таныштыра башлады.
– Минем 12 яшьлек кызым рәсем ясарга ярата. Киләчәктә мин аңа китап бизәүче рәссам булырга киңәш иттем. Бу бик перспективалы өлкә. Мәскәүдәге китап нәшриятлары хәзер чит ил иллюстраторларына уйлап тапкан персонажлары өчен бик зур акчалар түли. Крокодил Гена, Чебурашка, Незнайка кебек персонажлар көн саен туып тормый бит, шуңа китап бас­тыручыларга яңа персонажларны читтән сатып алырга туры килә. Хәзер без Казан федераль университетының дизайн факультеты студентлары белән дә эшлибез. Мәсәлән, Ландыш Әбүдәрованың «Мандариннар» дигән китабы тулысынча студентлар белән генә эшләнде. Һөнәр сайлаганда, хезмәт хакы зур роль уйный. Нефть, газ җитештереп кенә түгел, китап чыгарып та зур акчалар эшләп була, – ди Илдар Сәгъдәтшин.

«Татар китап нәшрияты» алдында балаларны китап укыту гына түгел, аларны татар телендәге китапларны укыту проблемасы тора. Заманадан артта калмас өчен, алар хәзер татар әдипләренең әсәрләрен аудиоформатта чыгара башлаган. Әсәрләрне Татарстанның күренекле шәхесләре укый.

– Бәлки сезнең мәктәп программасындагы әсәрләрне тулы вариантта укып чыгарга вакытыгыз да юктыр. Шуңа күрә кызлар табак-савыт юган арада, малайлар отвертка белән ниндидер техникада казынган шул әсәрне безнең сайттан тыңлый аласыз. Аудиокитапларны башка гаджетларга күчереп тыңлап та була. Шулай ук бик күп китапларны электрон вариантта уку мөмкинлеге бар, – дип кызыксындырды яшьләрне китап нәшрияты директоры.

Замана технологияләрдән туп-туры без XX гасырның 1956-60нчы елларына күчтек. Типографиягә керү юлында шул еллардагы текст җыю машинасы тора. Хәреф җыючы шунда үз куллары белән текст җыйган. Бер битлек текст тутыру өчен, аңа якынча 30 минут вакыт кирәк булган. Аннан соң текстны корректорлар укый. Әгәр дә хәреф җыючы хата җибәрсә, аңа текстны янәдән җыярга туры килгән.
Хәзер исә китап бастыру технология­ләре үзгәрде. «Идел-Пресс» нәшриятында аны бер ай эчендә чыгарып бирәләр. Күп эш машиналарга йөкләнгән. Шулай да печатник – басучы һөнәре әле дә зур дәрәҗәгә ия.

Китапның сурәтләрен турыдан-­туры кәгазьгә төшермиләр. Башта ул махсус пластинкага күчә. Әлеге процессны күрсәтү өчен, безне сары утлы бүлмәгә алып керделәр. Пластинкага сурәт шәмәхә лазер белән төшерелә. Әгәр дә ут башка төрле булса, рәсемдә таплар, кирәкмәгән нокталар барлыкка киләчәк. Пластинкадагы рәсем инде кәгазьгә салына.

Китап битләре дә башта китапны хәтерләтми, плакат рәвешендә зур кәгазьгә төшерелә. Фасовщик аны берничә биткә бүлеп тора. Аннан битләрне бергә туп­лап, китап җыялар инде. Сүз уңаеннан, бит санын күрсәтә торган номерлар китап бастыру эшендә дә кирәк икән. Махсус җайланма әнә шул номерларга карап, китапның битләрен дөрес итеп җыя. Китап нинди генә төсләргә ия булмасын, китап бастыру эшендә нибары кара, кызыл, яшел, сары кебек дүрт төсне генә кулланалар. Әлеге төсләрне бер-берсе белән кушып, яңа төсләр дә ясыйлар.

Фото: tatar-inform.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading