16+

Иле юкның көне юк, яки кабат бестселлерлар турында

Әгәр В. Нуруллин, Г. Ахунов, Ш. Бикчурин, М. Мәһдиев кебек каләм ияләребез, районнарга бармаса, завод-фабрикаларга эшче сыйфатында беркетелеп һәм хезмәт хакы алып (!), станок артындагы хезмәт үзенчәлекләрен өйрәнмәсә, нефть табылган урыннарга иҗат командировкасына җибәрелмәсә, узган гасырда “Хәзинә”, “Каты токым”, “Аккан су юлын табар” һәм башка романнар язылыр иде микән?!

Иле юкның көне юк, яки кабат бестселлерлар турында

Әгәр В. Нуруллин, Г. Ахунов, Ш. Бикчурин, М. Мәһдиев кебек каләм ияләребез, районнарга бармаса, завод-фабрикаларга эшче сыйфатында беркетелеп һәм хезмәт хакы алып (!), станок артындагы хезмәт үзенчәлекләрен өйрәнмәсә, нефть табылган урыннарга иҗат командировкасына җибәрелмәсә, узган гасырда “Хәзинә”, “Каты токым”, “Аккан су юлын табар” һәм башка романнар язылыр иде микән?!

Әлмәт Язучылар берлеге рәисе Рәфкать Шаһиевнең «Татар-информ» хәбәрчесе Зилә Мөбарәкшина сорауларына биргән җаваплары белән таныштым.  Ул миндә төрле, урыны белән каршылыклы да фикерләр уятты. Бүгенгә әңгәмәнең тәүге өлешенә генә тукталып торыйк. Зилә Мөбарәкшина аны:
“– Рәфкать абый, татарларда бестселлер язучы кеше булырмы? Татар әсәрен дөньяга танытып булыр иде дип саныйсызмы? Танытып кына түгел, безнең арада миллион тиражлар сатып, баеган язучы булырмы?”, – дигән сораудан башлаган.

Инде җавабын да үзгәртми-нитми китерәм:
“–Китап сатып баеган татар язучысы булыр дип әйтә алмыйм. Әмма бу татар язучылары арасында Гүзәл Яхинадан яхшы язучылар юк дигән сүз түгел. Аннан яхшы һәм бик күпкә яхшы язучылар бар. Элек тә бар иде. Аяз Гыйләҗевның «Өч аршын җир», Фәүзия Бәйрәмованың «Кырык сырт», Факил Сафинның «Саташып аткан таң» Фоат Садриевның «Таң җиле» әсәрләре, Фирүзә Җамалетдинова, Рөстәм Галиуллин, Рәмзия Габделхакова, Айгөл Әхмәтгалиева иҗатлары бестселлер булырлык. Әле болар берничәсе генә.

Татар әдәбияты һәрвакыт яхшы әдипләргә, яхшы әсәрләргә бай булды. Хәзер дә бай. Авторлар да туган. Татар әсәрен дөньяга да танытып була. Безгә шул механизмны эшләтеп җибәрү юлларын эзләргә кирәк. Моның өчен яхшы тәрҗемә, пропаганда, реклама кирәк. Кеше барыбер китап укый. Андыйлар бетми. Язган әсәр барыбер басма китап буларак яшәүдән туктамый. Моңа ачык мисал — Коръән”.

Югалган, үлемгә дучар ителгән хезмәтләр аз түгелдер анысы. Татар язучыларының кулъязма хәлендә үк юк ителгән әсәрләре никадәр! Укылыштан бөтенләй төшеп калган китапларның барлап очына чыкмаслык. Кемдер бүген әсәренең популяр сайтларда, хәтта чатларда гына урын алуы да җитә дип саный.  Әлбәттә, гасырлар кичеп исән калган Корьән – иң күп таралган басмалардан. Минем өемдә генә дә берничә ул! Изге китапның бестселлер булуының сәбәбе бик гади: һәр чын мөселман аннан көн саен файдалана. Ул һичьюгы аның аерым сурәләрен даими кабатлый. Корьән ул – ислам нигезләрен аңлатучы хезмәт тә, тормыш дәреслеге дә, уку әсбабы да, аны хәтта матур әдәбият сыйфатында да укырга мөмкин! Менә кайдан килә аның бестселлерлыгы! Менә нәрсә – бестселлерлыкның шартлары!

Мөселманнар санының күплеге һәркемгә мәгълүм. Монотеистик диннәр арасында чагыштырмача яшь булуына карамастан, бүгенге көндә 1,8 млрд кеше үзен мөселман дип таный. 28 илдә ул рәсми дин сыйфатында игълан ителгән. Христианнар әлегә 2,3 млрд тәшкил итә. Шундый зур аерма булуга карамастан, мөселманнар кайчан да бер аларны узып китәргә дә мөмкин. Димәк, ике диннең таяныч ноктасы булган китапларның һаман да миллионлап басылуына гаҗәпләнерлек түгел. Шул ук вакытта Корьәнгә булган үтә нечкә, табынулы, эчтәлегенә соң дәрәҗәдә инанулы мөнәсәбәт бер генә әдәби берәмлеккә дә, шул исәптән дини рухтагы башка китапларга да күрсәтелмидер кебек. Аны берничә тапкыр махсус оештырылган акцияләрдә яндырулар да, тәрҗемәләрен экстремистик әдәбиятка тиңләгән кайбер суд карарлары да халык арасындагы кулланыштан төшереп калдыра алмады. Корьән ул – гасырлар һәм заман ихтыяҗы тудырган, арта гына барган ихтыяҗ мәңге яшәткән китаптыр. Ислам дәүләтләрендә, Сөннә белән берлектә, Коръәннең дини, гражданлык һәм җинаять кануннарының нигезе булып тору аның мөселман мәдәниятендә, иҗтимагый яшәешендә нинди урын биләвен аңлата булса кирәк. Рәис иптәш әңгәмәсендә әлеге китапка юкка гына тукталмаган.

Рәфкать әфәнденең җавабында алай да мине канәгатьләндергән урын – теге яки бу продукция бестселлер булсын өчен, таныту механизмын эшкә җигү мөһимлеге турындагы фикер. Совет чорында татар әдипләре, чыннан да, тәрҗемә һәм пропаганда аша дөньяда күпмедер танылалар иде. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар. Әлеге классикларыбызны башка милләтләр бүген дә укыйлар дисәк, нык ялгышырбыз. Хәтта алар да төрки дөньяда да, Тукайныкына түгел, Һ. Такташ, Ш. Камал, Ф. Кәрими, З. Бигиев, Й. Акчура һәм башка кайбер асыл затларыбыз популярлыгына ирешмәгән! 

Теге яки бу каләм иясенең дөньякүләм танылуы да заман ихтыяҗы белән бәйле. Тукай кан-кардәшләребезгә иҗат һәм яшәү үрнәге булган, алдынгы фикер һәм камил әсәрләр белән хезмәт иткән. Иң мөһиме: ХХ гасыр башы – аның язганнарына изелгәннәр, ачлар дөньясында да, югары катламнар тирәлегендә дә ихтыяҗ көчле чак. Чит мәмләкәтләрдә Г. Ибраһимов, Г. Исхакый һәм башка кайбер танылган шәхесләребез исеме яхшы билгеле булу да  шушы ихтыяҗ, иҗтимагый-сәяси хәрәкәтләр, төрле халыкларның мәдәни-әдәби алгарышка омтылуы, шул юлда үрнәк булырлык әсәрләр эзләве белән аңлатыла. Мондый чакта, әлбәттә, теле аңлаешлы кардәш әдәбиятларга мөрәҗәгать итәсең. Алдагы гасырларда үз әдәби барышыбыз, әдәбиятара багланышларыбыз шуны ачык сөйли. Яңа заманда исә хәтта төрки мәмләкәтләрдә дә алда аталган прозаикларыбызны, данлыклы җәмәгать эшлеклеләре булуларына карамастан, аерым чыгармалар белән, әдәби-фәнни тирәлек яисә әлеге илләрдә яшәгән татарлар гына белә. Җәлилебезнең популярлашуы да сәяси-иҗтимагый шартларга бәйле. Бүгенге көндә без һичьюгы Тукай белән Җәлилнең дөньякүләм онытылмавын дәүләт дәрәҗәсендә кайгыртабыз да.

Кайчандыр әсәрләре барлык континентларны яулаган каләм ияләре күпчелек очракта яңа буыннар тарафыннан да онытылмый. Әйтик, дөньяның Толстой, Достоевский исемнәре яңгырамаган почмагы юк. Бер караганда, бүгенге чорны да тасвирламыйлар. Чит ил укучылары стильләренең дә шактый авырлыгын әйтә. Шул ук вакытта тәнкыйть иҗатларының, кеше җанын ачуы белән, һәр заман укучысына кызыклы булуын сөйли. Китап укучылар әлеге әдипләрнең үз чорын күз алдына тулыканлы бастыра алуларына, әсәрләренең структур камиллегенә һәм башка кайбер сыйфатларына таң кала. Бүген популярлашырга теләүче прозаикларыбыз да шуларны истә тотып язарга тиештер. Толстой, Пушкин, Достоевский, Чехов кебек әдипләрнең танылуында башка сәбәпләр дә юк түгел. Әйтик, әлеге авторларның әсәрләре дөнья әдәбиятлары тарихына кертелгән, төрле уку йортларының филологик факультетлары кабул иткән уку программаларында урын алган.

Дөнья халыклары татар дигән милләтне, Татарстан дигән республиканы белми диярлек. Мин монда икътисади-сәяси бәйләнешләр өлкәсендә эшләүчеләрне, дөнья буйлап даими сәяхәт итүчеләрне күздә тотмыйм. Әле Төркиягә ишекләр ачылгач та, хәтта анда да, Татарстан, дисәң, Казахстан дип ишетәләр дә, кардәшләребез килгән икән, дип, бик сөенәләр, Татарстан икәнлеген яңадан кабатлагач, инде аптырап калалар иде. Анда гади халык арасында татарны белмәүчеләр әле дә очрый, әмма шактый әз инде. Туристлар, эшмәкәрләр, алыпсатарлар алар аңына безнең әле һаман да барлыгыбызны яхшы сеңдерде. Хөкүмәт башлыклары да, республикабызны таныту өчен, күп эшли, ә барыбер үз иле юк халык, аның мәдәнияты, тормышы белән кызыксыну дөньяда зур була алмый. 

Борынгылар, иле юкның көне юк, дип юкка гына әйтмәгән. Хәзер аерым язма-чыгышларда, бездә бервакытта да тулы мөстәкыйльлеккә омтылыш булмады, дигән ялган фикерләр ишетелсә-күренгәләсә дә, туксанынчы еларда халык Татарстанның кайчан да бер ирекле буласына өметләнгән генә түгел, хәтта ышанган иде. Ул моны үзенең чын мәгънәсендәге мәдәни-рухи, икътисади иреге дип аңлады. Безне очындырган идеяләр, көрәш тарихыбыз, китапларда сакланып, уттан-сулардан да исән калып, ерак буыннарыбызга ирешсәче! Иманлы татар язучысын бүгенге шартларда, бестселлерлар иясе булуга омтылыш түгел, әнә шундый теләк, милләтен яшәтү уе кулына каләм алдыра дип уйлыйм. Әлбәттә, ирешсен иде лә аның уйлары тәрҗемәләр аша читләргә дә!

Каләм ияләренә, дөнья аренасына чыгу түгел, китабын русча бастыру да чишелмәслек проблемага әверелде. Син көне буе язган мәкаләңә тиеннәр аласың, бөтенләй түләмәүләре дә бар. Шул мәкаләңне тәрҗемәгә биреп кара, бер бите өчен соралган бәя таң калдырачак. Үзең исә башка телләрдән күпчелек очракта бушка татарчалаштырып утырасың.

«Бестселлер» турында сөйләшкәндә, инглиз теленнән алынган бу сүзнең нинди мәгънә аңлатуын белү аеруча мөһим, югыйсә кайберәүләрнең аны яхшы, сәнгати югары иҗат ителгән әсәр дип аңлаулары да очраштыра. Әлеге төшенчә миллионлаган тиражлар белән сатылучы китапны белдерә. Популяр музыка төркемнәренең иң күп таралган дискларын шулай атаучылар да юк түгел. Соңгы елларда кешеләр зур чиратларда торып кына ала ала торган компьютер уеннарны бестселлер дип атау да киң тарала башлады. Сәнгать өлкәсендә ул блокбастер, хит төшенчәләренең аналогы буларак кулланыла. Дөрес, бестселлер сүзе әйләнешкә кертелгән унтугызынчы гасыр ахырында күп сатылган китапны аңлаткан. Гаҗәп түгел: бу чорда әдәби продукция заманына күрә күп һәм тиз, әмма, билгеле ки, хәзергедән аз таралган. Әдәбиятны зур тиражлар белән чыгару үзе дә халыкка аның һәр төре дә бик кирәклек аркасында башлана.

Китапханәләрдә, архивларда, нәфис текстлардан тыш, умарта, ефәк корты үрчетүгә, сыер асрауга, дәвалау, күрәзәлеккә, астрономиягә һәм башка өлкәләргә караган бихисап хезмәтләрне табарга мөмкин. Шактые – чит ил авторларыныкы. Димәк, популярлашуның төп шарты һәр заманда да – аңа халыктагы ихтыяҗ. 
Исхакыйлар чорында чыккан әдәбиятны карасак, басмаларның бик юка китаплар рәвешендә булуын күрербез. Акчага кинәнеп яшәмәгән кешеләр дә ала алсын өчен шулай эшләнгән бу. Ул вакытта гади халыкка әдәбиятның тормышчанлыгы, аның хәсрәтләрен, күргәннәрен чагылдыруы аеруча мөһим булган. Г. Исхакый, беренче әсәрләренең җитешсезлекләрен аңлаганнан соң да, аларны юкка чыгарып бастырмый. Китапларым хаталы сыйфатта да халыкта популярлашты, яшьлегем әсәрләре булып, шулай калсын инде дип уйлый.

Әсәр бестселлерга әверелсен өчен, сәнгати югарылыкта язылуы һәм тирән эчтәлеккә ия булуы һич кенә дә мөһим түгел! Әнә шуңа күрә дә тәгаен бер татар язучысының теге яки бу хезмәте, тәрҗемә ителгәндә һәм актив пропагандалаганда, бестселлерга әверелер иде, дип кистереп әйтеп булмый. Бүген дөньяда яңа гына чыккан китап продукциясенең сексуаль элемтәләр, танылган кешеләрнең хыянәтләре, шәхси тормышы турындагы гаять зур тиражлар белән тарала. Шуңа өметләнеп, безнең илдә дә каләм эшенә алынучылар булды. Әлегә бу юлда зур уңышка ирешкәннәре аз. Яман аты белән дан алган “Дом-2”ның алып баручысы һәм эфирда ничә миллионлы аудиториягә ия Ольга Бузова да бестселлерга әверелерлек әсәр язам дип хыялланган иде, әмма, ничек кенә тырышмасын, булдыра алмады. Китабын бушка таратырга мәҗбүр, дип язып чыктылар. Бер караганда, язарга җиңел генә күренгән әлеге темалар да, укучының стильгә зәвыгын, эчтәлектә ни күрергә теләвен ачык күзалларга тиеш.

Әлбәттә, башында зур чыгымнар тотып, аннан соң аны төрле килешүләр аша меңәр мәртәбә кайтарырга омтылган “пиарчылар” төркемнәре бик сыйфатсыз әсәрләрне дә популярлаштыра ала. Бу бигрәк тә әсәрнең идея эчтәлегенә, аның кемгәдер файдалы булуына бәйле. Бу да – ихтыяҗ дигән сүз. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы моның шулай икәнлеген ачык дәлилләде. 

Интернет сайтларда милләтебездән һәм шәхесләребездән көлгән, тарихыбызны бозып күрсәткән русча язмалар, репликалар бихисап. Шуларга, авторларының тарафдарларына, вакытымны алып, еш кына каршы фикерләр юлларга мәҗбүрмен.  “Татарга астыртын һөҗүм” материалларының барысын бергә туплап чыгарсак, Рәсәйдә шул китаптан да популяррак китап булмас кебек тоела. Безнең халыкның артка китешен, юкка чыгуын үз республикабыз халкы арасында да көтеп, шул өмет белән җаннарын җылытып яшәүчеләр юкмыни?!

Бизнес-термин булган бестселлер сүзен әдәбиятка карата кулланасы да килми, әмма ул синнән генә тормый. Безгә бүгенге көндә халкыбызның кемлеген, тарихын чагылдырган әсәрләрне пропагандалау кирәк. Аның нинди жанрга каравы мөһим дә түгел. Монда теге яки бу авторларны, аларның ниндидер әсәрләрен кемгәдер ияреп, инерция буенча атау ягында түгелмен. Шулай да бер нәрсә бәхәссез дип уйлыйм: дөньяга тагын да ныграк танылуы бик кирәк әдәбият эчендә Айдар Хәлимнең моңарчы бер генә журналистыбыз да уздырып яза алмаган публицистикасы, Фәүзия Бәйрәмованың Рәсәйнең татарга карата кулланылган чукындыру һәм башка сәясәтләрен ачкан әсәрләре, Г. Ахуновның Хемингуэй хикәяләредәй көчле хисләр уята торган “Этләр патшасы” кебек повестьларыбыз, кече күләмле әсәрләребез алар арасында урын алырга тиеш. Бестселлер булып китә алмасалар да, һич югында аерым бер укучыларга безнең хәсрәтле үткәнебез, бүгенгебез һәм кыерсытылган татар, гаделсез тормышта яшәргә мәҗбүр кеше җаны, анда барган үзгәрешләр, аңа хас тирән кичерешләр турында сөйләрләр.

Бүген татар укучысы арасында яратып укылган әсәрләр, нигездә – хатын-кыз прозасы. Кызганыч ки, кайбер башка милләтләрдәге кебек, бездә интеллектуаль әдәбият бестселлер булырга дәгъва кыла алмый. Балалар әдәбияты җиңелрәк һәм күбрәк тарала, диләр. Бу, билгеле ки, әти-әниләрнең балаларга ана телләрендә китап укытырга теләвенә барып тоташа. Асылда заман таләпләренә, яшь укучы ихтыҗына һәрвакытта да җавап бирмәгән әлеге әдәбият балаларның үз арасында популярмы-юкмы, бу хакта әле уйланырга кирәк. Очраклы гына синең белән сөйләшеп киткән теге я бу баладан, кайсы язучыны беләсең, нинди әсәрләрне яратып укыганың бар, дип сорасаң, ул югалып кала, югалып калмаганы Тукайны, дәреслеккә кергән авторларны гына атый.

Белгечләр, хәзерге заманда, гомумән алганда, гавами әдәбият кына бестселлер булып китә, дисә дә, әдипләргә күңел төшерергә ярамый. Массалар яратып укыган әдәбиятка карамаган әсәрләрнең дә бестселлерга әверелүенә мисаллар җитәрлек. Монда әле, ихтыяҗдан тыш, билгеле бер шартларның да, ниндидер бәхетле очракларның да роль уйнавын онытмаска кирәк.

Язучыларның популярлашуы төрле халыкара чараларда катнашудан да тора. Әлеге чараларга кемне җибәрәбез соң без?! Гадәттә, җитәкчеләр бара. Аерым очракларда ул якын иткән бер-ике ир-ат иярә. Конкурсларга да иң яхшы әсәрләр юлланадыр дип уйламыйм. З. Мөбарәкшина әңгәмәсендә Айгиз Баймөхәммәтов исеме телгә алына. Аның уңышларында, каләм маһирлыгыннан тыш, Башкортстанда әдәбият өлкәсендә дөрес уйланылган сәясәт тә, төрки халыкларда сәхнә әсәрләренең популярлыгы да, уңышлы язылган әсәрләрен алга таба “хәрәкәт иттерү” дә, башка сәбәпләр дә зур роль уйнады дип беләм. Әлбәттә, әлегә А. Баймөхәммәтовны да бестселлер авторы дип атап булмый. Һәрхәлдә, әдәбиятның үзәгендә кайнаган чит илдә яшәүче танышларым да исемен ишетеп тә белми. Әлегә китаплары да күпмиллионлы тиражлар белән таралмаган.

Татар прозасыннан халыкның читләшүен кайвакыт алардагы тема тарлыгына кайтарып калдыралар, бигрәк тә галимнәр, чәчмә әдәбиятыбыз гаилә проблемаларына, мәхәббәт темасына кереп батты дип кайгыра. Язучыга зур темаларны чагылдыру өчен, тиешле шартлар тудырыламы соң, дигән сорау туа. Рәссамнар белән ялда булдым. Алар, түләүле иҗат командировкаларына барып, ясау осталыкларын үстерәләр, бер-берсе белән аралашалар, тасвирлауның яңа объектларын табалар икән. Болар бит язучыга да бик кирәк. Әгәр В. Нуруллин, Г. Ахунов, Ш. Бикчурин, М. Мәһдиев кебек каләм ияләребез, районнарга барып, авыл кешеләренең, җитәкчеләренең тормышы белән танышмаса, завод-фабрикаларга эшче сыйфатында беркетелеп һәм хезмәт хакы алып (!), станок артындагы хезмәт үзенчәлекләрен, эшчеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнмәсә, нефть табылган урыннарга иҗат командировкасына җибәрелмәсә, узган гасырда “Хәзинә”, “Каты токым”, “Аккан су юлын табар” һәм башка романнар язылыр иде микән?! Юк, билгеле.

Татар укучысы, тәнкыйте, әдибе бүгенге көндә, гомумән алганда, язучыларның үзләреннән соң исемнәрен бар дөньяга таныткан бестселлерлар калдырмавына борчылудан битәр, аны оригиналда укучыларның көннән-көн кимүенә кайгырырга тиеш. Без бит, беренче чиратта, үз халкыбызга хезмәт итәбез. Аның борчулары, уй-хыяллары белән яшибез. Кызганыч ки, әлеге проблемаларның, хыялларның һәм өметләрнең барысын да ачыктан-ачык чагылдырырга түгел, моңа хакыбыз юк, дип әйтергә дә хакыбыз киселгән... 

Рифә РАХМАН

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading