16+

«Әни вафат, аңардан гафу үтенә алмый калдым»

Илфак Шиһаповның берничә ел элек үтеп барышлый гына туган уйлануларын сезгә тәкъдим итәбез. Анда - тирән мәгънә, тормыш фәлсәфәсе. Бу айда аның арабыздан киткәненә бер ел була.

«Әни вафат, аңардан гафу үтенә алмый калдым»

Илфак Шиһаповның берничә ел элек үтеп барышлый гына туган уйлануларын сезгә тәкъдим итәбез. Анда - тирән мәгънә, тормыш фәлсәфәсе. Бу айда аның арабыздан киткәненә бер ел була.

Автовокзалдан такси белән редакциягә кайтам. Таксист, 40ның өстендәге ир, алдыбызга терәлеп диярлек бер машина кергәч, сүгенү сүзләре кулланмыйча гына шундый итеп әйтеп куйды - бала тәннәре чыгарлык булды.

Аннары рөхсәт сорап, тәмәке кабызды. «Ташлап караганыгыз юкмы?» - дидем мин, үземнең дә шул әшәке нәрсәне ташлый алмавымны искә төшереп. «Уразага кергәч ташлыйм, - диде таксист, бик ышанычлы гына. - Ул чакта авыр булмый».

Киттек. Казан «бөкеләре» сөйләшергә мөмкинлек бирә ул. Таксист миңа карамыйча гына ачылып китте:
- Әлмәттән мин. 42 яшемнең 35 елын тартам. Шулай үстек бит инде. Әни укытучы иде. Мөстәкыйльлек кирәген аңлагандыр, җиде-сигез яшемдә үк өлкәнрәк малайлар белән төнгә балыкка җибәрә иде. 90нчы елларның бөтен дәһшәтен үттем. Сугыштым да, талаштым да. Төрлесе булды. Төрмәдән чак калдым, барлык дусларым да диярлек утырып чыкты. Күбесе җир куенында инде. Ә мин менә исән. Эчтем, яшермим дә. Әнигә 80 яшь тулгач, эчүемне ташларга булдым. Әнине бик нык яратканмын икән. Шулкадәр юксынам! Бер генә тапкыр булса да сөйләшеп утырасы иде, бер генә кочаклыйсы иде үзен. Ташладым аракыны, айлар буе эчеп ятулар бетте. Әни шул ук елны вафат булды. Яшермим, вакыт-вакыт үтереп «саласы» килә. Тик эчмим - ярамый. Менә хәзер тәмәке тартуны да ташларга уйлыйм. Әле исәнлек бар, яши башлаган гына кебек. Эчү аркасында аерылдым инде, үзем генә яшәргә өйрәндем. Килеп-китеп йөрүче хатын-кызлар бар, тик берсе дә ышанып гаилә корырлык түгел кебек. Бәлки мин ялгыз яшәргә өйрәнеп беткәнмендер. Эчмәгәч, рәхәт бит. Баш авыртмый, акча бар...

Таксист ир, тәмәкене ташлая­чагы турында сөйләп, күңелне кымырҗытты. Шундый ышанычка нинди сәбәп барлыгын сорадым.
- Әни вафат. Эчкәнем, тартканым өчен аңардан гафу үтенә алмыйм. Менә шул гына, - диде ул, бераз уйланып баргач. - Брат, исән булса, мөмкинлегең булу белән, әниең янына кайт, безне бу җирдә яраткан бердәнбер кешеләр - әниләр ул...
Таксидан төшеп калуга ук, урам уртасында баскан килеш, әнигә шалтыраттым. 1 марттан тәмәкене дә ташлаячагым турында әйтеп шатландырасым килде үзен.

Илфак Шиһапов
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading