16+

Илфак + Минзилә (ЭКСКЛЮЗИВ)

Иштирәк авылы язгы кояш нурында назлана. Күңелгә тулган хатирәләр табигатьнең әлеге серле фасылы белән бербөтен булып чынбарлыкка әйләнә кебек. Менә мотоциклы белән авыл урамын дер селкетеп Илфак килеп туктар төсле. Күрше Мичурин авылына Минзиләсе янына йөрер өчен әтисеннән мотоцикл алдыра ул.

Илфак + Минзилә (ЭКСКЛЮЗИВ)

Иштирәк авылы язгы кояш нурында назлана. Күңелгә тулган хатирәләр табигатьнең әлеге серле фасылы белән бербөтен булып чынбарлыкка әйләнә кебек. Менә мотоциклы белән авыл урамын дер селкетеп Илфак килеп туктар төсле. Күрше Мичурин авылына Минзиләсе янына йөрер өчен әтисеннән мотоцикл алдыра ул.

Минзилә – Илфакның беренче хатыны. Улы Илдар белән кызы Зәринәнең әниләре. «Ул гомер буе миңа тугры булып яшәде», – ди торган иде Илфак Минзилә турында. Кызганыч, Минзилә ханым безнең белән очрашырга теләмәде. Әнә шулай күләгәдә калырга күнеккән ул. Үзен дә, хисләрен дә күрсәтергә теләми. Шуңа күрә аларның матур мәхәббәт тарихларын туганнары һәм кызы Зәринә белән барлыйбыз.

Кызга – 15, егеткә 17 яшь була танышканда. Күрше авыл кызы апаларына кунакка килә. Яшьләр беренче тапкыр клубта күрешәләр. Кыз егетнең озатып кайтуына каршы килә. Ошатмаудан түгел, әтисенең шелтәләвеннән курка. Гаиләдә тәрбия шактый нык була. Илфакның бик күп кызларның башын әйләндереп йөрүеннән хәбәрдәр булганнар, күрәсең. Шулай да башкалар түгел, нәкъ менә кунак кызы Минзилә керә аның күңеленә. Егет, 20 чакрым араны җәяү үтеп, күрше авылга Минзиләне эзләп китә. Өлкәннәргә бик сиздерми генә, очрашкалый да башлыйлар. Вәгъдә биреп озатып калмаса да, кыз егетнең армиядән кайтканын да көтә.

Минзиләгә – 19, Илфакка 21 яшь булганда, алар өйләнешәләр. Тормыш акрынлап үз юлын ала. Минзилә мәктәптә укыта, Илфак «Заман сулышы» газетасында эшли башлый. Бергәләп өй җиткерәләр. «Нәрсә эшләмәсеннәр, кая бармасыннар, Илфак белән Минзилә гел бергә булдылар», – дип искә ала якыннары.
Күз алдыннан берсеннән-берсе матур хатирәләр үтә. Илфак белән Минзиләнең кичке аштан соң гитара чиртеп баскыч төбендә утырулары, шаяра-шаяра бергәләп кәтлит кыздырулары, Илфакның, Минзиләне бер үбеп китү өчен, тәнәфес вакытын туры китереп мәктәпкә килүләре...

Әй ул хатирәләр... Илфаксыз бер елда без һәркайсыбыз аларны күпме барладык икән? Күпме бәргәләндек, эзләндек, күпме күз яшьләре түктек... Күңелне аңларга, киңәш бирергә, рәхәтләнеп бер сөйләшергә Илфак җитми... Һәркемгә үз Илфагы җитми... «Үзең ничек соң?» – дип аның хәл белүе җитми. Ул көннән-көн ныграк сагындыра, юксындыра. Бер ел элек тамак төбенә утырган төер бер дә эремәс төсле.

«Шәм яндырып көндезен,
Мин урамнарда йөрдем.
Юк, саташмаган идем,
Мин кешеләр эзләдем»,
– дип язган иде Илфак Шиһапов.
Бүген без барыбыз да сине эзлибез, Илфак...

Язмага реакция белдерегез

24

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ин сабыр хатын монда Минзилэ апа икэн. Молодец ана!!! Ильфак турындагы язмалар исэ барысы да елатырлык. Рэхмэт язган журналистларга. Бик куп дореслек ачылдф элеге язмалар белэн.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кемдер, Илфак Шигаповның исеме белән дан казанып калырга тырышып ята! Шансы ычкындырмый!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Тугры хатынын булган икэн бит синен , Ильфак. Хэзер дэ сина булган хислэрен дэнья тутырып сэйлэп йореми. Тын гына уз кунелен дэ саклый! Менэ кем булырга тиеш булган синен белэн озын гомер юлларын да. Нигэ аерды икэн сезне язмыш?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бик бэхетле гаилэ булган да сон ния яраткан хатынын сабыйларын ташлап киткэн де инде мэрхум

          • аватар Без имени

            0

            0

            Нинди сэбэплэр мэжбур иткэн сон аны яраткан хатынын, газиз балаларын ташлап чыгып китэргэ? Курэсен, гаилэсеннэн дэ остенрэк сэбэплэр булгандыр. Кызынын язганнарын укыганда, йорэклэр озелеп тоште бит...

            Мөһим

            loading