16+

Илфак Шиһапов: «Син бит онлайн идең...»

Хезмәттәшебез, каләмдәшебез, дустыбыз Илфак Шиһаповның «Шәһри Казан» газетасында төрле елларда басылып чыккан язмаларының берсен сезгә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Илфак Шиһапов: «Син бит онлайн идең...»

Хезмәттәшебез, каләмдәшебез, дустыбыз Илфак Шиһаповның «Шәһри Казан» газетасында төрле елларда басылып чыккан язмаларының берсен сезгә тәкъдим итәбез, хөрмәтле укучыларыбыз.

Телефоннан бер таныш шалтырата:
– Але, сөйләшә аласыңмы?
– Әлегә алам кебек...
– Кара әле, «теге» мәсьәләне хәл итеп булмады инде, да?
– Нинди мәсьәләне?
– Ничек инде – нинди? Яздым бит мин сиңа контактта, документлар турында.
– Кайчан?!
– Өченчекөн дә яздым, кичә дә... Ашыгыч иде бит..
– Хм. Ашыгыч булгач, нигә шалтыратмадың соң?
– Ну бит син контактта онлайн идең. Яздым шунда.
– Язгансыңдыр, тик нигә шалтыратмадың соң?
– Әйтәм бит, син контактта утыра идең. Кичә дә, өченчекөн дә. Шуңа яздым. Син җавап бирмәдең...
– Утырмадым мин контактта кичә. Вакытым булмады.
– Ну бит онлайн идең...
– Булса соң. Миндә интернет «безлимитка» – ул гел ачык тора.
– Ничек инде, син ни язганнарын укымыйсыңмыни?!
– Кайчак укыйм. Тик гел теге: «Привет, как дила?»ларга җавап биреп утыра алмыйм бит инде мин.
– Ә берәрсе бик мөһим хәбәр язса?!
– Бик мөһим хәбәре булган кеше шалтырата ул.
– Ә менә шалтыратмыйча контактка гына язса?! Мин сиңа өченчекөн дә, кичә дә яздым...
– Соң, шалтыратырга иде алай бик кирәк булгач.
– Ә телефонда?
– Телефонда юк минем интернет.
– Нишләп?!
– Телефон миңа сөйләшер өчен кирәк, интернет өчен түгел.
– Телефонда да интернет булырга тиеш инде ул.
– Нигә?!
– Әйтәм бит, мин сиңа ике көн яздым нинди документлар кирәген. Контактта. Син онлайн идең.
– Нигә шалтыратмадың соң? Менә хәзер шалтыратасың бит.
– Соң, җавап бирмәдең бит. Минәйтәм, әллә берәр нәрсә булганмы икән. Үзе контактта, үзе җавап бирми.
– Кирәкме соң әле ул документлар?
– Бик кирәк иде дә... Инде соңарды бугай...

Илфак Шиһапов

Башка язмалары: Илфак Шиһапов: «Без, оҗмахка эләксәк тә, зарланырга сәбәп табар идек»

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading