Мондый кешеләр турында чын-чынлап «авыл тоткасы» диләр. Нәрсәгә генә тотынса да булдыра торган, тормышка, көнкүрешкә үз карашы булган, туган авылым, авылдашларым дип җан атып яшәгән, аларны берләштерергә күп көч куйган тырыш, булдыклы ирләр турында шулай дими ни дисең тагын. Азнакай районының Балтач авылында яшәүче Илгиз Хәбипов та, берсүзсез, авыл тоткасы.
Хаҗәр апа балалары
Илгиз Хәбипов шушы авылның биш балалы матур гаиләсендә туып-үскән. Аларның өчесе туган җирләрендә төпләнгән. Илгиз абый – авылда нинди генә эш булса да, алдан башлаучыларның, барлык оештыру, эшләү мәшәкатьләрен күрүчеләрнең берсе.
Ни генә дисәк тә, барысы да ныклы тамырга, төпле нигезгә барып ялгана. Язмам героеның да әби-бабасы намазлы, дини кешеләр, әниләре Хаҗәр апа авылның абыстае, Ак әбисе, бик тә хөрмәткә лаеклы кешесе булган.
– Әни бик сабыр, акыллы хатын иде. Авылда аны олысы да, кечесе дә хөрмәт итте, – дип яратып искә ала каенанасын килене Гүзәлия апа. – Авырып, урын өстендә ятканда да бездән кеше өзелмәде, чөнки аякта йөргәндә, үзенең дә аларга зур ярдәме тия иде. Әни аларның һәрберсен ачык йөз белән каршы алып, сөйләшеп утыра торган иде. Кемгә генә абыстай буларак чакырсалар да, бервакытта да беркемгә дә каршы килмәде. Коръән ашлары уздыру, мәет озату аңардан башка узмады. Авылда мәчет булмаганда да нинди бүлмә бирсәләр, шунда йөрде.
Соңрак, 2006 елда уллары Илгиз һәм Авыл советы башлыгы Ленар Хәбипов башлангычы белән, авыл халкы да ярдәм итеп, мәчет торгызганнар. Балалары әйтүенчә, Хаҗәр апа өчен мәчеткә йөрү зур бәхет булган.
– Ул мәчетнең нигезен 20 еллап элек сала башлаганнар иде. Ни сәбәпле тукталгандыр, әйтә алмыйм, югыйсә буралары шул вакытта ук кайткан иде. Уйлаштык та абыйлар белән шушы эшкә тотындык. Авыл халкы да ярдәм итте, – ди Илгиз Хәбипов.
Илгиз абыйның тагын бер мактаулы хезмәте бар: авыл башындагы чишмәне яңарткан.
– Ул чишмә бөтенләй югалган иде диярлек. Бер торбадан су аз гына агып ята торган иде. 2011 елда Илгиз шуны барып карады да: «Мин чишмәне яңартам», – дип кайтып әйтте. Ул чагында әни дә исән иде әле. Ул җәйне бөтенебез – гаиләбез, туганнар шунда эшләдек.
Чишмәне казытып, өскә чыгарып, яхшы торбалар куеп, койма белән уратып алып, халык төшеп ял итәр өчен бөтен уңайлыкларын булдырдык. Хәзер авылдашларның иң яратып ял итә торган урыннары ул. Үзебезгә утырыр өчен урын да булмый кайчак, – дип елмая Гүзәлия апа.
Матур табигать почмагына сыенып утырган авылда Хәбиповлар нәселенең зур хөрмәткә ия икәнлеген аңладым. Кайсы гына капканы шакып керсәк тә, аларны мактап телгә алдылар. Илгиз абыйның чын күңелдән авылдашларын күрсәтергә, аларны газета битләрендә чыгарырга тырышып йөргәнен күреп, авылдашлары: «Безнең турында түгел, Илгизнең үзен языгыз сез», – диделәр.
– Мин аны бөтен кешегә дә үрнәк итеп китерәм, чөнки ул – бөтен җиргә дә җитешә торган кеше. Безнең бөтен Балтач авылын Хәбиповлар тота. Сабантуй, өмә уздырасы булсалар да, ниндидер зур эш башлаганда да алар иң алдан йөгерә. Бөтен авыл өчен тырышып йөриләр. Әти-әниләре дә авылның бик хөрмәтле кешеләре иде. Хаҗәр апа бигрәк тә акыллы кеше булды, – диде авылдашлары Тәнзилә ханым алар турында.
«Сигез сыерым булмаса, бу эшкә алынмас идем»
Илгиз Хәбипов төрле эшләрдә эшләгәннән соң, 2009 елда шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый.
– Башкалар турында әйтә алмыйм, ләкин бүген мин үземнең сараемда сигез баш сыер асрамасам һәм 50-60 литр сөт тапшырмасам, сәгать иртәнге 3тә торып сөт җыярга чыгып китмәс идем. Көн саен 80 кешедән сөт җыям, шулкадәрле кеше белән аңлашып, уртак тел табып эшләргә кирәк. Бу эшкә тотынуым да шушы сыерлар асрау белән бәйле иде. Мин сөт җыя башлаган чакларда, әни исән иде әле. Кызлар кебек йөгереп йөргән чагы. Шул вакытларда ул төшкә кадәр сөт тапшыра алмыйча аптырап бетә торган иде. Күпләрнең сөтләре шулай капка төпләрендә ачыды. Әнинең һәм авылдашларның азаплануын күрдем дә тәвәккәлләп тотындым, – ди Илгиз Хәбипов.
Бүгенге көндә ул дүрт авылдан сөт җыя. Аларны ике җиргә – сөт комбинатына һәм сөт җыю пунктына тапшыра.
– Җыя башлаган вакытларда, 45 литр сөт белән бара идем. Ул чакларда рентабельлек турында түгел, ә исән калу турында гына уйлап була иде. Эшли башлагач, халыкны җәлеп итеп, сөт тапшырырга өйрәтергә туры килде. Хәзер инде, Аллага шөкер, көненә 1 мең литр сөт тапшырабыз. Кыш көне 600-700 литр була, – ди ул.
Илгиз абый белән Гүзәлия апаларның балалары да үзләре кебек үк тырыш, булдыклылар, әти-әниләренең төп ярдәмчеләре. Айгиз – студент, җәйге чорда әтисенең иң төп ярдәмчесе. Айзилә белән Илзирә мәктәптә укый. Бик тәмле тортлар да пешереп саталар икән.
– Балаларны да эш белән, үзебезнең кул астына кереп үсүләрен телибез. Малларны иртән без карыйбыз, кичкесен балалар эшли, – ди гаилә башлыгы, горурланып. –Эшләгәннәре безгә ярдәм итү булса, өйрәнүләре үзләренә кирәк булыр. Без дә алар өчен дип тырышабыз бит.
Әле ярый, иренең һәр эшендә булышлык күрсәтеп, ярдәм итеп торучы пар канаты Гүзәлия апа бар. Төп эше балалар бакчасында булса да, документлар, язу-сызу, бухгалтерия эшләрен ул алып бара.
– Илгиз эшли башлаганда курку да, икеләнүләр дә булды инде. Булмады түгел, ләкин ахырдан мин барыбер аның башкарып чыгасын белдем, – ди хуҗабикә.
Илгиз Хәбипов, хатынының бик тә җаваплы эш башлавына ишарәләп:
– Сөт җыюның бөтен җаваплылыгы да – халыкка акчаны дөрес итеп, югалтмыйча тапшыру. Сөтләрен, кыйбатрак түлиләр дип, башкаларга тапшырып, акчаларын ала алмаган очраклар да булды. Тора-бара халык та миңа тапшырырга ияләнде, – ди.
Хәбиповлар үз тырышлыклары белән йортларын яңартканнар, бар уңайлыклары булган зур сарай җиткергәннәр. Һәм барысын да Илгиз абый үзе башкарган.
– Авыл җирендә эш бигрәк күп инде, – дигән сүзләремә җавап итеп, ул:
– Бездә авыр эш була алмый, – дип көлде. – Минем бит профессиям юк. Мин бары тик эшлим генә. Мал табибы да, фермер да, умартачы да, балта остасы да, эретеп ябыштыручы да булырга туры килә.
Соңрак әле мин аның тагын бер һөнәр иясе икәнен белдем – артист та икән әле ул! Нәрсә әйтәсең: булганнан бар да була шул!
Азнакай, Балтач
Комментарийлар