16+

Җилләр һәм утлар шәһәре

Әзәрбайҗан башкаласы Баку минем күңелемдә җилләр шәһәре генә түгел, фонтаннар һәм утлар шәһәре булып та кереп калды. Аны икенче төрле «көнчыгыш Парижы» дип тә атыйлар. Заманча, үзенчәлек­ле стильдә, гел пыялалардан гына торган биек матур биналар янәшәсендә үзенә борынгы тарихны сеңдергән, көнчыгыш бизәкләре уелган, кабатланмас формалары белән таң калдырган иске йортлар басып тора. Анда иске белән яңа, көнчыгыш белән көнбатыш, традиция­ләр белән инновацияләр бергә катнашкан. Шуңа да Баку тиз үсә торган һәм шул ук вакытта милли бай культурасын һәм сәнгатен сак­лап кала алган шәһәр.

Җилләр һәм утлар шәһәре

Әзәрбайҗан башкаласы Баку минем күңелемдә җилләр шәһәре генә түгел, фонтаннар һәм утлар шәһәре булып та кереп калды. Аны икенче төрле «көнчыгыш Парижы» дип тә атыйлар. Заманча, үзенчәлек­ле стильдә, гел пыялалардан гына торган биек матур биналар янәшәсендә үзенә борынгы тарихны сеңдергән, көнчыгыш бизәкләре уелган, кабатланмас формалары белән таң калдырган иске йортлар басып тора. Анда иске белән яңа, көнчыгыш белән көнбатыш, традиция­ләр белән инновацияләр бергә катнашкан. Шуңа да Баку тиз үсә торган һәм шул ук вакытта милли бай культурасын һәм сәнгатен сак­лап кала алган шәһәр.

Кыска итәк яратмыйлар

Каспий диңгезенең ярында, Апшерон ярымутравының көньягында урнашкан Бакуның исеме борынгы фарсы теленнән җилләр шәһәре дип тәрҗемә ителә. Тау итәгендә басып торган каланың өч тарафында да диңгез һәм алар ягыннан искән җил әледән-әле шәһәргә «һөҗүм итеп тора». Әле генә ул сине йомшак, җылы җиле белән иркәли, ул да түгел, бөтен гайрәте белән, бар дөнья­ны туздыра. Бездә андый кискен җил чыкканда, тизрәк өйгә кереп качу җаен эзли башлыйлар, ә мондагылар аңа бөтенләй игътибар итми. Беренче көнне көчле җил тавышына йоклап та китеп булмады, ут баганаларының чайкалып торуына караганда, урамда агачлар аугандыр, утлар сүнгәндер дигән идем, иртән бар да тәртиптә, агач түгел, ботаклар да сынмаган иде. Җил дигәннән, Бакуга җыенучыларга кыска киң итәкле күлмәкләр алмаска киңәш итәм, җилле көндә күтәрелеп китмәсен өчен итәкләрен куллары белән тотып йөргән туристларның, белгән булсамчы, дип уфтануларын күп ишетергә туры килде. Җирле халыкка килгәндә, ир-атлар шортылар бөтенләй кими, тар, сыланып торган чалбарларны да кияргә яратмыйлар, гадәти классик чалбардан йөриләр. Хатын-кызларның да бик күбесе чалбар кигән һәм алар ни өчендер кара төстәге киемнәргә өстенлек бирә. Күлмәк кигән туташлар, урамда 30 градус эссе торуга карамастан, капрон оектан. Шорты кигән туристларга сүз әйтмиләр анысы, әмма анда баручыларның күбесе, Баку халкына хөрмәт йөзеннән, кыска итәкле, изүләре ачык булган киемнәрен кимәскә тырыша. Ә менә анда яшәүче танышыбыз әйтүенчә, әзәрбайҗан хатыннарының ачык киенүенә күз йома алмыйлар. Автобуста кыска итәк кигән, иреннәрен артык кызарткан бер ханымга шактый кисәтү ясалды, тупас сүзләр дә әйтелде һәм ул мескен автобустан төшеп калырга мәҗбүр булды, дип сөйләде ул. Хиҗаб кигән җирле халыкны бик аз күрдек. Аның каравы Бакуда кара киемнән йөрүче гарәпләр шактый. Ираннан һәм Пакыстаннан килгән туристларның күплегенә карап, берара үзеңне гарәп илендә дип хис итә башлыйсың.

Ярдәмчел халык

Баку халкы һәркемне ачык йөз белән каршы ала. Монда халык бик ярдәмчел. Урамда як-ягыңа каранып торуыңны күрсәләр, «Хөрмәтлем, сезгә ничек ярдәм итә алам?» – дип килеп эндәшәләр. Кибеттә кайсын алыр­га белми аптыраганыңны күрсәләр дә, кайсы чәйнең тәмле булуын, кайсы баллы ризыкның нәрсәдән ясалуын, аның кайда очсызрак сатылуын бер дә иренмичә сөйлиләр. Кайдан килүең белән дә кызыксынмый калмыйлар.

Монда метро, автобус һәм таксилар гына йөри. Транспорт безнең акча белән нибары 12 сум. 1 августка кадәр 8 генә сум булган. Автобуска беренче ишектән кереп, юл картасы белән түлисең, акчасы беткән булса, шунда ук кире төшеп калып, махсус банкоматта акча саласың. Автобус йөртүчегә акча бирү гадәте юк. Метро үз эченә 25 станцияне ала, анда жетон кулланмыйлар, фәкать юл карточкасы белән йөриләр. Юл асты кичүләре турында да әйтмичә китә алмыйм: үзәктәгеләре мрамордан эшләнгән, күбесендә эскалатор эшли, әйбәт яктыртылган һәм бик чиста. Шәһәр кырыенда урнашкан бистәләрдә советлар вакытыннан калган автобуслар йөри. Кайбер урамнары да бик чүп­ле. Күзгә ташланган тагын бер нәрсә: монда пандуслар юк, ни гаҗәп, инвалид арбасында хәрәкәт итүчеләрне бөтенләй күрмәдем, бала коляскасы этеп йөрүчеләр дә күзгә бик сирәк ташланды. Велосипедта җилдергән кешеләр дә юк монда.

Баку үзәгендә юлларны кем ка­ян тели, шуннан чыга. Светофорга кадәр барып торучылар бик сирәк, һәм иң гаҗәбе: машина йөртүчеләр моңа бик тыныч карый. Шуңа да игътибар иттем: хатын-кызларны руль артында бик сирәк күрергә була.

Таксистлар белән аралашканда, сатулаша белергә кирәк. Әгәр дә ул биш манат дия икән, син икеләнеп тормыйча гына өч манат дип куясың һәм ул шунда ук риза да була. Әмма таксистның сине теләгән урыныңа илтеп куюы факт түгел. Алар шәһәрне үзләре дә бик начар белә.

Бәяләргә килгәндә, гадәттәгечә, туристлар йөри торган урында алар шактый кыйммәт. Күчтәнәчләрне, сувенирларны андый җирдән алмавың хәерле. Иске шәһәрдә унбиш манат торган чәйне кибеттә биш манатка гына алып була. Ит, сөт ризыклары, көнкүреш товарларының бәясе бездәге кебек. Ә менә яшелчә һәм җиләк-җимешләрнеке күпкә очсыз, бигрәк тә базарда. Сливаның килосы безнеңчә – 15, баклажанның – 12, помидорның – 18, персикның 37 сум. Кафеларда да шундый ук бәя, әмма аларның бер порцияләре безнең ике-өч порция хәтле. Әзәрбайҗан кухнясы бик туклыклы һәм тәмле. Ә менә чәйгә анда аерым караш. Адым саен чәйханә урнашкан. Биш кенә минутка очрашсалар да, берәр оешманың төшке аш вакыты чыкканын көтеп торган арада гына да чәй кереп эчәләр. Чәй янына, әлбәттә, кайнатма куялар. Аның монда нинди генә төре юк. Бакуда шулай ук Шеки хәлвәсен һәм пәхләвәсен дә татып карарга кирәк. Әмма алдан ук кисәтеп куям: алар бик, хәтта кирәгеннән артык баллы.

Русчаны яхшы беләләр

Бакуга җыенганда, күп кенә мәгъ­лүматны интернеттан алдан ук карап куйган идек. Анда рус телен белүче әзәрбайҗаннар бик аз, булса да, олы яшьтәгеләр генә, диелгән иде. Мин бу фикер белән килешеп бетмим. Яшьләр арасында да рус телен белүчеләр шактый. Русча җавап кайтара алмаган бер-ике кешене генә очраттык. Бакудагы танышларыбыз әйтүенчә, шәһәрдә рус мәктәпләре шактый һәм балалар рус телен бик теләп өйрәнә. Гаиләдә һәм балалар бакчасында әзәрбайҗан телендә генә аралашкан балаларын күп кенә ата-аналар, рус телен белгән очракта өстенлекләргә ия булуын аңлап, әзәрбайҗан мәктәбендәге рус секторына укырга бирә ди. СССР таркалганнан соң рус телен кирәксенмәгән булсалар, соңгы елларда аның популярлыгы арта башлаган. Катнаш гаиләләрдә дә күбесенчә рус телендә аралашалар. Ә менә авыллардан килүче яшьләр рус телен начар беләләр икән.

Ашыгырга яратмыйлар


Бакуда сәгатьләрнең күп­легенә игътибар иттем. Биналар диварларына зур гына сәгатьләр эленгән. Ә менә җирле халык ул сәгатьләргә карап кына каядыр ашыга дип һич әйтеп булмый. Монда без эшкә ашыгып баручыларны бөтенләй күрмәдек. Һәрберсе үз җае белән генә акрын гына атлап бара. Иртәдән үк сквер-бакчаларда эскәмиядә утырып торучыларны, шахмат-нарды уйнаучыларны күрергә була. Күбесе чәйханәдә ипләп кенә чәй эчеп утыра. Чәйханәләр кебек үк, Бакуда яшеллеккә төренгән бакчалар да бик күп. Бакуны фонтаннар шәһәре дип әйткән идем инде. Шәһәр үзәгендәге Фонтаннар мәйданчыгында туристлар агымы төнлә дә туктап тормый кебек. Мәйданчык скульп­тур композицияләр, арт-объект­лар белән баетылган.

Ичери шәһәр

Бакуда булган туристларның кабат әйләнеп кайтып күрәсе килгән урыны, минемчә, Ичери шәһәр, безнеңчә әйткәндә, Иске шәһәр. Урта гасырларда Каспий диңгезе ярында урнашкан әлеге территория сәүдә үзәге булып торган. Бирегә төрле илләрдән сәүдәгәрләр килгән. Бүгенге көндә Иске шәһәр ЮНЕСКО объекты булып тора. 221 мең квадрат метрны тәшкил иткән шәһәрчектә бик тиз адашып була. Тар урамнар, бер-берсенә терәлеп үк торган йортлар сине «үзенә йота». Иске шәһәрдә балконнар, ишекләр бер-берсен бөтенләй кабатламый, һәрберсен үзенә бер сәнгать әсәре диярсең. Туристлар объекты булып саналса да, монда тормыш гөрли. Борынгы йортларда әле дә яшәүчеләр бар, шунда ук мунча, балалар бакчасы, мәчет эшләп тора. Монда яшәүчеләрнең туристларга бер дә исе китми, үзләренчә яши бирәләр. Керләрен дә урамга кибәргә чыгарып элгәннәр, одеял эчлеге булып хезмәт иткән сарык йонын ел да җәй көне урамга киптерергә чыгарып куялар икән. Аларын да таратып салганнар. Йорт тирәләреннән узганда, борынга кыздырылган бәрәңге исе килеп бәрелә. Башларына сөлге урап, кызлар мунчадан кайта, ә сабыйлар мәче куып уйный. Биредә мәчеләр бик күп, аларның ни өчен күп булуын безгә беркем дә аңлатып бирә алмады.

Иске шәһәргә килүче туристлар иң беренче булып атаклы «Бриллиантовая рука» фильмының бер эпизоды төшерелгән урынны эзли. Моны белгән җирле халык син эзләгән урынны күрсәтергә ашыга, ә соңыннан аның өчен берничә манат сорый. Никулинның «Черт побери» дигән фразасын ишетеп, култыклап алып кереп китәргә дә әзер булып торучылар бар. Видеога төшерергә теләүчеләр булса, махсус шул урында утырып торган җирле халык алар белән дә бик тиз уртак тел таба, берничә манатка култыклап алып китәргә әзерләр.

Иске шәһәрдә «Кечкенә китап­чык­лар музее» да эшли. Кызганыч, без барганда, ул эшләми иде. Әйтүләренчә, музейда 7500 миниатюр китап саклана.

Атаклы Кыз каласы да (Девичья башня) Иске шәһәрдә урнашкан. Аның кайчан төзелгән булуы турында төгәл мәгълүмат юк. Башняның өске өлешендә сакланган язуга караганда, аны XII гасырда салынган дип фаразлыйлар. XVIII-XIX гасырларда башня маяк буларак кулланыла. 1964 елда анда музей ачыла. Риваятьләр буенча, шах үзенең кызын аның яратмаган кешесенә кияүгә бирергә тели. Кызы, ул вакыт эчендә кире уйлар дигән ният белән, әтисенә башня төзетергә куша һәм ул төзелеп беткәнче кияүгә бирми торуын сорый. Башня төзелеп бетә, ә әтисе үзенең карарында нык тора. Чарасызлыктан кызы, башняга менеп, шуннан диңгезгә сикерә.

Иске шәһәрдәге музей-тыюлык булып саналган Ширваншахлар сарае да үзендә бик күп тарихи серләрне саклый. Ул үз эченә диванханәне, 1441 елгы мәчетне, мунча һәм сарай галиме Сәед Яхъя Бакуви мавзолеен ала.

Ә менә Иске шәһәрдә яшәгән Мир-Мәвсум аганың йортын кайберәүләр махсус эзләп килә. Мир-Мәвсум гарип кеше була, аның сөяк­ләре үсмәгән һәм ул йөрү түгел, утырып та тора алмаган. Шәһәр халкы аны изге кеше дип санаган һәм авырулардан котылырга ярдәм итә дип ышанган. Ул җирле халык арасында халык дәвачысы булып танылган. Имештер, кулы белән генә орынып дәвалаган һәм моның өчен акча алмаган. 1950 елда Мир-Мәвсум ага бакыйлыкка күчкән. Әмма халык аның йортына әле дә килеп йөри икән. Безгә моны очрак­лы рәвештә генә танышкан Баку кешесе сөйләде. Кызыксынуыбыз көчле булды, без дә аның йортын эзләп киттек. Кечкенә генә бүлмәдә Мир-Мәвсум аганың портреты эленгән. Анда керер алдыннан хатын-кызлар башларына яулык яба һәм, шул портретка карап, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйлар. Чыкканда исә борылырга кушмыйлар, ишеккә аркаң белән генә чыгасың. Мир-Мәвсум ага җирләнгән зиратка да барып йөрүчеләр күп ди. Анда сәдака акчасына мавзолей булдыр­ганнар.

Ут храмы

Туристлар яратып килә торган икенче урын – утка табынучылар храмы (Атешгях). Атешгяхның әзәрбайҗан теленнән тәрҗемәсе дә – ут йорты яки ут чыккан урын. Бу урында кайчандыр табигый ут янып торган. Храм исә безнең эраның II-III гасырында борынгы зороастризм дине вәкилләре тарафыннан барлыкка килгән. Ул үзенә индусларны да җәлеп иткән. Алар, утның мис­тик үзлекләренә ышанып, бу урынга табынырга киләләр. Ислам дине тарала башлагач, әлеге храм җимерелә. Исламны кабул итмәгән индуслар Һиндстанга китә. XVII гасырда бирегә борынгы ефәк юлы белән сәүдәгәрләр, шул исәптән Һиндстан сәүдәгәрләре дә килә башлый. Алар храмны яңадан торгыза. Монда кабат хаҗилар килә башлый. XIX гасыр уртасында янып торган ут сүнә. Хаҗилар моны Аллаһның җәзасы итеп кабул итә һәм бу храмга юл ябыла. Храм 1975 елда музей буларак ачыла. Гидлар индусларның яшәү рәвешләре турында шактый кызыклы сөйли. Индуслар муеннарына 20 кг авырлыктагы тимер чылбыр киеп йөргән, айлар буе яндырылмаган известь өстендә ятканнар, шул рәвеш­ле үзләрен җәзалап, Аллаһ аларның гөнаһларын бетерә дип ышанганнар. Ә үлгән кешеләрнең тәнен изге утта яндырганнар.

Келәм музее

Бакуга барган кеше, һичшисез, бу музейда булырга тиеш. Бердән, келәмнәрнең иң матур үрнәкләрен биредә күрергә була. Икенчедән, ке­ләмнәр әзәрбайҗан халкының аерыл­гысыз өлеше. Аны диварларына да элгәннәр, идәнгә дә җәйгәннәр, юлда аның белән ябынганнар, соңгы юлга да келәм белән озатканнар.

Дөньядагы иң беренче келәм музее Бакуда ачылган. 1967 елда беренче экспозицияләр Иске шәһәр территориясендәге җәмигъ мәчетендә барлыкка килә. 2008 елда исә төрелгән келәм формасында зур яңа бина төзелә башлый, 2014 елда ул төзелеп бетә һәм келәм музее шунда урнаша. Аңа нигезне келәмнәрне өйрәнүче галим Ләтиф Кәримов сала. Биредә барысы төрле гасырларга караган 150 төрле келәм саклана. Иң борынгы келәм XVII гасыр­га карый. Күп кенә келәмнәрне музейга бүләк иткәннәр. Алар арасында 1724 елда кияү егетенең кәләшенә бүләк иткән келәм аеруча игътибарга лаек. Келәмнәрнең биредә нинди генә төре юк! Кайберләренең өске өлешендә махсус төсләрне тонык­латып тукыганнар, әйтерсең аңа тузан кунган. Аның авторлары моны гасырлар тузаны дип аңлата. Келәм өстеннән агып төшеп бара торган нефтьле келәм дә үзенчәлекле. Шулай ук әзәрбайҗан халкының күп кенә танылган кешеләре портретларын да тукыганнар. Әлеге келәмнәрне туку өчен өчәр ел вакыт кирәк ди.

Бүгенге көндә дә Әзәрбайҗанда келәмнәр тукыла. Советлар Союзы таркалгач, келәм туку фабрикалары ябылган булган. Хәзер аларны кабат торгыза башлаганнар. Күп кенә хатын-кызлар келәмнәрне заказга өйләрендә кулдан да тукыйлар ди.

Келәмнәр музее каршында гына эшләп торучы фуникулерга утырып югарыга күтәрелсәң, күзәтү мәйданчыгына эләгәсең. Аннан Баку уч төбеңдә кебек кенә күренә. 1960 елдан бирле эшләп килүче фуникулерның юл озынлыгы – 455 метр.

16 чакрым озынлыктагы «Диңгез буе» бульвары – Бакуның визит карточкасы. Бульварда «Кече Венеция» дигән су каналы да бар. 1350 метр озынлыктагы, 1,3 метр тирәнлектәге су юллары буйлап көймәләр йөри, тирә-ягында кафелар урнашкан. Шунда ук Бакуның икенче данлыклы объек­ты – ялкын телләрен хәтерләткән утлы манаралар. Алар Бакуның теләсә кайсы җиреннән күренеп тора, кичен LED-экран ярдәмендә анда ут телләре биеп тора. Flame Towers исемен алган өч манараның биеклеге 140, 160 һәм 190 метр.

Туристлар арасында Әзәрбайҗанның элеккеге президенты Гейдар Алиев исемен йөрткән һәм формасы белән аның имзасын хәтерләткән (кемдер аны дулкын формасында эшләнгән ди) үзәк тә популяр. Монда Алиев музее һәм бик күп күргәзмәләр залы урнашкан.

Баку – пляж ялы түгел

Әйткәнемчә, Баку Каспий ярында урнашкан. Диңгезе булгач, су да коенасы килә. Шәһәр үзәгенә иң якыны Шихово пляжы, анда автобус белән якынча 30 минут барасы. Пляжның түләүле һәм түләүсез өлеше бар. Без түләүлесенә кердек. Бер кешегә өч манат (111 сум), моңа зонт, душ, бәдрәф һәм киенү-чишенү будкасы кергән. Шизлонг алырга теләсәң, тагын өч манат түлисең. Каспий диңгезен Кара диңгез кебек чиста дип әйтеп булмый. Түләүле булса да, андагы инфраструктура канәгатьләнерлек түгел. Бәдрәфләре бик пычрак. Үзебезнең Лаештагы «Кама диңгезе» пляжы күпкә уңайлы, шуңа өстәп, бушка да.

Икенче юлы без шәһәрдән шактый ерак булган Зиря пляжына бардык. Әллә дүшәмбе булганга, әллә монда кадәр килеп җитә алмыйлар, кеше бик әз иде. Монда күпләр гаиләләре белән көне буена ял итәргә киләләр дип аңладык. Зур гына беседкалар бар, анда өстәл-урындыклар, шашлык пешерү өчен мангаллар куелган. Һәр беседка янында аерым краннар, душлар, киенеп-чишенергә будкалар тора. Бер беседка өчен 20 манат түлисең. Савыт-саба кирәк булса, башка кирәк-яраклар алсаң, өстәп түлисең. Биредә исә чиста, тыныч, рәхәт. Әмма ничек кенә булмасын, минем кебек, Баку бероч­тан пляж ялы да булыр, дип килүчеләр ялгышачак. Пляж ялы өчен ул уңайлы шәһәр түгел, Каспийны да күңел кабул итеп бетермәде.

Кунакчыллар

Әзәрбайҗан халкы бик кунакчыл һәм киң күңелле. Сине әйбәтләп сыйламыйча, күңелеңне күрмичә, кат-кат чәй эчертмичә озатмый ул. Бакуда дус-танышларың була торып, аларда яшәмәү әзәрбайҗаннар өчен хөрмәтсезлек билгесе санала. Бакуга барыр алдыннан ук без фатир арендалау турында сөйләшеп куйдык. Моны белгәч, гаилә дуслары Эльвира белән Эльшад Амирзадәләр үпкәләп арып беттеләр, «Дус-танышларыбыз алдында безне оятлы иттегез», – дип борчылдылар. Кыстый-кыстый, биш көнне үзләрендә яшәттеләр.

Кунакка иң беренче нечкә билле армудларда чәй тәкъдим итәләр. Табын артында сыйлану аларда чәйдән башлана. Аннары икенче ашлар бирелә. Табында һәрчак кыздырылган бадымҗан (баклажан). Аның эченә фарш куеп та, сарыкның курдюк маен (эч мае) да салып кыздыралар. Кыздырылган помидор белән борычны да яраталар. Аларны йә, шашлык кебек, мангалда кыздыралар, яки салат ясыйлар. Газ мичендә помидор, бадымҗан, болгар борычын кыздыралар, кабыкларыннан чистарталар да блендерда ваклыйлар, тоз, борыч сибәләр, бик күп итеп яшел тәмләткечләр салалар. Салатның исеме дә «Мангал». Бакуга барсагыз, һичшиксез, долма (виноград яфрагы эченә тутырып пешерелгән фарш), садж, пылау (аның итен – аерым, дөгесен аерым пешерәләр, пылауга кушар өчен йөзем, күрәгәне сыер маенда кыздырып алалар), довга (катыклы аш), бозбаш (нут борчагы белән), кутабтан (алар ит белән дә, сыр, яшел тәмләткечләр белән дә) авыз итми калмагыз. Әзәрбайҗан ризыкларын язмада гына санап бетереп тә булмый. Аларның һәрберсенең үз тәме. Ә чәй янына һичшиксез шәкәр бура, гогал, пәхләвә, инжир кайнатмасы куе­ла. Эльвира әйтүенчә, әзәрбайҗаннар ярымфабрикат ашарга яратмый, алар кибеттән торт сатып алуны бөтенләй белми. Тортлар дигәннән, Бакуда үзләре пешергән «Апшерон» торты бик популяр. Аның коржларын чикләвек салып пешерәләр. Бакуда катык бик тәмле, авыл катыгы кебек куе һәм майлы. Фейхоа компотын эчмәгән, инжир һәм әстерхан чикләвеге кайнатмасын ашамаган кеше үзен Бакуда булдым дип санамасын да. Гомумән, Бакуга әзәрбайҗан ризык­ларын авыз итеп карар өчен генә дә барырга кирәк. Иң тәмле шашлык, иң тәмле кайнатма бары анда!

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading