Шәһри Казан

Илмира Нәгыймова ни өчен 11нче сыйныфка кадәр укымавын аңлатты

Мин әйбәт укыдым, аттестатымда нибары дүрт кенә «4»ле. Җыр белән бәйле һәр чарада катнаштым, конкурсларга да һәрдаим йөри идем.

- Бер елны, мин мәктәптә укыганда, 1 сентябрь шулай ук якшәмбе көненә туры килгән иде. Һәм мин чәчәкләр бәйләме белән мәктәпкә берүзем барган идем. Укырга теләк көчле булды микән, аңламыйм (көлә). Нишләптер, анда бар мәктәп балалары бәйрәм линейкасы булмаячагын белгән, ә мин ишетми калганмын.

Реклама

Мин әйбәт укыдым, аттестатымда нибары дүрт кенә «4»ле. Җыр белән бәйле һәр чарада катнаштым, конкурсларга да һәрдаим йөри идем.

Казанга еш бара идек. Зур шәһәргә гашыйк булып, тизрәк авылдан чыгып китәсе килә иде. Дөресен генә әйткәндә, авылда миңа күңелсез иде. Шуңа күрә, 9нчы сыйныфтан ук киттем, 10-11гә калмадым. Шулкадәр ашыкканмын, күрәсең, хәтта мәктәпкә очрашу кичәләренә дә барып тормадым. 9нчы сыйныфтан китү - минем тормышымда дөрес кабул иткән карар булды, чөнки Казанга китеп яхшы белем алдым, продюсерлык компаниясенә эләктем. Шул рәвешле үземнең иҗади биографиямне башлап җибәрдем...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: