Шәһри Казан

Ильмира Нәгыймова: «Мине дошман итеп күргән җырчылар бар, алар хәтта сәхнә артында исәнләшми дә»

Сүз дә юк, бүгенге көндә яңалыклар генераторы - ул инстаграм социаль челтәре. Ильмира Нәгыймова анда үзенең аккаунтыннан тыш, улы Камилнекен дә алып бара.

Тик менә мөлаем Ильмирага тискәре хатлар язучылар күп. Кемдер аны өен җыештырмаган ди, кемдер киенүен ошатмый... Җырчы мондый комментарийларга ничек карый соң?

- Исем дә китми! Гел яхшы әйберләр генә язып торырга тиеш түгелләр бит. Алайга калса, бик күңелсез булыр иде. Сүз дә юк, бар кешегә дә ошап бетеп булмый. Бер дә үпкәләмим. Ул өе җыештырылмаган дигән фото - 90 яшьлек әбинең фотосы. Шунда балага карыйсы урында, өй тикшереп утыралар.

Реклама

Аннары, артистлар бит үзләре дә бер-берсенә шундый комментарийларны язып утыра. Əйе, башка исем астында теркәлә дә. Бер телефон номерына биш аккаунт бәйләп була, әнә шулай эшли дә алар. Ə мине дошман итеп күргән коллегелар бар, алар хәтта сәхнә артында исәнләшми дә. Миңа калса, һәр җырчының үз көндәше бар. Нишлисең, шундый өлкәдә эшлибез.
 
Иң сөендергәне - Руслан белән безнең арага кереп, гайбәт сөйләп йөрмиләр. Хәтта кайчандыр безнең турда «аерылышалар» дигән сүз чыккач та, халык бертавыштан: «Берүк, бергә булыгыз!» - диде. Ничек кенә аерым җырлыйсы килсә дә, тамашачы безне дуэт буларак ныграк ярата. Ə бу иҗатка тагын да илһамландыра, мәхббәтебезне көчәйтә. Рәхмәт сезгә, тамашачыбыз!

Зоя Солошина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (9)
Осталось символов:
  • 8 июнь 2018 - 06:40
    Без имени
    Ильмира бигерэк матур жырлайсыз бигерэк матур парсыз уз балаларыгызны бергэ тигез тормышта карап устерергэ язсын раббем
  • 7 июнь 2018 - 19:20
    Без имени
    ЭТ ОРЭ ТОРА БУРЕ ЙОРИ ТОРА. СЕЗ ШУНДЫЙ МАТУР ПАР. РУСЛАННЫ ДАВНО ТЫНЛАГАНЫМ ЮК ИДЕ. ЮГАЛТКАН ИДЕМ. И МАТУРСЫЗ. КУЗ ТИМЭСЕН. ТЫНЛАМАГЫЗ БЕРСЕН ДЭ. КОНЛЭШЕП СЕЗНЕН БЭХЕТТЭН ИСЭНЛЭШМИ ЙОРИЛЭР АЛАР. АНДЫЙЛАР БЕЛЭН ДОНЬЯ ТУЛГАН. Э СЕЗ ТАГЫН ДА МАТУРРЫРАК ТАГЫН ДА БЭХЕТЛЕРЭК БУЛЫГЫЗ. КУНЕЛЕГЕЗНЕ ТОШЕРМЭГЕЗ. ШУНДЫЙ МАТУР ТАВЫШЫГЫЗ. КОНЦЕРТЛАРЫГЫЗНЫ КАРАРГА ЯЗСЫН. РУСЛАННЫ ЯЛГЫЗ ЖЫРДА ДА ЯРАТА ИДЕМ. ИКЕГЕЗ БИГРЭК МАТУР ПАР. АК БЭХЕТЛЭР СЕЗГЭ. ИЛХАМЛАНЫП ИЖАТ ИТЕП . СОЕП СОЕЛЕП ЯШЭГЕЗ ЭЛЕ. ЯШЬСЕЗ МАТУРСЫЗ. КУНЕЛЕННЕ ТОШЕРЕП ЭЛЛЭ НИНДИ УРАМ ЭБИЕНЕН СУЗЕН ТЫНЛАМА. УЛ ЭБИ УЗЕ СЭХНЭГЭ ЧЫГЫП ЖЫРЛАСЫН. КЕШЕ ЧЭЙНЭП ЯТМАСЫН УРАЗА АЕНДА. АФАРИН СЕЗГЭ ЯНА УНЫШЛАР ТЕЛИМ. ЖЫРЛАРЫГЫЗ ЯНГАН ЙОРЭКЛЭРГЭ ДЭВА БАЛАКАЙЛАРЫМ. АК ЮЛЛАР СЕЗГЭ.
  • 6 июнь 2018 - 18:25
    Без имени
    жунле кеше кеше сойлэми ул.бердэ исен китмэсэн Ильмира жаным
  • 10 март 2018 - 09:23
    Без имени
    Кешелэр сойли торсын,э сез тормышнын рэхэтенэ кумелеп яшэугезне дэвам итегез.Безне Узегез монлы жырларыгыз белэн шатландырып торыгыз.
  • 7 март 2018 - 21:03
    Без имени
    Бик матур жырлыйсыз🌹🌹🌹🌹
  • 5 март 2018 - 15:26
    Без имени
    Бик матур жырлыйсыз рэхмэт
  • 4 март 2018 - 11:02
    Без имени
    Конлэшулэр була инде ул сенелем миннэн гомер буе конлэштелэр ана ихтибар бирергэ кирэкми.Иптэшен Руслан белэн бик матур жырлыйсыз узен генэ дэ эйбэт жырлыйсын шуны дэвам итеп халыкны матур жырларыгыз белэн шатландырыгыз!
  • 3 март 2018 - 23:35
    Без имени
    Кираметдинов бик матур жырлый...узе бик эйбэт тэ.... повезло сина чибэркэй)
  • 3 март 2018 - 21:41
    Без имени
    конляшерлярдя матур хам монлы жырлыйсыз , чибяр ханымсыз мина бик охшый сезнен жырлауыгыз Ряхмят сезгя матур жырларыгыз белян безне куандырып яшягез ,сезгя унышлар