16+

ИлСаф: “Егет чагым булса, бүген дә барыр идем”

1984-87 елларда Петропавловск-Камчатск, Владивосток шәһәрләрендә, Тын океан хәрби диңгез флотында хезмәт иттем, корабльдә йөрдек.

1984-87 елларда Петропавловск-Камчатск, Владивосток шәһәрләрендә, Тын океан хәрби диңгез флотында хезмәт иттем, корабльдә йөрдек.

-Главный корабельный "старшина” идем, дип горурланып әйтә алам, - ди җырчы ИлСаф.

-Армия еллары артык нык сагындырмаса да, искә алып сөйләрдәй күңелле вакыйгалар күп. Кайбер егетләр кебек, өч ел гомер юкка узды дип әйтә алмыйм, армия тормыш дәресе бирде, күп нәрсәгә өйрәтте. Әлбәттә, туган як бик сагындыра иде. Бу армиянең бер зур минусы булса, аның урынына дөнья күреп, океаннарда йөзеп кайттым. Армия истәлеге итеп бескозыркамны саклыйм. Кызганыч, алып кайткан “тельняшка”лар тузып, таралып бетте, - ди ул.

"Бүген күпләр армиягә бармас өчен төрле сылтау таба. Хәзер бер генә елга калдырдылар. Күп түгел. Егет чагым булса, бүген дә курыкмыйча барыр идем. Киләчәктә бәлки бар да контрактка әйләнеп кайтыр. Күңел үстерер өчен нинди дә булса акча түләсәләр, егетләрдә теләк һәм кызыксыну да уяначак. Хезмәт итеп, акча эшләп кайтасың да, мәсәлән, үз акчаңа үзеңә машина аласың. Начар мени? Егетләргә менә дигән стимул булыр иде”.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading