16+

Илсур Метшин: “Гади телдә аңлатырга тырышыгыз”

Казан мэры Илсур Метшин, Укытучылар көне уңаеннан, Ратушада башкала мөгәллимнәрен кабул итте.

Илсур Метшин: “Гади телдә аңлатырга тырышыгыз”

Казан мэры Илсур Метшин, Укытучылар көне уңаеннан, Ратушада башкала мөгәллимнәрен кабул итте.

- Сезнең йөзегездә шәһәребезнең барлык мәгариф хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлыйм! Мәгариф-киләчәкнең нигезе, укытучы эше бик кирәкле,-дип сәламләде ул залда утыручыларны.

Олимпиадаларның төбәк этапларында Казанның 1843 укучысы катнашкан. Быел республика олимпиадаларында-520, ә Бөтенроссия олимпиадаларының төбәк этапларында 459 укучы призлы урыннар яулаган. Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этапларында 85 казанлы җиңүче булган.
- Бөтенроссия олимпиадаларында Казан Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре белән беренче өчлектә. Җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар саны буенча, Казан Санкт-Петербургтан да алда. Бу бик яхшы күрсәткеч, алга таба да җиңүләр телим!-диде мэр Илсур Метшин.-Казанда дистәләгән мәктәпләргә капиталь ремонт үткәрелде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт ремонт эшләрен башкарудагы ярдәме өчен!
Казандагы 131нче лицей директоры Әлфия Хәбибуллина укытучылар исеменнән шәһәр җитәкчелегенә рәхмәт әйтте.
- Олимпиадаларда җиңү яулаган укучыларга грантлар бирү әйбәт, әлбәттә. Ләкин, барлык укучылар да призлы урыннарга чыкмый. Фән-теманы өйрәнү барышында ук ярдәм оештырылсын иде. Бу талантлы балаларның үсешенә ярдәм итәр, нәтиҗәләр бирер иде,-дип үтенечен дә җиткерде.
Химия фәненнән халыкара олимпиадаларда өч тапкыр җиңү яулаган Булат Курамшин әлеге фикерне куәтләп сөйләде.
- Казанда укыдым, Мәскәүгә китәргә дә мөмкинлек бар иде, тик мин Казанны сайладым. Казанның химия һәм физика мәктәбе көчле, хезмәт шартлары яхшы. Мәктәп укучылары шөгыльләнсен өчен химия үзәкләре булдырылсын иде, чөнки мәктәпләрдәге лабораторияләр шактый ярлы. Югары уку йортлары мәктәп укучыларын ВУЗ лабораторияләренә кертмиләр,-диде Булат Курамшин.
Мэр Илсур Метшин әлеге мәсьәләне өйрәнергә, Казанда укучылар өчен химия үзәкләре оештырырга ышандырды.
Очрашуны алып барган модератор-рәис үзенең сөйләмендә “тай-менеджмент” (инглиз телендә-вакыт белән идарә итү, вакытны нәтиҗәле файдалану дигән мәгънәне аңлата) һәм “лайфхаки” (файдалы киңәш) сүзләрен кулланды.
- Әллә нинди сүзләр ишетәсең монда,-дип модераторга ишарә ясады мэр Илсур Метшин.-Кешелек яшәешен берничә процент кына алага этәпрә, ә миллиардлар шуннан файдалана. Укытучы да яшәешне алга этәрүче. Шулай да, сез-укытучылар балаларга катлаулы темаларны да гади һәм аңлаешлы телдә төшендерергә тырышсагыз иде.
Мэр Илсур Метшин бәйрәмнәрдә генә түгел, ә гадәти вакытларда да укытучылар һәм олимпиадаларда җиңгән укучылар белән очрашу зарурлыгын хуплады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading