16+

Илсур Метшин: «Җиде буынга җитсен...»

Казанның меңьеллык тарихында нинди генә биналар булмагандыр да нинди генә биналар юкка чыкмагандыр. Хәзерге көннәргә килеп җиткән йорт-диварларның да кайберләре күз алдыбызда җимерелде яки җимерттерелде бит әле.

Илсур Метшин: «Җиде буынга җитсен...»

Казанның меңьеллык тарихында нинди генә биналар булмагандыр да нинди генә биналар юкка чыкмагандыр. Хәзерге көннәргә килеп җиткән йорт-диварларның да кайберләре күз алдыбызда җимерелде яки җимерттерелде бит әле.

– Ун-унбиш ел элек тарихи биналарның кечкенә генә бер өлеше төзекләндерелүенә дә куана идек. Татарстан Президенты теләктәшлегендә Казанда тарихи биналарны торгызу һәм төзекләндерү эшләре башланды. Төзекләндерү локомотивы кузгалды, ул кызу тизлектә хәрәкәтләнмәсә дә, ышанычлы рәвештә алга бара. Төзекләндерүләрдән туктап, кире артка таба китү юк. Җиде буынга җитсен, дип әйтәләр бит әле, Казандагы төзекләндерелгән биналар да җиде буынга җитсен, – диде мэр Илсур Метшин. – Төзекләндерү эшләре алып барган иганәчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт! Тарихи йортларның һәм биналарның торгызылуына сөенәм.

Тарихи биналарда алып барылган төзекләндерү эшләрен караганда әйтте ул бу сүзләрне журналистларга. Танышу сәфәре Профсоюзлар урамындагы «Икмәк базары сәүдә рәтләре»ннән башланды. Архитектор Василий Кафтырев сызымнары нигезендә, 1796 елда төзелгән әлеге комплекс. Казанның 1740 елгы планында да «Казан Кремле» метро станциясенең көнчыгыш тарафы, ягъни Бауман урамы белән Профсоюзлар урамы арасы «базар урыны» дип күрсәтелгән. Архитектор Василий Кафтырев базар урыныннан тулы бер архитектура ансамбле ясаган.

Профсоюзлар урамындагы «Спутник» кинотеатры урынында «Икмәк базары»ның ике катлы бинасы торган, аның диварыннан сәүдәгәр А. Курманаевның кибет-лавкалары рәте сузылып киткән. Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, «Спутник» кинотеатры бинасы да «иске сарай» хәленә төшкән иде инде. Хәзер аның урынында гаҗәеп матур бина төзелде. Киләсе җәйгә анда кафе-ресторан ачу ниятләнелә. «Икмәк базары»ның 1891 елда сәүдәгәр Мөхәмәтгариф Үтәмышев тарафыннан төзеттерелгән кайбер лареклары эшли инде. Казан буйлап сәяхәт иткәндә, Бауман урамы белән генә чикләнмәгез, янәшәдәге Профсоюз урамына да күтәрелегез. Анда тарих дулкынында тибрәлеп, чәй яки шәраб эчеп утырырга мөмкин.

П.Лисицын-М.Емелин йорты (Пушкин урамы, 10) төзекләндерелде. Әлеге йорт, архитектор Пудовкин сызымнарына нигезләнеп, 1860 елда төзелгән. Шушы йортның ишегалдына кирпечтән кечкенә генә флигель-янкорма булган, анда 1873 елның 13 февралендә данлыклы җырчы Федор Шаляпин туган. Кызганыч, флигель сакланып калмаган. Бу йорт үз диварларына заманында балык кибетен, склад, кунакханә һәм төрле учреждениеләрне дә сыендырган. Тукай мәйданы янәшәсендәге П.Лисицын-М.Емелин йортында кафе һәм ресторан эшли башлаячак.

Казанда узган ел янә ун йорт-бина мәдәни мирас исемлегенә алынды. Исемлектә Шамил йорты (Тукай урамы, 74) һәм Шамов сырхауханәсе (Калинин урамы, 5/24) дә бар.


– Шәһәр үзәгендәге тарихи биналар урынында яңа корылмалар төзү фактлары да булды. Инвесторлар җимерекне торгызырга теләмәде. Казанда инде бүген тарихи биналарның берсен дә җимерергә рөхсәт юк. Шөкер, инвесторларның да мөнәсәбәте үзгәрде, тарихи мираска хөрмәт барлыкка килде. Казанның борынгы биналары, документларга һәм фоторәсемнәргә нигезләнелеп, кабаттан торгызыла, – диде шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading