16+

Илсур Метшин Казан халкын бәйрәм белән котлады

Бу матур көндә сезгә сәламәтлек, тынычлык, бәрәкәт һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим!

Илсур Метшин Казан халкын бәйрәм белән котлады

Бу матур көндә сезгә сәламәтлек, тынычлык, бәрәкәт һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим!

Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр халкын Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады.

«Хөрмәтле казанлылар!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлыйм!

Безгә барыбызга да илебезнең иң алга киткән регионнарының берсендә яшәргә һәм эшләргә насыйп булды. Татарстан Россиянең чәчәк атуына лаеклы өлеш кертә һәм сәяси тотрыклылык, икътисад, сәнәгать һәм социаль программаларны гамәлгә ашыру буенча алдынгы позицияләрне били.

Татарстан башкаласы – мең еллык тарих һәм хәзерге заманны берләштергән гаҗәеп матур шәһәр. Бүгенге Казан – мәгариф һәм медицина, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм туризм үзәге. Ел саен без биредә дөньякүләм масштабтагы чараларны кабул итәбез. Узган ел шәһәрдә футбол буенча онытылмаслык дөнья чемпионаты матчлары узды, ә быел җәй без «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уңышлы үткәрдек.

Шәһәр казанышлары – ул, әлбәттә, Казанның киләчәк үсеше һәм чәчәк атуы өчен ныклы нигез тудыручы барлык шәһәрлеләрнең казанышы.

Бу матур көндә сезгә сәламәтлек, тынычлык, бәрәкәт һәм билгеләнгән планнарыгызның тормышка ашуын телим!

Бәйрәм белән, яраткан шәһәребез!» - диелә котлауда.

kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading